Туган тел чит телләр белән бертигез өйрәнелергә тиеш
Миңа июнь аенда Россия төбәкләрендә татар телен өйрәнү мәсьәләләре буенча Казан шәһәрендә узган семинар-киңәшмәдә катнашу бәхете насыйп булды. Удмуртиядән делегация составында 7 кеше: Ижауның 6нчы татар гимназиясе, 97нче “Гармония” мәктәбе (2 кеше), Ижауның 12нче мәктәбе, Сарапул шәһәренең 21нче мәктәбе, Воткинск, Кизнер шәһәрләре мәктәпләренең татар теле укытучылары, белгечләре барды. Биредә Россия субъектларының милли белем бирү кураторлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. “Заманча укытучыга — заманча таләпләр” дигән темага багышланган пленар утырыш Казанның 180нче күп профильле полилингваль гимназиясендә үтте.
Семинар-киңәшмә кысаларында без Казанның милли мәктәпләренең һәм 180нче күп профильле полилингваль гимназиянең эш тәҗрибәсе белән таныштык, мастер-класслар карадык, милли белем бирү буенча күргәзмәләрдә булдык. Полилингваль балалар бакчасында, гимназиядә өч телдә иркен аралашучы балаларны күреп сөендек. Арчадагы “Әлифба” музеенда, Иске Казанда, Кырлайда экскурсиядә булдык. Г.Камал театрында спектакль карау бәхете дә тиде. Сәяхәтебез уңышлы һәм файдалы булды: бик күп китаплар, дисклар, бүләкләр бирделәр һәм белемне камилләштерү турындагы таныклык та алдык.
Пленар утырышта яңгыраган доклад һәм чыгышларда милли мәгариф өлкәсендәге проблемалар, төбәкара хезмәттәшлекне оештыру үзенчәлекләре, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы төп тенденцияләр турында сүз барды, мөһим бурычлар билгеләнде. Киңәшмә кысаларында милли мәгариф буенча күргәзмәләр һәм остаханәләр оештырылды, узган уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм милли мәгарифне үстерү юнәлешләре билгеләнде. Бүгенге көндә Татарстан чит регионнарда туган телне саклап калу өчен зур көч куя һәм булганның барысын да эшли. Татар телен укытуны камилләштерүгә юнәлтелгән «Юл картасы»н тормышка ашыру буенча эш тә системалы рәвештә дәвам итә. Татар теле буенча укыту-методик комплекты камилләштерелә: татар теле буенча 89 укыту-методик комплекты федераль исемлеккә кертелгән, 24 укыту комплекты уңай бәя алып, Россиянең төрле төбәкләренә таратыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына грантлар алу мөмкинлеге бар, ел саен Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе уздырыда. Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: бүген Ижауда 9 гына татар теле укытучысы булуына карамастан, аларның 4се әлеге һөнәри конкурста катнаштылар. Киңәшмәдә катнашучылар милли мәгариф системасын камилләштерү өчен үзләренең тәкъдимнәрен дә керттеләр. Алар арасында милли белем алу өчен оптималь шартлар тудырырга, Концепцияне тормышка ашыру эшен дәвам итәргә, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләрен арттырырга кебекләре бар иде. Тәкъдим тәкъдим инде ул. Кызганыч: “Бу эшләрне ничек башкарырга?” дигән сорауга җавап бирүче булмады. Уйлап-уйлап торам да, үзем үк шушы сорауга җавап бирәм. Милли мәгарифтә барлык идеяләрнең генераторы булып һәрвакыт укытучы булды һәм шулай булып калачак та. Без бит практика укытучылары, без югары трибуналардан яңгыраган сүзләрдән түгел, ә гамәлләрдә өйрәнәбез. Миңа Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәктәп ошады. Әлеге мәктәп директоры Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина үз чыгышында милли мәгарифкә кагылышлы төп 4 бурычны билгеләде.
1. Кадрлар. Укытучы төрле яктан үсеш алган булырга, берничә тел белергә тиеш. Әлеге мәктәпнең гуманитар дисциплиналар укытучылары барлык телләрне дә белә. Рус әдәбиятын рус, татар, чит ил әдәбиятын өйрәнгәндә, текстларны шул телләрдә укыйлар. Балаларның, укытучыдан күреп, күп тел белергә омтылышы арта.
2. Укытуның эчтәлеге. Милли мәгарифне саклау фольклор һәм гореф-гадәтләрне өйрәнүгә түгел, ә күренекле шәхесләр белән танышуга, тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә таянырга тиеш.
3. Полилингваль укыту. Инглиз телен һәм туган телне укыту, яңа заманча технологияләр кулланып, югары дәрәҗәдә булырга тиеш.
4. Электрон дәреслекләр куллану.
Миңа калса, бу мәктәпнең мөһим үзенчәлеге – аларның «Мәктәп эчендә мәктәп» системасында үз эшләрен төзи алуларында. Мәктәп каршында татар телен өйрәтүче балалар бакчасы, музыка мәктәбе, Пушкин иҗат мәктәбе һәм медиамәктәп бар, барлык фәннәр буенча тулы бер архив, эш лабораторияләре булдырылган. “Ир-ат — телне саклау сагында” проекты һәм театр фестивале проекты уңышлы эшләп килә. Без физика, информатика һәм рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча 100әр балл, математика буенча 99 балл җыйган егетнең чыгышын тыңлап сокландык. Татар гимназиясендә укыганнан соң, Американың югары мәктәбенә укырга кереп, аспирантура тәмамлаган һәм 2 ел Германиянең әйдәп баручы югары уку йортларында эшләп, Татарстанга кире әйләнеп кайткан кыз белән дә горурландык. «Ни өчен кире кайттың?» дигән сорауга: “Мин баламның татар милләтеннән булуын телим», — дип җавап бирде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдиновның: “2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе бар. Аның кысаларында туган тел чит телләр белән бертигез өйрәнелергә тиеш, ә һәр мәктәпнең бурычы — моның өчен шартлар тудыру һәм укучыда кызыксыну уяту”, — дигән сүзләре исә киләчәккә өмет уятып, яңа эшләргә канатландырды.
Рәсимә Садыйкова,
татар теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.