“Тургай”га — 25!
Узган гасырның 90 нчы еллар башында, милли хәрәкәт яңа үсеш алып, Россиянең төрле төбәкләрендә үзешчән сәнгать коллективлары оешып эшли башлады. Алар күбесе быел эшчәнлекләренең 25 еллыгын билгелиләр. 24 ноябрьдә Воткинск шәһәрендә “Сад им. П.И.Чайковского” мәдәният бинасында Татарстан, Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, Гөлфия Исхакова җитәкчелегендәге “Тургай” ансамбле дә 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ансамбльне котларга Пермь өлкәсе, Татарстаннан, Ижау, Сарапул шәһәрләреннән кунаклар килгән иде.
25 ел… Ансамбльләр өчен генә түгел, кеше гомере өчен дә шактый озын вакыт берәмлеге ул. Бу чор эчендә ансамбльгә кемнәр генә килмәгән дә, кемнәр генә китмәгән. Җырларга килүчеләрне барласаң, инде якты дөньядан киткәннәре дә байтакка җыела икән. Аларны бүгенгә кадәр сагыналар, алар катнашындагы вакыйгаларны әле дә кызык итеп сөйлиләр. Ул көнне ансамбльнең иң өлкән үзешчәне 86 яшьлек Мәсхүдә апа Мавлавова кунак булып килгән иде. Матур тавышы белән тамашачыларны сокландырды ул. Әлеге ансамбль безнең Ижау сәхнәсендә дә күп чыгышлар ясады. Фойеда “Тургай” ансамбленең 25 еллык сәхнә тормышы тасвирланган фотосурәтләрдән күргәзмә оештырылган иде.
Сәхнәдә бәйрәм буена ансамбльнең 25 еллык эшчәнлеге хакында экранда чагылып торды. Воткинск шәһәре мәдәният бүлеге мөдире Елена Лебедева шәһәр хакимияте, мәдәният идарәсе исеменнән, “Сад им. П.И.Чайковского” мәдәният бинасы директоры Наталья Квакина “Тургай” ансамбле әгъзаларына Рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырдылар. Ансамбль Воткинск татарлары автономиясе ярдәмен тоеп яши. Әлеге бәйрәмнең иганәчесе дә алар иде ул көнне. Воткинск шәһәре татарлары автономиясе җитәкчесе Рафаэль Фәтхуллин ансамбльгә изге теләкләр теләп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Коллективны Удмуртия республикасының атказанган журналисты, ТИҮ вице -президенты Хәмидә Гайфуллина, Удмуртия милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре дә котлады.
Котлаулардан, җырлардан үрелгән матур, эчтәлекле бәйрәм үтте ул көнне.
Рәфилә Рәсүлева.