Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Туган ягым
8.10.2015

Туган ягым

Лилия Рә

Туган ягым, мәшһүр Урал сине
Давыллардан каплап йоклаткан.
Итәгенә алып тибрәткән дә,
Курай моңы сузып җырлаткан.

Синең язлар нәни эзләремне
Умырзая тезеп санаган,
Тыкрыкларың сабый сукмагымны
Чирәмнәргә төреп саклаган…

Күз чагылыр ап-ак карларыңа
Балачагым ятып аунаган,
Беркайда юк мине синдәй көткән,
Бер җир дә юк, синдәй сагынган.

Гомер нурым синнән нокта алып,
Якты сибеп ерак сузылган,
Матур җирләр бик күп булсалар да,
Минем җырлар сиңа омтылган.

…Барыр юллар чиксез булсалар да,
Кайтыр юлым синдә тукталган!
Сарапул шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Акылсызлык

Мин акылны җуйдым
бугай ахры,
Баш очымда
Акыл көлә
Баштан аерылып чыкканына мәллә сөенә.
Акыл миннән читтә йөри әле —
Чыгып качты,
Сыялмагач башка.
Рухи азык табалмыйча йөри.
Йөрсен әйдә,
Риза булып ачка…
Ә минем баш яңа фикер
туплый,
Янә акыл туплый,
Яңаны
— Сиңа җитәр… җитәр
калганы
Баш эчендә берәү акыл сата,
Гамьсез акылсызлык,
хата, хата…
Мин акылны җуйган
идем беркөн.
Хәзер акыл
Мине җуеп ята.

Иж-Бубый авылы.

Зөһрә Шиһапова
Көзләр әле яңа башланды

Яшь чакларда барсын хуп күрәсең,
Салкын кыш та тәнне өшетми.
Көтмәгәндә килгән моңсу көз дә
Йөрәкләрне һич тә куркытмый.

Бар да алда! Матур хыяллар да
Ирешердәй кебек тоела.
Ә күңелдә мәхәббәт тә булса,
Кыш та, көз дә тоташ яз була.

Бөтен дөнья сине сөя кебек,
Бар нәрсәгә күңел омтыла.
Шул чакларның кадерен белеп кенә
Яшисе иде тагын дөньяда.

Юк шул инде, сулар кире акмый,
Яшь чакларга юллар өзелгән.
Җәй дә узмый, көзләр килеп җитте,
Күңелләргә сагыш-моң кергән.

Ә шулай да бик боекмыйк әле,
Картлыкның да бар бит үз яме,
Алтын көзләр чак башланды гына —
Салкын кышның кайнар сәламе.

Ижау шәһәре.

Рамил Мухгалин
Сыйныфташларга

(очрашудан соң туган уйлар)

Мәктәп каршындагы ак каеннар
Безне сагынып каршы алалар…
Соңгы кыңгырау чыңы, саубуллашу…
Ерагайды инде аралар…

Тик хәтердән һич тә җуелмаслар
Мөгаллимнәр, үткән дәресләр…
Балачак ул мәңге озата бара,
Диюләре бик-бик дөрес лә…

Мәктәп бакчасында -алмагачлар,
Чәчәк тулы матур түтәлләр.
Канат ныгытып очкан балаларын
Купшыланып, сагынып көтәләр.

Еллар, юллар киртә була алмас,
Һәрчак шулай күрешергә язсын.
Кайда яшәсәк тә язмыш безне
Мәктәп сукмагына алып кайтсын!

Исән-имин очрашырга язсын,
Өзелмәсен берүк гомерләр!
Балачакның изге хатирәсен
Югалтмасын безнең күңелләр!

Исәнбай авылы.

Гөлсинә Фәсхетдинова
Тормыш, мин яратам сине!

Гомер көзем инде килсә дә,
Тормыш, сине шундый яратам.
Яши-яши синнән көч алып,
Кайгы-хәсрәтләрем таратам.

Тормыш, сине шундый яратам мин,
Ничәнче кат шуны исбатлыйм.
Ничәнче кат авырлыкны җиңеп,
Язмыш кушканнарны кабатлыйм.

Тормыш, сине яратканга, зарыгып
Көтәм язлар кире кайтканын.
Яшел хәтфә булып җир яшәреп
Умырзая чәчәк атканын.

Тормыш, сине өзелеп яратамын —
Алтын көзең, сары урманың.
Кояш нурларында каеннарның
Талгын җирдә яфрак койганын.

Тормыш, сөям сине, рәхәт күрү
Якын дусларымның йөзләрен,
Рәхмәт тормыш, җиткерә алганга
Дусларыма изге теләгем.

Чайковский шәһәре.