Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Туган ягы кирәк кешегә
31.03.2012

Туган ягы кирәк кешегә

Зарифуллин Нәсих абый белән Тәгъзимә апа күрше авыллардан бер-берсен табышып, кавышып, 8 бала табып, ямьле Агыйдел буйларында төпләнеп, кинәнеп яшәп ятканда, 6 яшьлек балалары үлеп, тормыш ачы хәсрәткә сала аларны. Кайгыдан  айнып та өлгермиләр, су басу хәбәре килеп җитә, язмыш җилләре аларны бирегә китерә. 7 бала белән чит җирләрдә урнашу, ияләшү җиңел булмагандыр, әлбәттә. Тик, биш яшендә әнисен, ун яшендә әтисен югалтып, үги әни тәрбиясендә үскән Тәгъзимә апа авырлыкларга бирешә торган түгел. Нәсих абыйның (ул инде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын!): «Кешенең ак ягы һәм кара ягы була, беркем дә аклыктан гына тормый, һәркемнең гөнаһы бар, тик ак ягын адәм баласы гомер буе арттырырга тиеш», — дигән гап-гади сүзләре истә калган. Ул гаилә шундый гади, тыйнак иде ки, мин Тәгъзимә апаның бик күп медальләре, бүләкләре барлыгын соңгы вакытта гына белдем, аны (бик кызганыч!) үзем эшләгән чорда «Герой ана» буларак сәхнә түрендә утырта да алмадым, ә ул, ире белән, берни дә булмагандай, Исәнбай авылы үсешенә үз өлешләрен кертеп яши бирде. Дүрт уллары, Ходайга шөкер, армия сафларында хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтты. Җиде баланы укытып, олы тормыш юлына чыгардылар. Озак еллар сабантуйларда җиңү яулаган, бу милли бәйрәмнең алыштыргысыз оештыручы-хакиме, тәҗрибәле механизатор, яшьләр өчен остазга әверелгән Динәис Зарифуллинны районда да бик яхшы беләләр. Рәсил район урманчылары арасында танылды, аны хезмәттәшләре  киң күңелле, кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр. Тәгъзимә апа бүгенге көндә авылда улы Рәшит, килене Гөлнара белән яши. «Өем җылы, балаларым әйбәт, оныгым бар, Ходайга мең шөкер», — ди ул, тормышыннан канәгать булуын сиздереп. Әйе, Рәшитенең кулы оста, агачка да, тимергә дә килешеп тора, яңа өй дә салып керделәр. Гомумән, дүртесе дә бик матур йорт­лар төзеделәр малайлар, тик кызганыч, Рәиснең генә гомере кыска булды. Кызлары хакында исә Тәгъзимә апа, горурланып: «Мин Ижауга өч кыз үстереп бирдем!» — ди. Бу язлар белән киләчәк матур юбилеен билгеләп үтәргә җыенып йөрүче Ринасы, 30(!) ел дәвамында Удмуртия  Республикасының клиник хастаханәсендә эшли. Чибәрлеген, зифалыгын саклап кала алган бу сөйкемле ханым, өендә дә уңган хуҗабикә, кадерле хатын, сөекле әни. Рәзинә белән Рәсилә – сәүдә алдынгылары, җитеш, мул тормышта яшиләр. Рәзинә бу көннәрдә тагын бер игелекле гамәле белән күпләрне таң калдырды. Каты авырудан абыйсы Рәиснең хатыны Алсу үлгәч, дөм ятим калган ике кызын тәрбиягә алырга булды ул. «Бу эшне башкарып чыгуда, документларны әзерләүдә нык ярдәм иткән авыл җирлеге башлыгы Фәнил Фаиз улы Сираевка, аның урынбасары Роза Касыйм кызы Ханнановага бик рәхмәтле без», — диләр кызлар беравыздан.

Әйе, тормыш – ул көрәш! Кешегә әле шатлыгы килә, шатлык артыннан ук кайгысы йөрәкне кисә, картлыкка ияреп ялгызлык пәйда була — чыда, түз! Тик Тәгъзимә апа шатлыкта да, кайгыда да ялгыз түгел, аның таянырдай имән кебек уллары, киленнәре, кызлары-кияүләре, 11 оныгы бар! Ямь-яшел урамнары белән Татар Әҗбие төшләренә кереп йөдәтсә дә, сер бирмичә:

«Язмыш кушкач, якын иттем
Исәнбай урамнарын.
Монда минем торган җирем,
Оныклар, балаларым»,

— дип әкрен генә, көйләп кенә гомер дисбесенең 82нче төймәсен шудыра…

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы