Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Туган якны өйрәнүчеләр бергә җыелды
1.12.2016

Туган якны өйрәнүчеләр бергә җыелды

18 — 20 ноябрь көннәрендә Башкортстанның башкаласы Уфада Бөтендөнья татар конгрессы һәм тугандаш Башкортстанда эшләп килгән “Берлек” мәдәни-агарту оешмасы Бөтенрәсәй татар туган якны өйрәнүчеләр җыенын оештырды.

Анда Казан, Мәскәү, Чиләбе, Оренбург, Төмән, Пермь, Сарытау, Әстерхан, Кырым, Кытай һәм башка төбәкләрдән 100гә якын кеше катнашты.
Уфага килгән кунакларны бик яхшы каршы алдылар, “Атола” кунакханәсенә урнаштырдылар, шул ук көнне кичке Уфа буйлап сәяхәт оештырылды. Бу сәяхәт вакытында без Уфаның иң матур урамнарын, биналарын күрдек. Салават Юлаев һәйкәле, Опера һәм балет театры, Исламия мәдрәсәсе, Мәҗит Гафури яшәгән йорт, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры кебек онытылмаслык гаҗәеп биналар кунаклар күңелендә тирән эз калдырды. Бизәлгән урамнар бөтен кешене таң калдырды.
Безнең төп эшебез 19 ноябрьдә иртәнге сәгатьтә “Башкортстан” кунакханәсендә башланып китте. Кунакларны иң элек “Сәләт” шигырь театры сәламләде. Укучылар Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури шигырьләрен укыдылар. Аннан соң җыен имам-хатип Мөхәммәт чыгышы белән дәвам итте. Килгән кунакларны “Берлек” татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Гыйльметдинов сәламләде. Ул үзенең чыгышында татарларлар тарихының әле билгеле булмаган вакыйгаларын, бигрәк тә Алтын Урда тарихын тирәннән өйрәнү өстендә эшләүне бүгенге көн таләбе итеп куйды. Тарих дәреслекләренең бик тә сай булуы, анда татарлар тарихы бөтенләй яктыртылмаганын да ассызыклады ул.
Тарих фәннәре докторы, профессор Дамир Исхаков кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Алдагы көннәрдә “Европа татарлары” дигән күләмле китап, шулай ук “Туган җир” дип аталган журнал чыгачагын әйтте. “Һәр республикада яшәгән туган җирне өйрәнүче татар гомуми программага өлеш кертергә тиеш”, — диде галим. Казаннан Фәрит Уразаев үзенең чыгышында татар авыллары тарихы турында ялкынланып сөйләде. Ул форумда катнашучылар алдында нәсел шәҗәрәсен төзү турында сүз кузгалтты, бу эшкә гаиләләрне тартуга зур әһәмият бирергә кирәклекне әйтте. “Бүгенге көнне, — диде ул, — татарларның 25 %ы авылда яши, ә 75% — шәһәрдә. Шуңа күрә, “Тарих гаиләдән башлана” дигән сүзләрне истә тотып, үз нәселеңнең тамырларын белергә кирәк”.
Татарстанның Тарих институтында зур тикшеренүләр алып баручы тарих фәннәре докторы А. Ә Борһанов “Туган як тарихын өйрәнүне тирә-якта булган елга, күлләр, урманнар, туфракның сыйфатыннан башларга кирәклеген аңлатты.
“Авылда урнашкан һәйкәлләр, җирле архив материаллары, каберлекләр, мәчетләр, мәктәп музейлары — болар барсы да өйрәнелеп, анда табылган материаллар конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә чагылыш тапса, энциклопедия тудырырга булыр иде”, — диде ул. Аның әйткән фикерен катнашучылар да хуплады.
Магнитогорск шәһәреннән килгән Равил Хөснетдинов бу шәһәрдә яшәүче халыкның, бигрәк тә татарларның XX гасырның 30 — 40нчы елларындагы, авыр тормышларын сурәтләде.
Мәскәү каласыннан килгән милләттәшебез Мансур Хәкимов Россия тарихына зур өлеш керткән татарларны бергә җыйнап китап чыгарырга тәкъдим итте.
Саратов кунагы Фәрит Рәшитов та үзе яшәгән шәһәрнең тарихы белән кыскача таныштырып, татарларның бу якларга ничек килгәне белән таныштырды.
Удмуртия делегациясе вәкиле Резидә Әхмәтвәлиева милли музейның эше турында сөйләде, алдагы көннәргә эш планнарын яктыртты.
Форумда бердәм резолюция кабул ителде, март аенда Казанда узачак корылтайга әзерлек турында мәгълүматләр җиткерелде. Без барыбыз да бу форумнан канатланып кайттык.

Гөлфидә Мәрдәнова,
Ижау шәһәре.