Тукайга хат
Габдулла Тукайның тууына — 130 ел
Тел, милләт язмышы турында уйланганда, уйлар, ирексездән, бөек шагыйребез Тукайга, ул яшәгән чорга барып тоташа. Тукаебызны иң борчыган нәрсә — милләт, милләт язмышы бит. Мин дә үземне борчыган сорауларга җавапны Тукай иҗаты аша, ягъни аңа мөрәҗәгать итеп, эзләргә, табарга тырыштым.
Хөрмәтле шагыйребез Тукай! Абый йә ага дип әйтсәм, мин Синең яшьне күптән уздым инде. Син үзен чын татар дип санаган кешегә әтисе яки абыйсы шикелле якын, шуңа күрә мин дә Тукай дип, Син дип кенә дәшәм. Мәңгелеккә күчүеңә дә бер гасырдан вакыт үтте, ләкин үткен тел, сатира-юмор белән язылган шигырьләрең, мәкаләләрең бүген дә уйландыра. Кайвакытта сезнең чордан торып, үзебезнең заман проблемаларына җавап эзлим. Шунысы кызганыч: Синең яшьтә безнең күңелгә андый тирән фикерләр килмәгәндер дә. Менә хәзер, олыгая барган саен, Синең язган шигырь һәм мәкаләләргә кабат-кабат кайтып уйланам. Чөнки уй-фикерләрең милләтнең киләчәге, безнең бүгенгебез турында борчылып язылган. Аеруча мәкаләләреңдә милләтнең наданлыгы, мин-минлеге, ялкаулыгы сатира утына алына. Аның — гади халыкның фаҗигале язмышының сәбәпләре дә ачык күрсәтелә. Бигрәк тә татар халкының башка милләтләр белән чагыштырганда, күп яктан артта булуы өчен борчыласың. “Әгәр милләтне йоклаган, дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлауларына уянырга кирәк иде”, — дип язасың “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” дигән мәкаләдә. Шунда ук киңәшең дә бар: ”И бичара милләт, син ул иптәшләреңнән курыкма. Аларның хәленә исең китмәсен; әгәр алар эшләгәнне эшләсәң, алар күргәнне күрсәң, алар белгәнне белсәң, син дә алар дәрәҗәсенә менә аласың”…
Хөрмәтле Тукаебыз! Син безне ташлап киткәнгә дә шактый гомер үткән, күпме сулар аккан, инде безнең чорга кайтып карыйк: милләтебез йокы чиреннән айныганмы, юкмы?
Дөресен әйтергә кирәк, йокыдан уяндык. Милләтебез тормышы тамырдан үзгәрде. Синең күп кенә теләкләрең тормышка ашты. Димәк, киңәшләрең әрәмгә китмәгән. Менә гасырга якын Татарстан дигән дәүләттә яшибез. Чып-чын дәүләт булсын өчен, Синең шикелле фидакарьләребез аз көрәшмәде. Туфан Миңнуллин, Марат Мөлеков шикелле милләтпәрвәрләребез, көрәшеп яна-яна, мәңгелеккә күчтеләр. Син инде аларның ничек көрәшкәннәрен беләсеңдер, нәтиҗәләре дә аз булмады. Бүген татарны бөтен дөньяда таный башладылар. Башка милләтләрдән күреп, үрнәк алып, безнең татар йокысыннан уянды, яшәргә өйрәнде. Димәк, ялкаулыктан да котыла барабыз.Татар баласын да бүген надан дип әйтеп булмый: чит мәмләкәтләргә барып белем алалар. Дөрес, мондый бәхеткә күбрәк бай яки түрә балалары гына ирешә. Нәрсә, байлар сезнең заманда да бармыни диярсең? Бар, әлбәттә, ләкин, кызганычка каршы, күбесе үз хезмәте белән түгел, хәрәм юл белән баеган кадерле татарларыбыз. Кайберләренең балалары да миллионнарга хуҗа. Торган җирләребез кара алтынга, газга, урман-суларга бай бит. Гаделлек-гаделсезлек, тигезлек-тигезсезлек проблемалары традиция булып дәвам итә, монысын яшереп булмый. Бу мәсьәләдә әллә ни алга китмәдек. Һәр заманның үз проблемалары, үз чире буладыр. Безнең милләттәшләребез дә “булдыралар” инде — аны да инкарь итеп булмый.
Сезнең чор татар баласына русча белем бирү, рус телен өйрәтү “авырткан башка тимер таяк” кебек кабул ителсә, бүген без таякның икенче башын тоябыз. Татар баласының үз теленә булган мөнәсәбәте һәр милли җанлы кешене борчый бүген. Син милләткә наданлыгы аркасында “ясин шәриф уку “куркынычы янаганын кисәткән идең. Ә без бүген күп эштә “өлкән туганыбыздан” үрнәк алып яшибез, ”алар дәрәҗәсенә менәргә” тырышабыз. Мөстәкыйль дәүләт төзү турында да хыялланабыз. Дөрес, көрәшә торгач, суверенитет дигән хокукны алдык. Үз телеңне белүнең әһәмияте кими барган илдә нинди мөстәкыйльлек, суверенлык турында сүз алып барырга мөмкин?! Каядыр укырга керү, югары белем алу өчен, рус телен белү җитә. Күпчелек хәзер шулай дип саный. Мәгариф башында торучы өлкән агайлар бердәм дәүләт имтиханнары дигән нәрсә уйлап таптылар. Аны уңышлы тапшыру өчен, татарча уйлап, урысча җавапларга кирәк. Нәрсә мәгариф оешмаларында милләтпәрвәр татарлар юкмыни, алар ни уйлыйлар, диярсең. Нишләп булмасын — бар. Әмма, зур кеше булу өчен дә, өлкән бөек туганыбыз белән дуслашу, аның күзенә генә карап тору, ул теләгәнне эшли белү кирәк. Әгәр дәүләтебез мөстәкыйль булса, икътисади һәм сәяси мәсьәләләр дә без теләгәнчә хәл ителер, туган телебезнең дәрәҗәсе дә артыр иде. Хәзергә үзебез дә, җитәкчеләребез дә, Синең шигыреңдәгечә, нишләрбез соң “тотса мәскәүләр якаң”… дип яшибез. Телне, милләтне саклыйбыз дип, югарыдан торып кычкырырга яратсак та, урыслаша барабыз бугай… Тфү,тфү… әйткән сүзем көфер булмасын. Хакыйкатьтән качып та булмый: татар кызлары Мария Ивановналарны, татар егетләре Николай Камиловичларны үстерә башладылар… Бу мәсьәләдә Син нәрсә әйтер идең икән дә, замандашың Гаяз Исхакый нәрсә әйтер иде икән? Күптән түгел бер якын дустымның улы өйләнде — урыс кызына. Әнисенә: — Ничек риза булдыгыз башка милләт кызына өйләнүенә? — дим.
