Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тукайны зурлап
30.04.2014

Тукайны зурлап

Апрель ае беренче бөреләр, умырзая чәчәкләре белән генә түгел, ә татар халкының бөек шагыйре Габ­дулла Тукайның туган көне белән дә бәйләнешле. Шәһә­ребезнең Муса Җәлил исе­мен­дәге китапханә хезмәт­кәрләре шагыйрьнең туган көненә багышланган әдәби кичәләрне ел саен уздыралар. Быел да бу традиция бозылмады. 23 апрельдә “Йәгез, бер дога” исеме астында Габдулла Тукайның иҗатында Ислам диненең тоткан урынына бәйле кичә үтте.
Көллият укытучысы Вәсилә Хәкимова һәм аның укучылары, Ижау шәһәре шагыйрьләре Гыймран Сафин, Ринат Батталовлар Тукайның тормыш юлында, иҗатында нәкъ менә Ислам диненең тәэсире хакында сөйләделәр.
Кичәгә 116нчы балалар бак­­­­­­часында тәрбияләнүче бала­лар ямь өстәделәр. Алар башкаруында Габдулла Тукай­ның “Шүрә­ле” әкияте нигезендә төзелгән лирик-музыкаль күренеш кунакларның берсен дә битараф калдырмады.