Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Тынычлык һәм иминлек телик!
13.05.2021

Тынычлык һәм иминлек телик!

Хөрмәтле дин кардәшләр, сезне Рамазан ае тәмамлануны белдерүче изге Ураза бәйрәме белән котлыйм.
Сагынып көтеп алган Рамазан ае барыбыз өчен дә сизелмичә дә үтеп китте. Бу ай безнең өчен үзенчәлекле һәм барчабызны берләштерүче ай булып истә калачак. Чыннан да, Рамазан аенда мөселманнар бердәмлек күрсәтәләр, күмәк намазларга җыелалар һәм елның башка фасылына караганда мәчетләрне тутырып киләләр.
Кызганычка каршы, бәйрәм алдыннан тетрәндергеч фаҗига булды — күрше Татарстанда коралланган яшүсмер мәктәпкә һөҗүм итте. Йөрәк сыкрый, күңел елый – бер гаепсез сабыйлар һәлак булды, яраланды, Аллаһы Тәгалә аларның әти-әниләренә сабырлык һәм бу кайгыларны җиңеп чыгардай көч бирсен, зыян күрүчеләргә һәм яралыларга шифа-дәваларын җибәрсен.
Без үзебездә һәм якыннарыбызда мәрхәмәтлелек, үзара ярдәм күрсәтү кебек иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә тиеш. Нәкъ менә Рамазан аенда динебез тирә-юньдәгеләргә карата мәрхәмәтлерәк һәм игътибарлырак булырга өнди. Ураза тоту начар уйлардан арынырга, гөнаһлы гамәлләр кылудан баш тартырга ярдәм итә. Тәравих намазлары безне берләштерә, фитыр сәдакасы тирә-юньдәгеләр белән байлыгыбыз, вакытыбыз һәм игътибарыбызның бер өлешен уртаклашу өчен билгеләнгән. Рамазанның рухи мәгънәсе менә шундый. Һәм мин әлеге рухи кыйммәтләрнең хәзерге вакытта дөньяга, һәркемгә әле дә бик кирәк һәм мөһим икәнлегенә ышанам.
Ураза гаетендә якыннарыгызга, туганнарыгызга тынычлык һәм игелек теләгез. Бу көнне әти-әниегезне һәм туганнарыгызны, балаларыгызны бәйрәм белән котлап, рәхмәт сүзләрегезне, җылы хисләрегезне җиткерегез. Ураза бәйрәме — һәркем өчен дә зур бәйрәм.
Барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итсен!

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.