Туган тел
Быелгы уку елында 116нчы балалар бакчасында татар теле дәресләренә җиде төркемнән 98 бала йөри. Алар белән без татарча уеннар, шигырьләр, жырлар, биюләр өйрәнәбез. Балаларны татар халкының мәдәнияте белән таныштырабыз. Татар теле дәресләрен мин үзем алып барам, ә төркемнәрдәге татар тәрбиячеләре бу эшне ныгыталар, кабатлыйлар, туган телнең кирәклеген, матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерәләр. Без үзебезнең эш тәҗрибәбезне бик теләп хезмәттәшләребез белән дә уртаклашабыз. Шәһәребезнең балалар бакчалары белән милли тәрбия эше буенча тыгыз элемтәдә эшләүче Екатерина Русанованың эш планы нигезендә безнең 116нчы балалар бакчасында шәһәркүләм очрашу оештырылды.
Замана үзгәргән саен яңа таләпләр туа. Балалар бакчаларында да компьютер, Интернетны кулланып, дәресләр үткәрү вакыты килеп житте. Беренче карашка югалып калучылар булса да, күп кенә тәрбиячеләр бу юнәлешне бик теләп кабул иттеләр. Безнең бакчада үткәрелгән методик берләшмәнең дә максаты — компьютер, Интернет аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту булды.
Дәресне беренче ел гына татар теле дәресләрендә шөгыльләнүче уртанчылар төркеме балалары белән үткәрдем. Әбиләргә кунакка нәрсә белән барасын балалар интерактив такта аша белделәр. Әбигә әтәч, тавык, чеби турында сөйләделәр. Әби биргән йомырка белән татар халкының «Йомырка» дигән сүзле түгәрәк уенын да уйнадылар. Дәрес барышында бер генә рус сүзе дә әйтелмәде. Дәрес уен алымы белән алып барылганлыктан, балаларга да, кунакларга да ошады.
“Альтернатива” психологы Резеда Исламова һәм Екатерина Русанова дәреснең ФГОС таләпләренә туры килүенә, балаларның бик теләп татар телендә сөйләшүләренә, кунаклардан куркып калмауларына басым ясадылар һәм бу очрашудан бик канәгать калганнарын белдерделәр.
Балаларга милли тәрбия бирүдә, милләтләр арасында үзара дуслык тәрбияләү өлкәсендә төрледән-төрле кызыграк алымнар кулланырга тырышабыз. «Ярминкә» бәйрәме мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркеме балалары катнашында барды. Балалар рус, удмурт, татар халыкларының милли киемнәрен киеп жырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Килгән кунакларны үз милләтләре, милли киемнәре, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Ярминкәне рус халык жырлары, биюләре, уеннары бизәсәләр, Айрат белән Айдар Шакировлар юкә кайрысын елга суында йомшартып үрелгән чабаталар турында сөйләделәр һәм дуслары белән «Чабата» җырын башкардылар. Һәркем үз товарын мактады: татар халык ашларыннан пәрәмәч тә, чәкчәк тә сатылды. Бөтен милләт балалары бергәләп татарча «Түбәтәй», русча «Кулъяулык», удмуртча «Капкалы» җырлы-биюле түгәрәк уеннарын уйнадылар. Бәйрәмнең төп герое — бик бай сәүдәгәр. Ул яраткан кызының соравы буенча иң кирәкле, иң матур күчтәнәч эзләде, ләкин иң кирәкле бүләкне кызына тапмавын белдергәч, балалар аңа: «Теле юк — үзе аңлата», — дип, табышмак әйттеләр. Җавапны табуга интерактив тактада «Удмурт кыл», «Туган тел», «Родной язык» китаплары урын алды. Балалар да, кунаклар да дөньяда иң кадерле нәрсә үз туган телең икәнен аңладылар.
Рәсилә Гатауллина, Ижау шәһәре, 116нчы балалар бакчасы.