Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Түләмәскә җаен табалар
1.11.2017

Түләмәскә җаен табалар

 Тарихка күз салсак, пенсия дигән сүз беренче тапкыр 1673 елда телгә алына. Нәкъ шул елны Франциядә хәрби-диңгез флоты офицерларына пенсия түли башлаганнар. Германиядә бары тик 200 елдан соң гына гамәлгә кертелгән. Патша Русиясендә пенсия системасы бөтен илгә җәелә алмаган. СССР төзелгәч кенә пенсия турында закон барлыкка килгән. 1930 елда пенсия яше билгеләнгән: ирләр өчен – 60, хатын-кызлар өчен – 55 яшь.
Соңгы араларда пенсионерлар хөкүмәт уйлап чыгарган тагын бер кызыксындыру чарасы артыннан чаба башладылар. Тагын диюемә җавап та бар, былтыр да бер шаукым булгач, минем пенсиям 2 сум 67 тиенгә арткан иде.
Быел мин дә “ике һәм аннан күбрәк бала табып үстерүче пенсионер аналарның пенсиясе арту мөмкинлеге бар” дигән яңалыкны ишеткәч, тиешле документларны тапшырырга киттем. Июль ае иде. 2 кызның туу турында таныклыгы бар, ә өченчесенеке югалган. Татарстанның Мөслим районы ЗАГС бүлегенә түләүле хат белән сорау җибәрдем. “40 көннән соң әнисе Бурганова” дип язылган (мин Борханова) белешмә килде. 1965 елда 7 класс белемле авыл советы секретаре шулай русчага тәрҗемә иткән. Шуны тапшыру өчен 5 сәгать чират көтәргә туры килде. Әмма кабул итмәделәр. Хәзер инде шул кеше хатасын төзәтү өчен, кыз үзе Мөслимгә барырга яки хат юлларга тиеш, кулында әле банкка 650 сум (пошлина) акча түләгәнлеге турында квинтанция дә булырга тиеш. Шуннан соң документларны кабул иткән очракта, пенсия арту-артмау 2018 елның гыйнварында гына билгеле булачак, диделәр. Очы-кырые булмаган буталчык эш артыннан бүтән йөрмәскә уйлап, кул селтәдем, ышанычым юкка чыкты.

Менә хөкүмәт үзенең өлкәннәрен ничек хөрмәт итә?!

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.