Тәмле һөнәр иясе
Яшьлекләрен белем, һөнәр алуга багышлап та, соңыннан үзләрен бу үзләштергән һөнәр иясе буларак таба, аны гамәлдә куллана алмаучы яшьләр турында күп сөйләнелә. Әмма кайберәүләр, киресенчә, бернинди югары белемсез дә үзләрен сайлаган һөнәрләренең остасы итеп таныта, мөстәкыйль рәвештә үз һөнәре буенча тәҗрибә туплый, аннан тәм, ямь табып хезмәт итә. Язмам герое нәкъ шундыйлардан.
Рәфис Корбангалиев белән беренче тапкыр “Яңарыш” редакциясендә таныштым. Ул берникадәр вакыт биредә газета дизайнеры булып эшләде. Ә аның матурлык тудыру буенча төп юнәлеше газета-журнал түгел, аш-су әзерләү икәнен мин соңрак белдем. Ничек итеп табын ямьләвен, кулында зур, үткен пычакларны җитез уйнатып яшелчә-җимешләрне искиткеч матур кисүен күреп шаккаттым. Үзем дә аңа ошатып шулай җәџәт кенә алмаларны кисеп чәчәкләр ясап куймакчы идем дә… Нишләптер ул пычаклар миңа буйсынырга теләмәде. Кайдан килә соң Рәфистә табын әзерләүгә осталык һәм нилектән бу һөнәрне сайлаган? Бу сорауга Рәфис һәрвакыттагыча елмаеп: “Нигә, шәп һөнәр бит! Һәрвакыт мич алдында: җылыда, уңай, тамак тук… – дип санап китте. Аннары гына җитди сөйләшүгә күчеп. — Болар өчен генә түгел, әлбәттә. Кечкенәдән үк әнием янында аш-су әзерләгән җирдә чуалып йөрергә ярата идем. Ә 7 яшемнән инде мин бик җитди рәвештә пешекче булам дип йөри башладым. Үсә төшкән саен өйдә аш-су әзерләүне ныграк ышанып тапшыра башладылар. Ашауны төрләндереп, нинди дә булса үзенчәлек кертеп әзерләү, аңа карата башкаларның уңай фикерен ишетергә теләп әзерли идем. Менә шуңа уйлап та тормастан пешекче һөнәрен сайладым да инде мин”.
Рәфис Ижауның азык-төлек сәнәгате лицеен тәмамлаган. Бүгенге көндә Ижау сәүдә-икътисади техникумында иҗтимагый туклану продукциясе технологы (технолог продуктов общественного питания) һөнәрен үзләштерә. Аш-су әзерләү серләрен ачу буенча белем, тәҗрибәсен арттыру юнәлешендә үзлегеннән күп шөгыльләнә. “Миңа төрле милләтләрнең халык ашлары гына түгел, бер үк ризыкны төрле төбәкләрдә әзерләү үзенчәлекләре дә кызыклы. Татар ашларын гына алыйк. Бер чәкчәкне генә дә ничә төрле ысул белән пешерергә мөмкин! — ди. – Хәзер Интернет челтәрендә бик күп кызыклы рецептлар бар. Миңа испан, итальян, мексика халыкларының аш-сулары бик ошый. Үзебезнең татар ашлары да бик бай, тәмле һәм үзенчәлекле”. “Яраткан ризыгың нинди?” — дигән сорауга берәр чит ил аш-суын әйтер инде, дип уйласам, Рәфис: “Безнең татар бәлешен бернинди ризык та алыштыра алмый инде!” — дип җавап кайтарды.
“Өйдә ашханәгездә син төп хуҗадыр инде”, — дип кызыксынам Рәфистән. “Юуук, әнине узып булмый. Әлбәттә, булышам, үзем дә пешерәм. Әмма аның теләгенә колак салырга туры килә. Чөнки ул традицион, гомуми ашларны күбрәк ярата, кайбер тәмләткечләрне, артык “мөгез чыгарганны” яратмый. Ә бәйрәмнәрдә, әлбәттә, өстәл әзерләү буенча төп фигура мин булам. Минем мөмкинлекләрне белгән якыннар, дуслар, аларның дуслары бәйрәмнәр уздырганда өстәл бизәү, әзерләү өчен чакыра башладылар. “Сарафан радио”сы яхшы эшли”, — дип көлә.
“Һәрбер һөнәр иясе үзен зуррак үстерү, дәрәҗәлерәк итү максаты белән яна. Син дә якын киләчәктә үзеңне танылган рестораннар хуҗасы итеп күз алдына китерәсеңме?” — дигән сорауга Рәфис бик уйланып кына җавап бирде. “Киресенчә, мин сайлаган һөнәрем буенча хезмәт юлымны ресторан-кафеларда эшләүдән башлаган идем. Алар бар да кеше милке, бүген бар иртәгә юк, бүген кемнәр дә булса килә, иртәгәсе көнне бер керүче дә юк. Димәк, эше дә, акчасы да даими, ышанычлы түгел. Мин аннан китеп, бүгенге көндә мәктәп ашханәсендә эшлим. Бюджет учреждениесы, эш вакытым даими. Бик тә ошый. Мин монда берникадәр үзгәрешләр кертеп, гадәти, бертөрле ялкыткыч ашауларны икенчерәк ризыклар белән алыштыру өстендә эшлим. Балаларның да, укытучыларның да бу уңай үзгәрешләрне күрүе, ошатуы миңа зур куаныч китерә. Ә үз ресторанымны булдыруга килгәндә, шунысы да бар бит: кеше ресторанга күбрәк ашау өчен түгел, спиртлы эчемлекләр эчү максаты белән килә. Ресторан тотучыларга да күп табышны шушы китерә. Ә мөселман кешесенә исерткеч эчемлек сату гөнаһ эш. Шуңа бу юнәлеш мине кызыксындырмый. Хәләл ризык, йә булмаса, кулинария ризыклары сату турында сүз барганда, әлбәттә, уйлап карарга мөмкин. Әлегә төп максат — укуны тәмамлау”, — ди әңгәмәдәшем.
Рәфиснең кызыксынуларын, башкарган эшен күздә тотып, аңа карата “Тәмле һөнәр иясе” диясе килә. Аның аш-су остасы булуы өчен генә түгел, үз эшенең чын тәмен тоеп башкарганы өчен дә бу язмамны шулай дип атадым мин.
Элмира Нигъмәтҗан