Түбәннән күтәрелгән биек очар
Ижау шәһәренең Азин урамында урнашкан 107нче балалар бакчасы заманча төзекләндерелеп кулланылышка тапшырылгач, 22 ел тәрбияче стажы булган Бриллиант Рафыйк кызы Абдрахманова әлеге бакчага мөдир итеп билгеләнеп куелды. Аннан соң 9 ел вакыт узды. Түбәннән күтәрелгән биек очар, ди халык. Бакча белән җитәкчелек итү чорында бакчаны татар халкының телен, йолаларын, мәдәниятен үстерүче үзәк буларак саклый, үстерә, аның данын Ижауда гына түгел, республика күләменә таныта алды ул. Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Бриллиант Абдрахманованың 16 апрельдә юбилее. Шул уңайдан аның белән әңгәмә кордык.
— Тәрбияче булу сезнең балачак хыялыгыз идеме?
— Минем артист буласым килгән иде, тик әни мине Алабуга мәдәни-агарту көллиятенә җибәрмәде. Арча педагогия көллиятендә башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү бүлегендә белем алдым. Тормышка чыгып, Ижау шәһәренә килгәч, балаларны бакчага урнаштыру өчен Устинов районындагы 262нче балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә килдем. Шул дәвердән алып бер генә тапкыр да: “Тукта әле, икенче эш эзләп карыйм”, — дигән уй күңелемә кереп караганы булмады. Балалар ярату әнидән килә. Аның бакыйлыкка китүе дә 1 июньгә туры килде. Балалар белән эшләү дәрте икенче кызыма да күчкән. Ул да тәрбияче һөнәрен сайлады. Минем кебек кечкенәдән уенчыклары белән “укытучылы” уйнарга, урамга чыкса, ишек алдындагы балаларны “укытырга” яратты.
— Сез әзер бакчага, тупланган коллективка килмәдегез. Өстәвенә, аны татар бакчасы итеп эшләтеп җибәрү бурычы да куелды. Беренче адымнарны ясап китү авыр булдымы?
— Әлеге бакчага җитәкче итеп билгеләп куйгач, идарәдә эшләүчеләр мине шунда ук: “Коллективыгыз әле 5 ел тупланачак. Бу чор — иң авыры” — дип кисәтеп куйдылар. Әмма ул 5 елга сузылмады. Бакча ачылгач, Ижау педагогия көллиятен тәмамлаган күп кенә тәрбиячеләр бирегә эшкә килделәр. Аларның күбесе безнең бакчада практика уздылар һәм безнең ничек эшләгәнне күрделәр. Бер милләттән булуыбыз да бер-беребезне аңларга ярдәм итте. Шуңа күрә бер команда булып эшләп китү авыр булмады. Бакчаны ачу тантанасында Ижау шәһәренең элекке хакимият башлыгы Виктор Балакинның “Татар бакчасы” дип әйтүе безгә тагы да дәртләнеп эш башларга ярдәм итте. Беренче елда балалар татар телен түгәрәктә генә өйрәнделәр. Соңыннан ачылган һәр яңа төркемне татар төркеме буларак ачтык һәм хәзер балалар барысы да татар телен дәресләрдә үзләштерәләр. 9 ел эчендә абруебыз да үсте. Бүгенге көндә шәһәрнең тәҗрибә мәйданчыгы, республиканың терәк мәйданчыгы булып торабыз. Хәзер безнең бакча республика күләмендә бакчалар арасында тәҗрибә уртаклашу урыны. Әлеге программа ике модульдән тора. Беренчесе сөйләм телен, фольклорны үстерүгә юнәлтелгән. Икенчесе — татар-халкының мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтеп, башкаларга бакчаның шул юнәлештәге эшен күрсәтү. Хәзер Фән һәм мәгариф министрлыгына документлар әзерлибез, киләчәктә республиканың татар юнәлешендә эшләүче ресурс үзәге булырга омтылабыз.
— Яңа гына татар иҗтимагый үзәгенең отчет сайлау корылтае узды. Әлеге корылтайны әзерләүгә, идарә әгъзасы буларак, сез дә катнаштыгыз. Корылтайдан нинди фикердә калдыгыз?
