Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тырышлыгым өчен бүләкләндем
26.04.2017

Тырышлыгым өчен бүләкләндем

Мәскәүдә Россиякүләм “За честные закупки” күргәзмә-форумы узды. “Халык фронты” агымының активисты буларак, Удмуртия республикасыннан мине дә әлеге чарага чакырдылар. Форумга илебезнең төрле почмакларыннан 100дән артык активистлар җыелган иде.
Шулай ук форумда Россия Федерациясенең төрле министрлыклары, Президент Хакимияте, Хөкүмәт вәкилләре катнаштылар.
Дәүләт сатып алулары буенча килеп туган актуаль һәм күпләрне борчыган сораулар буенча Дәүләт Думасы, Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләре белән фикер алыштык. Әлеге сөйләшү нәтиҗәле булды дип уйлыйм, киләчәктә дә бергә эшләргә кирәк дигән уртак фикергә килдек.
Форумда миңа башкарган эшләрем турында сөйләргә мөмкинлек булды. Ел ярым эчендә мин 500 млн сумга якын бюджет акчасын янга калдыра алдым. Әлеге акчаларны түрәләр кыйбатлы автомобильләргә, сувенирлар сатып алуга, фуршетларга тотарга теләгән иделәр. Тырышлыгым нәтиҗәсендә ул акчалар балалар мәйданчыклары төзүгә, балалар бакчалары һәм мәктәп биналарын яңарту кебек эшләргә тотылды.
Әлеге уңышларымны искә алып, миңа “Дәүләт сатып алулары өлкәсен­дә эффектив булмаган сатып алуларга каршы көрәштә активлык күрсәткән өчен” дигән Рәхмәт хаты тапшырылды. Минем алып барган эшем белән күрше Татарстан Республикасында да кызыксындылар. Яшь активистларны өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу өчен мине Казанга чакырдылар.

Марат Хәмидуллин, Ижау шәһәре.