Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Тырнак астыннан кер эзләмә
27.10.2016

Тырнак астыннан кер эзләмә

Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Шулай ук без сезне кешеләргә шаһидлар булыр өчен вә Рәсүл (с.г.в.с.) сезгә шаһид булсын өчен сезне уртаклык өммәте итеп кылдык…», — ди ( «Бәкара» сүрәсе, 143нче аять).
Ягъни, башка өммәтләр арасында мөселманнар үзләрен бөтен кешеләргә дә уртаклык әһелләре буларак күрсәтергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) исән чагында моны шулай ук күзәтеп торучы, саклап торучы булган. Ә инде хәзер өммәтебез уртаклык юлында калыр өчен Рәсүлебезнең сөннәте: әйткән сүзләре, кылган эшләре, сәхабәләрнең эшләрен тануы һәм күркәм холыгы — бөтенесе дә ярдәм итеп тора. Мөселманнар уртаклык өммәте булсын өчен динне, дәлилләрне дөрес аңлау кирәк. Әлбәттә, иң беренче урында ихлас күңелдән Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылу торса, икенчесе — гыйбадәт кыл­ганда без Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәтенә иярергә тиешбез. Ислам динендә булган тагын нык мөһим таләп ул — бердәмлекне саклау. Тагын бер бик мөһим кагыйдә: әгәр чынбарлыкта ике яманлык арасында сайларга туры килсә, иң аз зарар китергәне сайланырга тиеш.
Ислам диненең уртаклык дине булганына кайбер мисаллар китереп, түбәндәге дәлилләргә күз салыйк. Аллаһ Тәгалә: «Сез дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз, Аллаһка хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белү белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз…», — ди («Әл-Гыймран» сүрәсе 110 аять). Ягъни, мөселманнар бөтен кешеләр арасында иң хәерле, иң яхшы өммәт итеп булдырыл­ганнар. Һәм шул өстенлекнең төп галәмәтләреннән ихлас Раббыларына ышанудан башка, изге гамәл кылуга өндәү белән яман гамәлдән тыю сыйфатлары китерелгән. Ягъни, без гаделсезлекләргә, тәртипсезлекләргә, бозыклыкларга битараф булмыйча, шуларны барысын да без яхшылыкка өндәп, я яманлыктан тыеп үзгәртергә тиешбез.
Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең бер хәдисендә: «Мөселман ул шул кеше — кемнең кулыннан һәм теленнән мөселманнар исән калганнар, ягъни зарар күрмәгәннәр», — диелә. Ягъни чын хакыйкый мөселман кешесе мөселманнарга кулы белән дә, теле белән дә зарар китерергә тиеш түгел.
Ничек соң бу капма-каршы кил­гән дәлилләрне җыярга? Әйе, без тирә-яктагы гаделсезлеккә, тәр­тип­сезлеккә күзебезне йоммаска тиеш­без. Коръәндә: “Диндә көчләү юк…» — диелә («Бәкара» сүрәсе, 156нчы аять). Ягъни кешене дингә көчләп кертү тыелган һәм шулай ук нәсыйхәтләр теңкәгә тия торган булырга тиеш түгел. Без кешеләрне яхшылыкка өндәргә, яманнан тыярга тиешбез. Ләкин ул яхшылыкларны без үзебез дә эшләргә һәм ул яманлыклардан үзебез тыелырга тиешбез. Ансыз нәтиҗәсе булмаячак. Чөнки Аллаһ Тәгалә «Саф» сүрәсенең 2нче аятендә кисәтеп, канәгатьсезләнеп мөэминнәрдән сорый: «Әй иман китерүчеләр, нигә сез кылмаганнарыгызны кешеләргә әйтәсез (ягъни кушасыз)». Әгәр кеше үзе үрнәк була алмаса, аннан бертөрле нәсыйхәт тә кабул ителмәячәк. Бу гөнаһ Бәни Исраил кавемендә бик көчле чагылган булган. Алар кешеләрне яхшылыкка өндәгәннәр, ләкин үзләре аны кылмаганнар.
Без нәсыйхәтне өстебездән төшерер өчен генә түгел, ә нәтиҗәсе булуын өметләнеп кылырга тиешбез. Ә моны эшли белер өчен, бик тирән хикмәт иясе булырга кирәк. Кызганычка каршы, күпләргә, бигрәк тә яшьләргә, бу хикмәт җитми. Алар кешеләрне яхшылыкка өндибез диеп, кискен рәвештә генә керт итеп кисеп куялар, ә инде начарлыктан тыябыз дисәләр, үзләрен тагын да тупас­рак тоталар. Нәтиҗәдә, аларның тырышуларыннан бер яхшы нәрсә килеп чыкмый. Теге кешедә Исламга, мөселманнарга карата курку белән нәфрәт кенә уята. Һәм бу «тырышулардан» соң мондый хисләр башка дин әһелләрендә генә түгел, ә иманнары зәгыйфь булучыларда һәм надан булган мөселманнарда да туачак. Без дин мәсьәләләрендә беркемгә дә бернәрсә дә мәҗбүриләп куша алмыйбыз. Фәкать аларны өндәү, нәсыйхәтләү, ышандыра, инандыра белү генә таләп ителә. Ләкин без бу гамәлләрне теңкәгә тияр­лек итеп, нык басым ясап, теге кешене кимсетеп, гаепләп кылырга тиеш түгелбез.
