Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Туфракта — корылык
18.07.2013

Туфракта — корылык

Туфракта  - корылык

Туфракта — корылык

Республиканың бар районнарында азык әзерләү һәм урып-җыю эшләренә әзерлек бара. Удмуртия Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгының 12 июль көненә булган мәгълүматлары буенча республикада 121 мең тонна печән (планның 54%ы), 256 мең тонна сенаж (52%), 532 мең тонна силос массасы (37%) әзерләнгән.

Завьялово районы республикада беренчеләрдән булып печән әзерләү планын үтәде. Аннан Сюмси һәм Сарапул районнары да калышмый. Әлегә Кез һәм Шаркан районнары артта калучылар рәтендә.

Республиканың Гидрометео үзәге хәбәр итүенчә, Удмуртия буенча туфракта корылык күзәтелә. Авыл хуҗалыгы культуралары мәйданының 36%ы күргән зыян 4 миллиард сумнан артыкка бәяләнә. Алдагы ике атна авыл хуҗалыгы өчен хәлиткеч булачак. Әгәр яңгырлар булмаса, яхшы уңыш җыеп алу икеле. Инде печән вакыты тәмамланып килүгә карамастан, Каракүл, Сарапул, Кизнер, Грахов, Алнаш районнарында кирәкле азыкның бары тик 50%ы гына әзерләнгән. Кызганычка каршы, бу районнарда печән 10-15 сантиметр гына үскән.