— Әлеге корылтайга югары бәя бирергә була. Яңа рәис Илсур Миннемуллин белән пленум утырыш булды инде. 2016 елга эш планын карадык. Алда — Габдулла Тукайның юбилее. Гыйльми дәрәҗәсе булган милләттәшләребез ярдәме белән фәнни конференция уздыруны эш планына керттек. Ә иң җанны борчыганы — татар төркемнәре, татар сыйныфлары язмышы. Аларның эшләрен җанландырып җибәрү төп бурычыбыз булып тора.
— Сезнең бакчадан ел саен татар сыйныфларын тупларлык балалар чыга. Тик милли тәрбия алган балалар татар сыйныфларына бармыйлар. Киләчәктә бу өлкәдә нинди үзгәрешләр кертергә уйлыйсыз?
— Безнең бакчада балалар милли юнәлештә тәрбия алалар. Бакчага йөрүчеләрнең байтагы 12нче мәктәпкә укырга баралар. Без бу эшне сентябрь аеннан башларга кирәклеген аңладык. Икенче елны беренче сыйныфка кабул итүче башлангыч сыйныф укытучысын әти-әниләр җыелышына чакырырга, аның нинди программа белән эшләве хакында танышырга уйлыйбыз. Ел башыннан ук эшли башларга, бакча белән мәктәп арасында элемтә кирәк.
— Әти-әниләр белән эшләү авырмы?
— Безнең балалар бакчасына сабыйларын йөртүче барлык әти-әниләргә рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар белән бер гаилә кебек эшлибез, һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Шуңа күрә бакча, район, шәһәр күләмендә узган чараларда катнашып, мактаулы урыннар яулап кайтабыз. Бакчада узган бәйрәмнәрдә әти-әниләр гаиләләре белән катнашалар. Әтиләрнең бик актив булуларына аерым тукталып китәсем килә. Быел да 23 февральдә төркемнәрдә балаларның дәресләрен карап, соңыннан алар белән төрле ярышларда катнаштылар. Дүртенче ел “Аҗаган” уенын уздырдык. Монда әтиләр генә түгел, бабайлар да актив катнашалар. Бабасы ярышта катнашкан кызның әти-әниләре бер атнадан Төзүчеләр шәһәрчегенә күчтеләр. Бабасы: “Икенче бакчага күчмисез, үзем 107нче бакчага йөртәм”, — дип, баланы икенче бакчага күчерергә бирмәде. Әти-әниләр белән элемтәбез нык булганга да эшләребез алга бара.
— Сез үзегез дә әни, әби бит әле…
— Әби буларак, мин үземне бик йомшак, оныклар ярата алырдай ягымлы әби, дип уйлыйм. Әни буларак, бик таләпчән, шул ук вакытта кызларымның киңәшчесе дә. Аларны үстергәндә авыр еллар булды. Иркәләп тәрбияләмәдек. Башлангыч сыйныфта укыганда ике кызыбызга да матур озын тун алдык. Билләрен каеш белән буып куеп җайладык та, шул тунны 7нче сыйныфка кадәр киделәр. Тунның җиңнәре кыршалып бетте. “Яңа тун алыгыз”, — дип әйтмәделәр. Конфет ашыйсылары килсә: “Әни, бер тиен бир әле”, — дип сорыйлар иде. Әбиләр берәмләп конфет саталар иде ул вакытларда. Хәзер дә бездән өмет итмиләр. Үзләре тырышалар. Хәзер икесе дә әни. Бер-беребезне тагы да ныграк аңлыйбыз. Мин үзем авыл кызы булгач, кечкенәдән үк барлык эшләрне белеп үстем. Ашау әзерләү генә түгел, җеп ката, җегәрли, бәйли дә беләм. Кызларым да тормышка чыкканда барысын да эшли беләләр иде.
— Бриллиант исеме бик сирәк очрый.
— Мин әти-әнинең яраткан кызлары булганга, шундый исем кушканнар, дип уйлыйм. Хәзер эшләремне бәяләгәндә, “Сезнең исемегез җисемегезгә туры килә”, — диләр. Еллар үткәч, тагын шуңа игътибар иттем: миңа 6 саны бәхет китерә икән. 16 апрельдә дөньяга килгәнмен. Тормыш иптәшем белән быел гомер иткәнебезгә 30 ел. Без июнь аенда, ягъни елның алтынчы аенда өйләнештек. 1996 елны “Ел тәрбиячесе” конкурсында җиңдем. 2006 елны беренче оныгым Ясминә туды, 2016 елны дүртенче оныгым туды.
— Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Киләчәктә дә шулай милли җанлы булып калуыгызны телибез.
Рилия Закирова.