Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тәвәккәлек кенә кирәк
3.03.2012

Тәвәккәлек кенә кирәк

Институттан соң нәрсә белән шөгыльләнергә дип уйланганыгыз бармы? Һичшиксез, бу хакта уйлап борчыласыздыр. Саннар исә шуны күрсәтә: студентларның 35-40% гына укуны тәмамлаганнан соң үз күңелләре яткан һөнәр буенча эшли, калган 60-65%ы кайда ничек акча эшләргә дигән сорауга җавап эзли, кайда урнаша ала шунда хезмәт итә. Тормышта күңел биреп эшләрлек, теләгәнчә хезмәт хакы алырлык эш урыны тапмагач, үз эшләрен җәелдереп җибәреп, бары тик үз-үзенә хезмәт итү максатына ирешүчеләр дә бар. Тик мондыйларның саны якынча 5 % кына. Ул эшкуарларның да бары тик 2 %ы гына зур, кешеләргә эш урыннары тәкъдим итә алырлык бизнес оештыра ала. Ә 3%ы бары тик үз-үзләрен генә туйдыра ала.

Саннар уйланырлык һәм бу аянычлы хакыйкатьне үзгәртеп булмый төсле. Күз алдыгызга китерегез: аерым белгечлеккә ия булган һәр кеше үз эшен җәелдереп җибәрә алса, тормыш ничек үзгәрер иде. Күпләргә бу мөмкин булмаган эш сыман тоела. Әмма тотынып карарга, үзеңнең күңелең яткан һөнәр буенча кечкенә булса да эш җәелдереп җибәрергә безгә беркем дә комачауламый бит.

Моның өчен институтны тәмамлагач нәрсә белән шөгыльләнү хакында укырга керү белән уйланырга киңәш итәм. Вакыты килеп җиткәч кенә, эш табу, үзеңне сыный башлау кыен ул.

Барысы да синең фикер йөртүеңнән, эшкә карашыңнан тора. Әгәр дә син үз-үзеңә: «Минем бер ни дә килеп чыкмаячак, бәйләнешләрем юк, акчам аз», — дип, үз-үзеңә ышанмыйча карасаң, берни дә килеп чыкмаячак. Дөрестән дә, эшне башлап җибәрү бик кыен, бигрәк тә тәҗрибәсез килеш. Тик кайчан да, нәрсәдән дә булса барыбер башларга кирәк бит. Акча да, терәк тә түгел, иң беренче, һәрбер кешенең, минемчә, үз-үзенә ышанычы, таләпчән, максатчан булуы кирәк. Максат һәм идеяләрең булса, эшнең башлангычы нәкъ шулар.

Минем үземә 21 яшь. Югары уку йортының нефтьгаз факультетында 4нче курста укыйм. Удмуртия эшмәкәрләре Ассоциациясе әгъзасы булуым миңа бик күп эшлекле кешеләр белән очрашырга, аларның эшчәнлегенә карап уйланырга, үземә зуррак максатлар билгеләргә этәргеч ясый. Әгәр кемне дә булса минем эшем кызыксындырса, «zubaerov.ru.»га кереп аралаша аласыз. Мин сезгә киңәшләрем белән ярдәм итәргә әзер.

Вәгыйзь Зөбәеров, Ижау шәһәре