Туган туганы белән бәхетле
Иртән йокымнан торып,чәй әзерләп йөргәндә, һәркөнне диярлек, телефон шалтырый. Балык Бистәсендә яшәүче олы апам Люция: ”Иртүк иң беренче булып, синең тавышыңны ишетәсем килә!” — ди. Миңа шул сүзләр җитә кала, юк-барны сәбәп итеп, зарланып алган булам, авыл хәлләрен сөйлим, үзенең хәлен сорашам… Инде җиде дистәсен тутырган апамның миңа кечкенә вакыттагыча, яратып: ”Ий, җаным!” – дип, бер эндәшүе дә миңа көн озынына җитәрлек көч өсти. Ул арада Алексеевскида яшәүче Роза апам шалтырата: ”Җаным, мәктәпкә ашыгам, синең хәлеңне белеп китим дигән идем…” Алтмышыма якынлашып килсәм дә, мин алар өчен, күрәсең, һаман да иң кече, иң кадерле иркә сеңел. Әле минем гел аралашып, хәбәрләшеп торучы яраткан абыем Фәрит һәм җиңгәм дә бар. Алар да Балык Бистәсендә яши. “Туган туганы белән бәхетле” дип җырлана бер җырда. Нинди дөрес сүзләр! Мин бик бәхетле!
Туганнарның да төрлесе була бит. Мал-мөлкәт өчен туганлык җепләрен өзүчеләр бихисап. Айлар, еллар буена күрешмичә яшәгәннәр дә бик күп. Үземнең дә бик гыйбрәтле хәлләрнең шаһиты булганым бар. Күренмәс туганлык җепләре ни өчен өзелә? Хикмәт нәрсәдә? Бер карында яткан, бер үк тәрбия алган балалар ни өчен бер-берсен “ашыйлар”, ташлыйлар? Бу, мөгаен, мәңгелек сораудыр…
Ә без, Аллага шөкер, бергә! Мин туган йортымда — әти-әни нигезендә яшим. Бу минем өчен олы бәхет кенә түгел, зур җаваплылык та. Төп нигездә төпчек яшәү табигый булса да, биредә әти-әни төсен саклау, борынгыдан килгән гаилә кыйммәтләрен, го-реф-гадәтләрен югалтмау минем бурыч булып тора. Туганнарым туган йортта еш кунак, алар кайтуга тәмле ризыклар, кайнар бәлеш, чәкчәк, төш пешерү – минем иң яраткан гадәти эшемдер, мөгаен! Алар сыйланып, минем уңганлыгыма, булганлыгыма куанып, рәхмәтләр укып, дога кылганда, миннән дә бәхетле кеше юктыр. Ә алар икеләтә бәхетле: ”Ярый әле син бар! Төп йортыбызның утларын сүндермичә озак яшә!” – диләр алар сөенешеп. Бергәләшеп зиярәт кылу, якыннарыбызга хәер-сәдәка биреп, дога кылдыру, Коръән ашлары үткәрү безне тагын да якынайта.
Лаеклы ялга чыккач, үзем дә аларга еш бара алам. Ике апамның да юбилейларын гөрләтеп үткәрдек. Һәр якның үз гадәтләре, үз йолалары булса да, мин анда үзебезчә токмачлы аш, итле бәлеш, милли горурлыгыбыз чәкчәк белән сыйларга тырышам. Апаларым янәшәсендә һәрвакыт терәк булып, кирәк булып яшәүче җизниләрем дә бар минем. Рафаэль җизни гомере буе төзелеш эшләре буенча җитәкче урыннарда эшләп, лаеклы ялга чыкты. Әнәс җизни – барыбыз да белә, ярата торган Биләр тыюлыгында директор вазифасын башкара. Бик чибәр, мөлаем, бәхетле апамнарга карыйм да, игътибарлы, хатын-кыз кадерен белә торган җизниләремә рәхмәт укыйм. Ире яхшының хатыны картаймас, диләр бит. Хәер, апамнар картаерга үзләре дә бик ашыкмый. Балалар тәрбиячесе һөнәрен сайлаган нечкә күңелле, матурлык яратучы Люция апа гомере буе шәл бәйләү, чигү белән шөгыльләнде. Чигүле мендәр тышлары, өстәл җәймәләре, матчалыклар аның кул җимешләре булды. Хәзер исә өйләрен аның кулы белән чигелгән картиналар бизи, ниндиләре генә юк аларның! Ә иң зур куанычлары – югары белем алып, олы тормыш юлына аяк баскан уллары, аларның тату гаиләләре, дүрт оныклары.
Роза апам инде 43 ел (!) балаларга туган телдә сөйләшү генә түгел, туган телдә уйлау, фикер йөртү, аралашу, фикереңне әйтә белү нечкәлекләрен өйрәтә. Укучыларының, хәтта рус телле балаларның да татар теле бәйгеләрендә җиңү яулавы – мөгаллимәнең оста, тырыш булуын, үз эшен яратуын күрсәтә. Апам — берничә грант иясе. Бүгенге көндә туган телебез бик күп кыенлыклар, каршылыклар кичергәндә дә, йөрәге белән яраткан эшенә тугрылыгын саклап, укучыларын төрле ярышларга әзерли, алып бара. Үзе дә даими рәвештә белемен күтәрә, эзләнә, күп укый… Укучылары соңгы айларда Новгородта үткән Бөтенроссия конкурсында, халыкара “Илһамият” бәйгесендә призлы урыннар яулап бик сөендерде аны. Мин аның олы җанлы, хисле күңелле булуына, зәвык белән киенүенә сокланам һәм горурланам. Кем туганы дигәндә, алар бит – минекеләр!
Роза апам университет баскычларыннан җитәкләшеп йөргән, соңыннан кавышкан Әнәс җизни белән ике ул үстереп, бүген инде биш оныкка куанып яшиләр алар.
Әйе, берсе чигә, берсе шигырь үрә… Мин дә калышмыйм: вакыт-вакыт, күңел кузагым ярылганда, хисләремне ак кәгазьгә түгәм… Күңел җылымны балаларыма, оныгыма, үзем тәрбияли торган әбиләремә өләшәм, төпчек буларак, төп нигез ниргәләрендә әти-әни рухын саклыйм. Бергә тату-дус булуыбызга сөенәм. Һәр таңны: “Аллага шөкер, балаларым, туганнарым исән, Аллага шөкер, без бергә!” – дип каршы алам. Барыбызга да бер-беребезгә кирәк булып, чын туганнарча яшәүләр насыйп булсын!
Зөлфия Муллина, Исәнбай авылы.