Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


7.11.2013

Туган як тарта

Һәрбер авылның үз тарихы, истәлекле урыннары, үзенчәлекле кешеләре бар. Әгерҗе районының Яңа Сләк авылы да үз халкы өчен кабатланмас, газиз һәм изге җир булып тора. Быел шушы авылда туып үскән кан-кардәшләр барысы бергә җыелып, авылдашлар очрашуын оештырган иде. Әлеге очрашу Яңа Сләк авылының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә күз салырга ярдәм итте.

Яңа Эсләк район үзәгеннән 84 чак­рым ераклыкта урнашкан. Моннан 84 ел элек Иске Сләк авылыннан берничә гаилә хуҗалык әйберләрен кул арбасына төяп, терлекләрен җитәкләп, 12 чакрым ераклыктагы әрем үскән җиргә күчеп нигезләгәннәр. Яңа урынга төпләнгәнгә күрә аны «Яңа Сләк» дип атаганнар да инде. Ә Сләк сүзе каян килеп чыккан соң? Иске Сләк авылының чын исеме Песләк (Песнәк) булып, соңрак Сләк рәвешенә үзгәргән. Риваятьләргә караганда, элек бу тирәдәге калын урманнарда песнәкләр күп булган.

Колхозлашу елларында Яңа Сләктә 75 хуҗалык исәпләнгән. Авыл гомер-гомергә бер урамлы гына булган. “Ул елларда Әминнәр нәселе авылның яртысын тәшкил итә иде”, — дип сөйлиләр өлкән буын кешеләре. 3 бертуган Рәхмәтулла, Зариф, Шәймөхәммәт Әминевлар гаиләләренең өйләре дә рәттән булган. Чын хезмәт кешеләре булганнар агай-энеләр. Һәр йортта 5-6, хәтта 7-8 бала булуын исәпкә алсак, ул елларда Яңа Сләкнең халкы шактыйга җыелган. Хәкимовлар, Сибгатуллиннар, Арслановлар, Абдуллиннар, Мөслимовлар, Хөснетдиновлар, Әминевлар, Миңнекәевлар, Ихсановлар, Булгаковлар, Хәмидуллиннар, Тимуршиннар гаиләләре — иң ишлеләрдән  булган.

Миннәхмәт абзый Ихсанов сугыш елларында авылда иң хөрмәтле кеше булган. Ул авылдашларын сарык тиресеннән тун-толыплар, юрганнар тегеп сөендергән. Яңа Сләк кечкенә булса да, гармунчылары белән дан тоткан. Каеровлар, Атамановлар, Сибгатуллиннар, Ихсановлар, Җәлиловлар һәр бәйрәмне гармун моңына күмгәннәр. Сибгатуллиннар нәселеннән Ринат — республикада танылган баянчы. Ул Әлфия Авзалова, соңрак Зәйнәп Фәрхетдинова -Зөфәр Билалов белән концертлар да куеп йөргән.

Бүгенге көндә Яңа Сләктә 16 хуҗалыкта 26 кеше гомер кичерә. Кышка 6 әби балалары янына шәһәргә китә. Авыл олы юл өстендә булганлыктан, урамга асфальт түшәлгән. Су колонкалары булмаса да, коелар бар. Кибет тә, клуб та, медпункт та юк, газ да кермәгән. Халык кирәк-яракка Кадыбашка, Исәнбайга йөри. Авылда иң өлкән кеше — 89 яшьлек Зәйтүнә әби Хәмидуллина. Галия Сибгатуллина, Хәния Җәлилова, Зәйтүнә Әминова, Мөнирә Хәкимова, Рәйсә Миңнекәева, Рәшидә Мөслимова, Мәдинә Галләмова, Наҗия Әминева, Сәкинә Җәлилова да — 80не узган карчыклар. Авылның иң нәни кешесе — Зәйтүнә әбинең оныкчыгы Самат Хәмидуллинга 3 ай. “Авылыбыз бик матур безнең. Күп йортлар буш торса да, аларны да ташламыйбыз. Үләннәрне чабып, тәртиптә тотарга тырышабыз. Җәен, әбиләре янына каладан бала-чага кайткач, урамыбыз җанланып китә. Ә кышын күңелсезрәк инде. Шулай да авылдан китәсе килми”, — ди Яңа Сләкнең активисты Фәния ханым Хәмидуллина. Суфия апа Булгакова да төп нигездә 4 туганын каршы алып яши. Һәр көнне әбиләрнең хәлләрен белеп торучы бу ике апа авылны яшәтү өчен тырышучылар дисәк тә ялгыш булмас. Биредә Равил-Гөлфия Әхмәдишиннар гаиләсе генә сыер асрый. “Бер сөтлебикә бөтен авылны туендыра”, — диләр авыл апалары шаяртып.

Узган ел Казанда яшәүче авылдашлары Альберт Арсланов тәкъдиме белән беренче тапкыр очрашкан булганнар. “Элегрәк Кадыбаш Сабан туена кайтканда Алга, Татарстан авылларында туып-үскәннәрнең очрашырга җыенуларын ишетә идем. “Ә нигә безгә дә очрашу уздырмаска әле”, дигән уй һич кенә дә тынгылык бирмәде. Һәм бу хыялны узган ел тормышка ашырдык. Хәзер ел саен мондый матур бәйрәм уздырачакбыз”, — диде Альберт әфәнде.

Миләүшә Ягъфәрова, Әгерҗе шәһәре