Туп тибәргә өйрәнербезме?
Бразилиядә узган футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң Гыймран Сафинның газетада чыккан “Футбол өчен җан аттык” язмасын бер ун кат укыганмындыр. Әлеге тема безнең гаиләгә бик якын. Ике игезәк улым 7 яшьтән футбол белән шөгыльләнделәр. 30 елга якын бу өлкәдә кайнаган егетләрнең хәлләрен, спорттан ерак булган кеше аңламас та бәлки. Гыймран әфәнде бу төр спортның нечкәлекләрен, серләрен, бөтен фаҗигасен халык күңеленә үтеп керердәйитеп язган. Аңа бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бразилиядә барган уеннарда безнең спортчылар начар уйнамадылар да кебек. Бик тырыштылар, тренеры да начар түгел. Ләкин чит илләрдә түләнгән акчалар безнекеләргә тәтеми шул. Дәүләтебез зур чыгымнар тотарга тырышса да, ул тиешле урынга барып җитми, кемнеңдер кесәсендә югала…
Элек тә бу өлкәдә кимчелекләр күп булды. Озак еллар уйнаган улларымның, керемнәренә караганда, чыгымнары артыграк иде. Ертылган тез башлары, җиңнәре өзелеп чыккан футболкалар, тузган чалбарлар, аяк киемнәре… Удмуртия данын яклау өчен тырышып-тырышып юкны бар итеп уйнаулар. Ә ул тузган нервылар, сәламәтлек турында әйтеп тә торасы юк.
1991 елда бөтен клублар таралды. Искиткеч хыяллар бәллүр савыт кебек чәлпәрәмә килде. Күпме спортчылар эчүгә сабышты, юк-бар белән бәйләнеп тоткыннар санын арттырды. Аллага шөкер, улларым йөземә кызыллык китермичә, тормышта үз урыннарын таптылар. Хәзер дә уйнап йөриләр әле, чөнки форманы югалтырга ярамый. Ни дисәң дә, һәр ир-ат спорт белән шөгыльләнергә тиеш инде ул.
Сәкинә Нигъмәтуллина,
Ижау шәһәре.