Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Түгәрәк уен»да җиңдек!
7.08.2014

«Түгәрәк уен»да җиңдек!

27-30 июль көннәрендә Болгар җирендә VIIнче «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале булып үтте. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырды. Җиңүчеләр “Фольклор-этнография коллективлары”, “Фольклор-хореография коллективлары”, “Хореография һәм соло”, “Балаларның этнография коллективы”, “Вокалистлар”, “Бәет һәм мөнәҗәт башкаручылар”, “Инструменталистлар” номинацияләре буенча билгеләнде. Бу — Россия Федерациясендәге татар халкын берләштерә, татар халык мәдәниятенең күптөрлелеген ача торган бердәнбер проект. Өч көн дәвам иткән әлеге «Түгәрәк уен»да 17 шәһәр һәм төбәкләрдән килгән 600 кеше катнашты.

Бу көннәр изге Рамазан аеның соңгы һәм бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән, кичен “Түгәрәк уен”да катнашучылар өчен ифтар ашы уздырылса, иртән Ак мәчеттә изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә гает намазы үкылды. Мәчетнең имамы Руслан Фәхретдинов мөселман кардәшләребезгә вәгазь һәм Коръәннән сүрәләр укыды. Дин кардәшләребезне Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сәламләде.
Ураза гаете көнне — 28 июльдә — «Түгәрәк уен»га килгән мөселманнар өчен кичен Ак мәчет каршында «Art-Мәдхия» дигән мөнәҗәтләр, бәетләр һәм нәшитләр фестивале үткәрелде. Чуашстан татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов оештырган әлеге фестиваль «Зикер. Фикер. Шө­кер» шигаре астында узды һәм без аннан үзебез өчен бик күп яңалык алдык. Ак мәчет янындагы сәхнә татар мәкаме белән бизәлгән иде. Фестиваль Коръән укудан башланды. Аннан соң ирләр зур түгәрәк ясап тәкъбир әйттеләр. Чөнки авырлыкта да, шатлыкта да безнең халык тәкъбир әйткән. Урмай авылының «Мишәр» ансамбле һәм Казан шәһәре мәдәният университетының «Җомга көн» ансамбльләре төп чыгыш ясаучылар булды.
Түгәрәк уен фестивалендә катнашучылар Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән таныштылар.
Фестивальдә чыгыш ясаучы милләтттәшләребезнең сә­лә­тенә сокланып утырдым. Сәхнәгә бер -бер артлы тө­бәкләрдән килгән ансамбльлләр кү­тәрелә: Свердловскидан — “Сәр­­­дәрия”, Самарадан — “Ак каен”, Мордовиядән — “Умырзая”, Омск өлкәсеннән — “Наза”, Төмән өлкәсеннән — “Шытыр-Шатыр”. Мишәрләр, керәшеннәр репертуарларында “Өй күтәрү”, “Каз өмәсе”, “Көтү каршылау”, “Су буенда кер юу”, “Җиләк җыю” кебек халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, озын көйләр, бәетләр, себерчә төй­дереп биюләр.
“Түгәрәк уен” фестивалендә быел Удмуртиядән беренче тапкыр 45 кешелек делегациясе катнашты. Әлеге фестивальгә сәяхәтне Удмуртия Милли сәясәт министрлыгы ярдәме белән милли-мәдәни мөхтәрият оештырды. Нәтиҗәдә, якташларыбыз зур җиңүләргә ирешеп кайттылар. Балезино поселогыннан “Дуслык” ансамбле (сәнгать җитәкчесе Наҗия Касимова) фестивальнең лауреаты булса, Балезино районының Кистем авылы мәдәният йортының фольклор коллективы (сәнгать җитәкчесе Светлана Касимова) “Иң яхшы вокаль коллектив” номинациясендә II дәрәҗә дипломга лаек булды, ә шул ук коллективтан 6 яшьлек Руслана Касимова иң кечкенә катнашучы буларак истәлекле бүләк алды. “Түгәрәк уен” фестиваленең төп иганәчесе Саратов өлкәсе “Гэксар” җәмгыяте җитәкчесе Эдуард Ганеевның “Ишан Хәбибулла Хансөяров” исемендәге махсус призларының берсе Татарстан Республикасының Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка бирелсә, икенче призга “Шатлык” халык җыр ансамбле җитәкчесе Фәния Гадальшина лаек булды. Фестивальдә “Асылъ­яр” җыр һәм бию ансамбленә (сәнгать җитәкчесе Лариса Гайнетдинова) тиңнәр булмады. Алар “Балалар арасында иң яхшы фольклор коллектив” номинациясендә җиңү яуладылар. “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле халык күңелен иҗади осталыгы белән генә түгел, фестиваль таләпләренә туры килгән өр-яңа сәхнә костюмнары белән дә яулады. Әлеге костюмнар өчен “Асылъяр”лылар Удмуртия татарларының мил­ли-мәдәни мөхтәриятенә рәх­мәтле.
Бу көннәрдә Болгар җирендә иртәдән кичкә кадәр җыр-моңнар, халык уен кораллары авазлары тынып тормады. Ә кичләрен кара-каршы такмак әйтешү, ачык һавада оештырылган түгәрәк уеннар үзе бер искиткеч тамаша иде. Гаҗәеп матур булды ул кичләр, монда бар да дус, бар да туган, бар да татарлыгы белән горур. Һәркем үз төбәгендәгечә сөйләшә, үзе яшәгән җирлектә гомер бакый яңгыраган җырларны башкара, биюләрне бии, әби-бабалар кигән киемнәрне кия. Әйе, без күптөрле, ләкин асылыбыз бер, без татар милләтеннән, без бербөтен.
“Түгәрәк уен” фестивале, барыбызның күңелләрендә матур уйлар, хисләр калдырды. Әле кайткач та, бу хисләрдән тиз генә арына алмадык. Изге Болгар җиренә сәяхәтебез турындагы язмаларыбызны алдагы саннарда дәвам итәрбез.

Рафилә Рәсулева.