Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тәгәри китте «Алтын йомгак»
20.02.2014

Тәгәри китте «Алтын йомгак»

“Яңарыш” газетасы редакциясе Туган тел көне уңаеннан “Спартак” халык иҗаты йортында “Могҗизалар кыры” уенын уздырды. Редакция тарафыннан 2013 елда нәшер ителгән “Алтын йомгак” журналында язмалары, рәсемнәре урын алган укучылар барабан артына әти-әниләре, әби-бабайлары белән басып, тагын бер тапкыр үзләрен сынап карадылар.

Иң элек, “Яңарыш” га­зетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова “Алтын йомгак” журналының дөньяга килүенә ярдәм иткән әти-әниләргә, татар теле укытучыларына, тәрбиячеләргә үзенең чиксез рәхмәтләрен белдерде. “Күмәк көч белән туган иҗат җимешләре “Яңарыш” газетасында һәм иң-иңнәре “Алтын йомгак” журналында урын алдылар. Аларның авторлары — бүгенге кичәбезнең геройлары”, — диде ул яшь буынны милли рухта тәрбияләүнең әһәмияте турында сөйләгәннән соң.

“Алтын йомгак” журналының икенче санында 94 укучының иҗатына урын бирелде. Шул исәптән аларның 36сы Ижау шәһәре мәктәпләренең татар сыйныфларында белем алучы укучыларныкы. Аеруча быел 6нчы гимназия укучылары үзләренең зур өлешләрен керттеләр. Безне тагын шунысы сөендерде: әлеге укучылар арасында китапханәне үз итүче укучылар да байтак икән.
“Әлеге журналны кулга алгач, авторлар арасында безнең Муса Җәлил исемендәге китапханәгә йөрүче балаларның исем-фамилияләрен күреп сөендем. Димәк, балаларның иҗатка тартылуларында безнең дә өлеш бар”, — диде китапханәнең татар теле һәм мәдәнияте үзәге җитәкчесе Рәмзия Гыйззәтуллина. Ул укучыларны иҗатта булган беренче уңышлары белән котлап, Рәхмәт хатлары тапшырды һәм бүгенге көндә китапханәдәге 3000 татар китапларының һәм 10 төрле милли газета-журналларның үз укучыларын көтүләренә ишарә ясады.
Ә “Могҗизалар кыры” уенында җиңү яулау өчен күп белергә кирәк иде. Бәйрәмне алып баручы “Яңарыш” газетасының җаваплы сәркатибе Гүзәл Шакирова биремнәрнең саллысын әзерләгән. Ул көнне уенда катнашучылар белән беррәттән, тамашачылар да бик күп татар мәкальләрен, кулланудан төшеп барган сүзләрне исләренә төшерделәр. Ә күпме татар теленә мәдхия җырлаучы шигырьләр яңгырады?! Аларны уенда катнашучы укучыларда, бакчада тәрбияләнүче сабыйлар да тамашачы күңеленә җиткереп, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Әлеге балаларның — ана теле белән горурланулары күренде, аны туган көннәреннән үк күңелләренә сеңдерә башлаганнары күренде. Ә иң күңеллесе — балаларның барабан артында якыннары белән татар телендә гәп кора-кора биремгә җавап эзләүләре, тамашачыларның уенчыларны тын да алмый күзәтүләре иде. “Могҗизалар кыры” уенының ике турын уңышлы үткән 12нче мәктәп укучысы Ләйсән Зарифуллина апасы Рәзинә белән җиңүче дип табылдылар.
Бәйрәм тәмам. Ул яшь каләм ияләренең күңелендә милли горурлык, телебезгә мәхәббәт уятучы бәйрәм булды дип әйтә алабыз. Уен җыр, биюләр белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучы балаларның күпчелеге татар сыйныфында укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иде. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, милли ансамбльләр бердәм булып эшләгәндә рус мохитендә тәрбияләнгән балаларның күңеленә дә милли орлык салырга мөмкин булуын тагын бер кат дәлилләде бу бәйрәм. Залда утыручы балаларның әти-әниләренә, әби-бабайларына да сокланмый мөмкин түгел иде. Чөнки алар Равил Фәйзуллин әйткәнчә, бәхетле өлкәннәр. “Нинди шатлык картлык көнеңдә — оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә, матур итеп туган телеңдә!” — дип язган шигырь юллары нәкъ аларга туры килеп тора. Андыйлар арабызда тагын да күбрәк булсыннар иде.

Рилия Закирова.