Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тукай абыйда кунакта
11.05.2016

Тукай абыйда кунакта

Ишектән килеп керүгә үк шат балалар авазы каршы алды. Өй җылысы кебек җылылык белән тәрбиячеләр дә елмаеп исәнләштеләр 3нче шәһәр балалар бакчасында. Сания Каһарманова җитәкчелегендәге әлеге бакчада күңелле чаралар һәрдаим булып кына тора. Андагы тәрбиячеләр дә, балалар да ягымлы һәм мөлаем. Матур итеп татарча сөйләшә беләләр.
Бөек Тукаебызның 130 еллыгына багышланган “Тукай абыйда кунакта” исемле балалар иртәсе Шүрәленең (гафу үтенү өчен) Былтырны эзләве белән башланып китте. Кечкенә куяннар, бала белән күбәләк, Гали белән кәҗә, Акбай, Су анасы Былтырны эзләделәр. Бәйрәм иртәсендә тәрбияче апалары Айсилә Садыйкова Тукайның иҗатын, аның әкиятләрен искә төшерде. Һәр бала татарча да, русча да оста, матур итеп, рольгә кереп Тукай абыйларының шигырьләрен сөйләделәр. Шат җырлар белән үрелеп барган әлеге иртә Тукайның заманча әкият дөньясына алып керде. Шүрәле ролендәге тәрбияче апалары Резедә Галимәрданова балалар белән Былтырны эзләп табып, гафу үтенде һәм рәхимле, шәфкатьле булырга сүз бирде. Түгәрәктә кулга-кул тотышып бию дуслыкның ныклыгын күрсәтте. Бәйрәм иртәсе балаларда туган телебезгә, бөек Тукаебызның әкиятләренә карата тагын бер кат мәхәббәт уятты.

Дамира Галләмова, Әгерҗе шәһәре.