Бу әйткән сүзләргә дәлил итеп “Нәхл” сүрәсенең 125нче аятендә Раббыбыз Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)гә әйткән нәсыйхәте килә: “Раббыңның юлына (Ислам диненә кешеләрне) хикмәтле сүзләр вә тәэсирле, яхшы вәгазьләр белән чакыр, һәм кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен иң күркәм юл белән алар белән бәхәсләш! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне дә, туры юлдан баручыларны да (хак мөэминнәрне дә) белә”.
Аллаһы Тәгалә мәлгун Иблискә: “Мин әмер иткәннән соң нәрсә сиңа сәҗдә кылырга комачаулады?» — ди («Әгъраф» сүрәсе, 12нче аять). Бик хикмәтле сорау. Безнең өчен бик хикмәтле мисал. Раббыбыз әмерен тыңламаган Иблискә шунда ук ләгънәт тә кылмаган, ниндидер гаепләү дә чыгармаган, фәкать Иблиснең аклануын сораган. Ягъни берәр төрле сәбәп, хәтта гозер булырлык, сәҗдә кылырга комачаулагандыр? Без һәрвакыт иң беренче нәүбәттә кешене акларга тырышырга тиешбез, ә анда гаеп эзләргә тиеш түгелбез. Ә инде ләгънәт кылу шәригатебез белән бөтенләй тыелган.Кешегә нәсыйхәт кылыр өчен нәрсә яхшы һәм нәрсә яман икәнен генә белү җитми, әле икенче якны моңа инандыру ысулларын белү кирәк. Димәк, нәсыйхәтне кешенең үзенә генә яхшы мөгамәлә күрсәтеп, иң йомшак ысул белән, хикмәтне кулланып кылырга кирәк, чөнки нәсыйхәтнең төп максаты теге кешене яхшыга үзгәртү. Син сөйләгәнне аңлап, аны кабул итеп алуы иң мөһиме. Һәм кешеләрне яхшылыкка өндәгәндә һәм начарлыктан тыйганда сабырлык күрсәтү кирәк. Бигрәк тә дин кардәшләребез белән.
Димәк, динебездә тирә-яктагы булган гаделсезлеккә, бозыклыкка күз йомып йөрү дә ярамый. Ләкин шул ук вакытта динебезнең асыл кагыйдәләрен кулланырга кирәк. Яхшылыкка өндим һәм начарлыктан тыям диеп, теге кешегә каты бәрелеп, аны гаепләп, кимсетеп, бәгъре катырлык итеп, аның теңкәсенә тиеп түгел, ә бу нәсыйхәтнең чыннан да теге кешене үзгәртерлек булуы күз алдында тотылырга тиеш. Әгәр бу нәсыйхәтләр кире нәтиҗәгә китерәләр икән, бигрәк тә бөек хакимият кешесенә, башка дәрәҗәле кешегә әйтелеп, аның ачуын чыгарып, ул үч итеп гади мөселманнарның тормышларын кыенлата торган булса, хәтта нәсыйхәт әйтүченең үзенә, гаиләсенә зарар китерерлек була икән, ул вакытта бу нәсыйхәттән тыелырга кушкан. Ләкин мөселман кешесе Аллаһ ризалыгы өчен, Аннан әҗер-савап өмет итеп, Аның ачуыннан куркып ул теге кешегә кәнәгатьсезлеген һәм нәфрәтен, тыштан аңа белгертмәсә дә, күңелендә булса да тоярга тиеш. Чөнки Аллаһ Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 191 нче аятендә: «Фетнә үтерүгә караганда да яманрак», — дигән. Шулай ук күп кенә хәдисләрдә дә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) фетнәдән качарга кушкан. Кыскача әйткәндә, вәзгыятьне, имеш, яхшыга үзгәртәбез диеп, тырнак астыннан кер эзләп йөрүчеләр аркасында фетнә туа, җәмгыятьтә иминлек бетә һәм иң ахырдан бер гаепсез мөселманнарның каннары агызыла башлый.
Димәк, уртаклыкны саклау өчен, Коръән укый белү, хәдисләрне өйрәнү генә җитми, динебездәге гомуми булган шәргый кануннарны, кагыйдәләрне белү һәм аларны хикмәт белән куллана белү кирәк. Динебезне тирән аңлый белергә, аның төп максатларын өстәмә, төп булмаган таләпләрдән аера белергә тиешле һәм аларның әһәмиятләрен бутамаска кирәк.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.