— Риза инде, бер-берсен яратышкач. Әйбәт яшәсеннәр генә, безнең өчен шул җитә. Мәчеткә барып никах укытып кайттылар, — ди дустым. Монысы мине тынычландыру өчен генә, минем катнаш никахларга мөнәсәбәтемне белгәнгә генә әйтелде инде. Ата-анадан башка гына мәчеткә барып никах укытып кайтуны аңлап бетерә алмыйм. Туй гөрләп узды. Дөрес, күбрәк рус телендә барды, урыс музыкасына биеделәр. ”Үзләре килешкәч, әйбәт кенә яшәсеннәр”, — дип таралыштык. Әйбәт кенә яшәп киттеләр, дөрес. Кыз муенындагы тамгасын да (сезнең заманда аны “тавык тәпие” диләр иде) салды, татарча бер-ике сүз дә өйрәнде. Күпмедер вакыттан соң, бу мәхәббәт кошларының ачуланышып торганнарының шаһиты булдым. Сүзе беткәнгә санап, егет китеп барды, ә кыз аның артыннан “Несчастный татарин”, — дип, үз алдына сөйләнеп калды. Юк инде, катнаш никахта төзелгән гаиләләр барыбер тигез хокуклы була алмый, дип уйлыйм. Тел дә, дин дә аерыла бит. Балалар да бар бит әле. Алар урыс мохитендә тәрбияләнә, татар халкының рухи кыйммәтләреннән-гореф — гадәтләреннән читләшеп үсә. Ата-аналар моның начар булуын аңласа да, заманга сылтап яши бирә. Ә аларның хатасы — балаларына дөрес тәрбия бирмәүдә, аларның киләчәген күрә, кайгырта белмәүдә. Яшерен-батырын түгел, гомер үткән саен, үзара низаглар күбрәк нәкъ менә шундый гаиләләрдә чыга. Статистика буенча, аерылышучылар саны да күбрәк аларга туры килә икән. Менә шулай өлкән агай дәрәҗәсенә җитәргә омтылып яшәп ятуыбыз, Тукай…
Син инде, Тукай, мине руслашуга каршы дип уйлыйсыңдыр. Юк, мин рус телен өйрәнүгә каршы түгел, чөнки үзем дә заманында бу телне камил белмәвем аркасында интеккән кеше. Рус телен дә, башка чит телләрне дә өйрәнергә кирәк, әмма дә үз газиз телебез беренче урында торырга тиеш ләбаса. Кызганычка каршы, бүген туган телебезгә үгәй итеп карау яңалык түгел. Авылны милләтебезнең бишеге итеп санарга күнеккәнбез. Телебезне дә, гореф-гадәтләребезне шул авыл саклап килә иде. Ләкин милләтне саклаучы авыл картаеп бара, алай гына да түгел, инде бик күп татар авыллары тарихка кереп калды. Авылларда эшләп килүче мәктәпләребез дә милли йөзен югалтып бара; төп фәннәр рус телендә укытыла. Имтиханнарны рус телендә бирүне сәбәп итеп һәм мәгариф оешмаларының тәкъдименә колак салып, әкрен генә, урыны белән сиздермичә генә туган телебез кирәксез фәнгә әйләнеп бара. Имтиханнарны үз телендә бирүен таләп итәсе урында, баласының имтиханда югалып калуын теләмәгән ата-ана да моны хуплый. Аннан соң безнең халык өлкән агайларга каршы килмичә, риза булып яшәргә өйрәнгән (моны хәзер толерантлык дип атыйлар бугай инде). 90нчы елларда, ягьни үзгәртеп кору чорында телебезгә карата барлыкка килгән уңай үзгәрешләр шактый булган иде: хәтта саф татар мәктәпләре, күп кенә татар театрлары да ачылды. 10-15 елда үзебезне чын милләт кешесе итеп тоярга өйрәнә башлаган идек. Ә бүгенге көнебез уйландыра, киләчәгебез шомландыра: Син әйтмешли, телебезгә ясин укылмаса ярый инде. Теле булмаган милләт була алмый инде. Хөрмәтле Тукаебыз! Милләтебезнең лаеклы яшәешенә хокукын раслап күп җырладың, аның язмышы өчен дәүләткә карата дәгъвалар белдереп, ”көчләреңне… кара көннәргә саклый алмыйча” яздың. Синең иҗатың бүген дә әле халык күңелендә. Ә инде бу кадерле, бәһасез шигырьләрең киләчәктә дә яңгырасын өчен, милләтебезнең яшәве кирәк.
Гәүһәрия Шәймәрданова, Әгерҗе шәһәре.