Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Түгәрәк уен» — Мари илендә
1.10.2015

«Түгәрәк уен» — Мари илендә

214

23-26 сентябрь көннәрендә Марий Эл Республикасының Медведево районы “Каменная речка” шифаханәсендә VIII Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале узды. Фестивальдә Кырымнан, Россиянең 19 шәһәр һәм төбәкләреннән килгән 400 кеше катнашты.
Удмуртиядән барган милләттәш­ләребез бу юлы да сынатмады! Таңсылу Бәйрәмголова “Иң яхшы бәет, мөнәҗәт башкаручы” номинациясендә III дәрәҗә лауреат, Илгизәр Шакиров “Иң яхшы татар халык музыка уен коралларында башкаручылар” номинациясендә II дәрәҗә лауреат, Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле “Балалар арасында иң яхшы фольклор коллективлар” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. “Түгәрәк уен” фестиваленең төп иганәчесе Саратов өлкәсе “Гэксар” җәмгыяте җитәкчесе Эдуард Ганеевның “Ишан Хәбибулла Хансөяров” исемендәге махсус приз­да “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленә мөнәҗәтләр һәм бәетләр башкарган өчен бирелде. Әлеге балалар ансамбленең бәйгеләрдә югары дәрәҗәләргә ирешүе ата-аналарның, җитәкчеләре Лариса Гайнетдинованың һәм балаларның зур көчләре. Аларны җиңүләре белән котлап, алга таба да иҗат уңышлары теләп калабыз!
Әлеге фестивальгә сәяхәтне Удмуртия милли сәясәт министрлыгы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Ак калфак” оешмасы оештырды.

Татарстан белән чик­тәш Марий Эл респуб­ли­ка­сы­ның мәйданы — 23,2 мең кв.км, халкы — 711,5 мең кеше. Төбәк күп милләтле санала. Биредә күпләп руслар, чувашлар, татарлар яши. Сан буенча марилар руслардан кала икенче урында тора (руслар 47,5 процент, мари — 43,3, татарлар — 6,5 калган милләт вәкилләре — 3,3). Марилар — Русия киңлекләрендә азчылык милләт, тулаем 700 мең кеше тәшкил итә. Аларның 43 проценты Марий Элда яшәсә, башкалары Башкортостан, Удмуртия, Татарстанда, Киров, Свердлау өлкәләрендә яши.

Мари халкы белән татарларны уртак тарих берләштерә. Алар татарлар белән берлектә Казанны яклап, Явыз Иван гаскәрләренә каршы чыккан. Казанны басып алганнан соң да, ханлыкны торгызу өчен марилар татарлар белән бергә илбасарларга каршы 20 елга якын сугыша. ХVI-ХVIII гасырларда да милли-азатлык хәрәкәтендә татарның төп терәкләре мари белән башкорт булган.

Йошкар-Ола мари шәһәреме?

Йошкар-Ола — маричадан тәрҗемә иткәндә Кызыл шәһәр дигәнне аңлата. Әлеге шәһәрне милли республиканың башкаласы икәнен исәпкә алсаң, биредә марилыкның эзе дә юк. Менә Казанның татар башкаласы икәне, Уфа башкортныкы булганы күренеп тора. Мари сөйләме дә ишетелмәде. Йошкар-Олада марилар аз яши, күпчелек — руслар, дип аңлаттылар. Югыйсә Марий Элда мари теле дәүләт теле! Тик менә марилар туган телләрендә сөйләшергә оялалар икән. Урам исеме язылган такталарда гына тәрҗемәләр күренде.
Эшсезлек проблемасы монда да актуаль. Урманнан кыргый слива, гөмбә җыеп, базарда сату итүчеләр дә бар.
Кызлар борынгы чигү төрен үзләштерә. Милли киемнәр тегеп сата торган махсус кибет тә эшләп килә. Баксаң, марилар өчен гадәти көнне дә милли киемнән йөрү берни түгел. Һәр хатын-кызның гардеробында бер-ике милли күлмәге бар икән. Алар тыныч, тәртипле халык. Үз диннәрен бик кадерләп сак­лый. Гореф-гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәре, бар нечкәлекләренә кадәр исәпкә алынып, әле дә мари авылларында уза. Бергәләп җыелышып табигатькә чыгып, аллаларына табыну, корбан чалу йолаларын уздыралар.

Ишәкле сәгать, Чавайна бульвары

Шәһәрнең үзәгенә килеп кергәч ниндидер Европа шә­һәренә аяк баскан кебек. Матур, чиста, бар да зәвык белән эшләнгән. Биредә чиркәүләр күп. Халык моны үзенчә аңлата. Баксаң, аларның республика Башлыгы, ниндидер авырудан котылу өчен, 17 гыйбадәтханә салдырырга тиеш, имеш. Шуңа да чат саен чиркәү калкып утыра. Казан шәһәрендәге Бауман урамы кебек, аларда Чавайна бульвары бар. Шәһәр үзәгендә салынган иң матур соборларның берсе белән Санкт-Петербургны хәтерләтә. Олысы да, кечесе дә шул мәйданга җыела. Биредә театральләштерелгән сәгать урнашкан. 60 минут саен тарихи мәгънәгә ия ишәк, аркасына икона асып, сәгатьнең бер ишегеннән чыгып, икенчесеннән кереп китә.

Мари + татар

Республикада татарлар шактый — 53 мең кеше. Шәһәрдә мәчет тә эшләп килә. Йошкар-Олада Татар иҗтимагый үзәге Россиядә беренчеләрдән булып 1980нче еллар азагы — 90нчы еллар башында оеша. 1997 елдан ул Татар милли мәдәният үзәге булып рәсмиләштерелә. Үзәкнең үзенә аерым бинасы бар. Анда бию, татар теленә өйрәтү, спорт түгәрәкләре эшләп килә. Аның хезмәткәрләре Нәүрүз, Сабан туе, Нардуган бәйрәмнәре оеш­тыра. «Мөслимәләр» клубы эш­ләп килә. Тик: «Марий Элда татарлар белән эшләү авыр», — ди белгечләр. Алар, шактый күп булсалар да, һәрберсе үз «кабырчыгына» бикләнгән. Йошкар-Олада иң якын татар авылы 120 чакрым ераклыкта урнашкан. Һәр авыл үзенә бертөрле. Татар теле шәһәр мәктәпләрендә укытылмаса да, укучылар Татар үзәге оештырган чараларда теләп катнашалар. Гомумән, татар белән мари бик дус-тату яши. Мариларның үз радио һәм телевидениеләре бар. Көненә бер сәгать татар телендә дә радио эшләп ала. Күпләр «Татарстан — Яңа Гасыр» каналын карыйлар. Телне белмәсәләр дә, бу ике милләт кешеләре бер-берен аңлый. Сүзләре дә охшаш бит. Мари телендәге 4 меңнән артык сүз төрки-татар теленнән алынган.
Күргән-белгәнгә тойган-кичер­гән хисләрне дә кушып язарга тырышсам да, нидер калган кебек… Әмма мари иле безнең күңелләрдә матур хатирәләр генә калдырды.

Рәфилә Рәсүлева.