Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тәкый абый Асмандьяров: “Сугышның hәр минуты, hәр сәгате куркыныч”
24.03.2016

Тәкый абый Асмандьяров: “Сугышның hәр минуты, hәр сәгате куркыныч”

Ижау шәhәренең Ленин районында өлкән яшьтәге ветераннарны юбилейлары белән котлау күптән традициягә әйләнгән. Март аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәкый абый Асмандьяровны котларга да депутат Николай Санников, Олег Караваев, Ленин районы хакимияте социаль яклау бүлегеннән hәм ветераннар советыннан кунаклар килделәр. Алар үзләренең котлау сүзләре, бүләкләре белән ветеранны сөендерделәр. Россия президенты В.В.Путинның котлау хатын тантаналы рәвештә тапшырдылар.

Тәкый абый бу котлауларга лаек кеше. Ул үзе тумышы белән Минзәлә районы Иске Абдул авылыннан булса да, аңа ул авылда үсәргә язмаган. 1930 елда гаилә башлыгын “кулак” дип, раскулачивать итәргә дигән карар чыгаралар. Әтиләре бу хәбәрне каяндыр ишетеп ала. Төнлә ат җигеп, арбага иң кирәк яракларны гына төяп, 4 баласын, хатынын утыртып, авылдан чыгып качалар. Караңгы урманнарда кунып, бик күп җәфалар чигеп, Березники шәhәренә килеп урнашалар hәм шунда яшәп калалар. Яхшы кешеләрнең ярдәме белән бу афәттән котылып кала алганнар алар.
17 яшьлек егет 1943 елның июлендә Пермь өлкәсе Березники шәhәреннән сугышка китә. Кулында шоферлар курсын бетерү турында белешмә була. Владикавказга килеп төшәләр. Яшь шоферларны “Военно-грузинская дорога” дигән юл­дан, Иран аша, илебезгә “Студебеккер” маркалы Америка машиналарын алып кайта торган булалар. 1944 елның 15 июнендә шул алып кайт­кан машиналарның берсенә утырып, Мәскәүдән Украинага сугышка кереп китә Тәкый абый. Нәрсә генә йөртергә туры килмәгән бу машиналарда? Фронтка сугыш кирәк-яраклары, снарядлар ташыйлар, ут эченнән яралы сугышчыларны алып чыгалар. Сугыштагы батырлыклары өчен бик күп медальләр белән бүләкләнгән ул. Бөек җиңүне Чехословакиядә каршылый. 1950 елга кадәр Украинада хәрби хезмәттә була. “Иң истә калган, иң куркыныч берәр мизгел турында әйтә аласызмы?” — дигән соравыма: “Сугышның hәр минуты, hәр көне бик куркыныч. Сугыш афәтләрен күрергә язмасын”, — дип җавап бирде Тәкый абый.
Ул армиядә вакытта әти-әниләре Ижау шәhәренә күчеп кайталар. 1950 елда Тәкый абый да кайтып төшә. Ул АТК №5кә эшкә урнаша hәм 50 елга якын шунда шофер булып эшли. Хезмәт урынында да гел мактауга лаек була. Әле хәзер дә аны оныт­мыйлар. Һәр елны бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр, бүләкләр белән килеп, хәлен белеп торалар икән. Тәкый абый бик нык әле, егетләрчә көр тавышлы, аягында нык басып тора. Ул гаиләдә бик кирәкле әти, бабай. Күршедә генә яшәүче кызы Нәзирә: “Әти безгә нык ярдәм итеп тора. Күп вакытларда оныкларын мәктәпкә, түгәрәкләргә озата, каршы ала, өй арасында төрле эшләрне башкарырга булыша. Киңәшләре белән дә ярдәм итеп торалар”, — дип сөенеп сөйләде.
Тормыш иптәше Мәрьям апа да исән-сау. Ул да — хезмәт ветераны. Алар 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалар бар да яхшы тормышлы, гаиләләре бар. Аларга сөенеп яшиләр олылар. Мәрьям апа: “Бик тату, җиткән тормышта яшәдек, мин бик бәхетле булдым. Ашау-эчү эзләп, сумка күтәреп йөргәнем булмады. Ирем барысын да үзе тапты, үзе алып кайтты”, — дип сөйләде.
Мәрьям апа китап, журналлар укырга ярата икән. “Гомерем буе “Сөембикә” журналын алам. “Яңарыш” газетасын иң беренче саныннан башлап укыйм. Алай гына да түгел, hәр газетаны, елныкын елга җыеп барам. Хәзер дә нинди елныкы, нинди номер кирәк булса, табып укырга мөмкин. “Сөембикә” журналы да нәкъ шулай”, — ди ул.
Менә шулай гөрләшеп яшәгән гаиләне күреп бик сөендем мин. Алга таба да сау-сәламәт булып, тигез, матур яшәүләрен теләп саубуллаштык.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.