Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Туган як буйлап
27.09.2012

Туган як буйлап

Удмуртия җирлегендә икенче ел инде «Туган якны яратып» дигән проектны тормышка ашыру буенча эшләр башкарыла. Әлеге проектны милли-мәдәни оешмалар башлап җибәргәннәр hәм эзлекле рәвештә алып баралар. Аларның төп бурычы — милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту hәм авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү. Бер төркем активистлар шушы изге уй-теләкләр белән 19 сентябрь көнне «Халыклар дуслыгы йорты»ннан Кече Пурга районына юлга чыктылар. Еврей, әзербайҗан, әрмән, рус, удмурт халыкларының милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре, аларның иҗат төркемнәре арасында Татар иҗтимагый үзәгеннән вәкилләр булмаса да, әлеге чараны оештыруга аларның дә ярдәме барлыгы турында әйттеләр. Кече Пурга хакимияте җитәкчеләре кунаклар киләсен алдан белгәннәр hәм көтеп торганнар. Очрашу барышында Кече Пурга районы җитәкчесе Шишкин Леонид районның ирешкән уңышлары турында бик тәфсилләп сөйләде, кайбер өлкәләрдә ярдәм кирәклеге турында әйтте.

Кече Пурга районының үзәк китапханәсендә авыллардан килгән мәдәният йортлары җитәкчеләре hәм активистлар белән очрашу булды. Аларның сораулары конкрет hәм җитди иде. Клубларда үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә яшьләрнең шөгыльләнмәве, костюмнар тегү өчен акча җитмәве, музыка коралларының бик иске булуы борчый аларны. Хәтта «Бурановские бабушки» ансамбленең җитәкчесе Туктарева Ольга да эшләргә бик авыр булуы турында сөйләде. Туган телне саклау проблемасының бар җирдә кискен торуы ачыкланды. Балалар бакчаларында төрле чаралар үткәрелеп торса да, өйдә, урамда туган телнең аз кулланылуы, хәтта удмурт телендә котлау открыткаларының да булмавы, кече яшьтәге балалар өчен китаплар әзлеге турында борчылып сөйләделәр. Чыгыш ясаучылар арасында: “Әрмән, татар гаиләләрендә балаларга тәрбия бирүне үрнәк итеп алырлык”, — диючеләр дә булды.

Аннан соң шул ук бинада Милли сәясәт министрлыгының мәгълњмат буенча җаваплы белгече Орлов Павел Удмуртия җирлегендәге милләтләр арасындагы мөнәсәбәт турында лекция укыды. Аның әйтүенчә, Удмуртия җирлегендә бу яктан тыныч, шулай да, кайсыбер очракларда барыбер читтән килгәннәргә караш бик үк уңай түгел. “Хәзерге буын Советлар Союзы беткәннән соң дөньяга килгән. Алар арасында милли тәрбия алып барылмый диярлек”, — диде ул.

Көннең икенче яртысында районның ике авылына бару планлаштырылган иде. Мин Иске Монья авылына барырга булдым. Бу авылда безнең милләттәшебез — 3 бала белән тол калган Чумарева Лидия яши икән. Менә шушы гаиләгә акчалата ярдәм hәм балаларга күчтәнәчләр алып барылды. Әни кеше үзе өйдә туры килмәде. Ләкин балалар hәм ике әбисе без киләсене белеп, көтеп торганнар. Лидия ханым яшь булуына карамастан, уңган, тырыш, үзе дә, балалар да спорт белән шөгыльләнәләр. Балалар бик горурланып, әниләренең йөгерү, чаңгыда узышу, баскетбол уеннарында җиңү яулап алган төрле медальләрен күрсәттеләр. Үзләренең дә медальләре бар икән инде. Њз куллары белән төрле уенчыклар ясыйлар икән. Менә шулай авырлыкларга бирешмичә, тырышып яши бу гаилә. Еврей милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Марк Гольдин, әзербайҗан милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Ильгар Халилов бу гаиләнең кайбер проблемаларын чишү турында район хакимияте җитәкчеләре белән сөйләшәчәкләре хакында белдерделәр. Шундый ук акция районның Ильинское авылына да оештырылды. Анда 3 баланы әтиләре берүзе тәрбияли икән.

19.00 сәгатьтә Кече Пурга мәдәният йортында Ижаудан килгән милли-мәдәни оешмаларның сәнгать түгәрәгенә йөрүче артист-кунаклар көче белән куелган концерт булды. Концертта удмурт, әзербайҗан, әрмән, рус халык биюләрен күрсәттеләр, җырлар яңгырады. Мондый сәяхәтләр киләчәктә башка районнарга да оештырылачак. Ә делегация вәкилләрен ашату әрмән милләте әгъзалары тарафыннан оештырылган иде. Алар тәмле ризыклар белән үз кафеларында сыйладылар.

 

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре