Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тынмасын балалар көлүе!
6.09.2012

Тынмасын балалар көлүе!

Тынмасын балалар көлүе!Мәктәпләрдә әле кайчан гына соңгы кыңгырау чыңлап, белем йорты үз укучыларын җәйге ялларга озаткан иде. Ә бүген исә ул янәдән ишекләрен киң ачып, укучыларын каршы алды. Хәтеремдә, кайсы гына сыйныфка барсак та, беренче сентябрь алдыннан мәктәпкә җентекләп әзерләнә идек: яңа портфель, дәфтәр, ручкалар, өр-яңа киемнәр… Гомумән, белем иленең яңа баскычына атлаган саен тормыш китабының яңа бүлекләре өйрәнелгән. Бу хатирәләрем республикабызның беренче сыйныфка баручы барлык нәниләр өчен бүләк итеп әзерләнгән цирк тамашасына баргач яңарды. Президент Александр Волков инде 10 ел рәттән мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче сабыйларның беренче дәресләрен бәйрәмнән башлауны традициягә кертте. Быел исә 3 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр 17 меңнән артык беренче сыйныф укучылары әкият иленә сәяхәт итәчәк. Сәяхәтнең беренче көнендә миңа да катнашырга туры килде. Тамаша башланыр алдыннан цирк залы балалар тавышыннан гөрләп торды. Нәниләргә биредәге һәр нәрсә яңа булып тоелды, хәтта тирә-юньне бизәгән шарлар да аларда шатлык хисләре уятты. Быелгы тамаша, башка еллардагы белән чагыштырганда, тагын да матур, күңелле, ә иң мөһиме, хайваннар чыгышы белән баетылган иде. Зәвыклы киенгән артистлар, яшь гимнастлар, дөяләр, арыслан һ.б. хайваннар, күңелне күтәрүче клоуннар сабыйларның гына түгел, укытучыларның да йөзләрендә елмаю уятты. Президент Александр Волков үз чыгышында балаларны белем бәйрәме белән котлап, җәмгыять өчен файдалы шәхес булып үсүләренә ышанычын белдерде.

Бүген бирегә килүче нәни укучыларның күбесе цирк тамашасын тәүге тапкыр күрә. Балезино районы Пыбья авылы укучылары юл буе буласы тамашаны күзаллап килгәннәр. Укытучылар да: “Бу бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр. Күңел түрләрендә йөрткән хыялларының беренче сыйныфка аяк баскач чынга ашуы мәктәп турында уңай фикер тууга этәргеч була. Бүгенге бәйрәм — балачактан чын тормыш юлына илтүче күпер ул».

Укучыларның һәр тамашаны дәррәү кул чабып, кычкырып каршы алулары тәннәрне чемердәтте. Ирексездән мәктәп елларында ятлаган шигырь юллары искә төште:

“Балаларның шатланганын
Ишетсен җыр, тыңласын җир,
Балаларның көлүеннән
Беркайчан да тынмасын җир”.

 

Гүзәл Шакирова