Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Туган телне маяк итеп
20.11.2014

Туган телне маяк итеп

Балезино районының Кис­тем мәктәбе ел саен Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүче балаларны шигърият бәйрәменә җыя. Матур гадәткә кергән әлеге чара быел унынчы тапкыр уздырылды. Шушы уңайдан без бер төркем журналистлар: “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия Габбасова, Элмира Нигъмәтҗан, Фәнзилә Салихова, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Ибраһим Биектаулы Кистемгә юл тоттык. Күчтәнәчкә уку әсбаплары, әдәби китаплар алдык.
Быел шигырь уку бәйгесе беренче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 100, Бөек Җиңүгә 70 ел тулуны, шулай ук Украинада барган сугышларны күз уңында тотып, “Илнең күрке — тынычлык” дигән темага багышланды. Бил алышырга Балезино районының Падера, Юнда һәм район үзәгенең 2, 3, 5нче, Кожило мәктәпләреннән, Юкамен районының Починки, Засеково, Палагай мәктәпләреннән укучылар килгән иде.
Иң элек, укучылар, килгән кунаклар “Татар йорты музее” җитәкчесе Ильмир Касимов әзерләгән күргәзмә белән таныштылар. Соңыннан укучылар ике төркемгә бүленеп бил алыштылар. Бәйгедә классик язучылар белән берлектә Удмуртиядә яшәп иҗат итүче Шиһабетдин Садыйков, Гыйм­ран Сафин, Динар Абдуллин,Ринат Батталовларның да шигырьләре яңгырады. Укучылар сүзләрне дөрес, аңлаешлы әйтеп, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Сәхнә киемнәренә дә зур игътибар биргәннәр иде. Жюри әгъзаларына балаларның чыгышларын бәяләү җиңел генә бирелмәде.

Зарланырга вакытлары юк

Кистем авылында катнаш гаиләләрнең саны артуы, ул гаиләләрдә рус теленең өстенлек алуы безгә яхшы мәгълүм. Әле өстәвенә быел Удмуртиянең башка мәктәпләрендәге кебек, Кистем мәктәбендә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең саны кимегән. Тормышыбызга килеп кергән бу коточкыч руслашу чиреннән яшь буынны саклап калу өчен Кистемдә нинди эшләр башкаралар соң? Иң элек, Кистем мәчетенең имам хатибы Илмир Касимовның фикерен белдем.
“Балаларның үзара рус телендә аралашулары күңелемә кылчык булып кадала. Әмма бүген урамда русча сөйләшкән балаларның, сәхнәгә менеп, бернинди акцентсыз шигырьләрне әдәби телдә укуларына гаҗәпләндем. Бу минем күңелдә телебезгә карата өмет тә уятты, чөнки ике ел элек авылыбыз рус авылына әйләнә дип бик кайгыра башлаган идем, хәтта мәчет төзүнең кирәге бармы икән, дип икеләнгән чакларым да булды. Әмма катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның да татар телен ана телләренә санап, шигырь уку бәйгесендә катнашулары, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен өйрәнүләре, мәчеткә дин дәресләренә килүләре сөендерә. Шундый фикергә килдем: бала нинди телдә сөйләшүенә, фамилиясенә, әти-әнисе нинди милләт булуына карамастан, безнең төп максатыбыз — милли тәрбия бирү. Чынлыкта да, авылыбызда милләтләр буталды. Хәзер Кистемдә Касимовлар фамилиясе дә бетеп бара. Аңа карамастан, без катнаш гаиләдә үсүче балаларны читкә этәрергә тиеш түгел”, — диде ул.
Ильмир тормыш иптәше Зөһрә белән ике бала үстерәләр. Бүгенге бәйгедә кызлары Хәмидә кечкенәләр төркемендә беренче урынны алды. Аларның да балалары бакчадан, урамнан рус телендәге сүзләрне өйрәнеп кайталар, әмма гаилә башлыклары өйдә бары татар телендә генә сөйләшергә кирәклеген аңлатып торалар икән. “Күп кенә яшь әти-әниләр балаларына уңайлы булган рус теленә күчәләр. Балалар безне җиңәргә түгел, без аларны җиңәргә тиеш”, — ди Зөһрә.
Әлбәттә, халыкның милли тәрбиягә йөз белән борылулары мәктәптән башлана. Мәктәп директоры Әлфия Габделбари кызы сөйләвенчә, биредә дәресләрдән тыш татар теле, театр түгәрәкләре уза. Ел саен ноябрь аенда районара шигырь уку бәйгесе, ә декабрь аенда һәр сыйныф бер татар әсәрен сәхнәләштереп күрсәтә икән. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылалар. 21 февральдә Туган тел көнен дә Кистем мәктәбендә зурлап билгеләп үтәләр. Агымдагы елда алар элекке уеннарны өйрәтү максатыннан әти-әниләр белән “Кич утыру” бәйрәмен дә планлаштырганнар.
Мәктәптә ана теленә тиешле игътибар бирү нәтиҗәсендә укучылар Казанда узган халыкара шигырь уку бәйгеләрендә, төбәкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашып, мактаулы урыннар да яулаганнар. Үткән уку елында Зәринә Касимова “Нәфис сүз” номинациясендә беренче урынны алган. Быел башлангыч сыйныф укучылары татар теле буенча Интернет-олимпиадада көчләрен сынашырга керешкәннәр.
Кистем мәктәбендә укыту­чыларның: “Татар телен укыту сәгатьләре кимеде”, — дип зарланып утырмаулары, ә килеп туган хәлдән чыгу юлларын табулары сокландырды.

Мәдәният учагы

Укучылар күңеленә милли рух өрүдә Кистем мәдәният йортының да роле әйтеп бетергесез. Биредә кечкенәләр өчен “Тургайлар”, ә зурлар өчен “Айсылу” ансамбле эшли. Моннан тыш мәдәният сараенда думбра, балалайка, гитарада уйнарга, биергә, кул эшләренә өйрәтү түгәрәкләре эшли.
“Без мәктәп белән тыгыз элемтәдә торабыз. Озынайтыл­ган көн төркеменә йөрүче укучыларны укытучылары мәдәният йортына түгәрәккә алып киләләр. Кечкенәдән үк без алар белән эшләргә керешәбез. Үсә төшкәч, сәләтләрен тагын да үстерү өчен Балезино район үзәгенең сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнә башлыйлар. Укучыларның урамда бәрелеп-сугылып йөрергә вакытлары калмый”, — ди мәдәният йорты директоры Светлана Казбек кызы.
Укучылар арасында, мәктәпне тәмамлагач, мәдәният юнәлешен сайлаучылар байтак. Светлана Казбек кызы аларны исемнәрен атый-атый барлый башлагач, хәтта туктатырга мәҗбүр булдым, чөнки алар бик күп булып чыктылар. Араларында Алинә Касимова кебек “Лучший голос России” бәйгесендә грамота белән кайтканнары да бар икән.
Кистемдә мәдәният белән тормышларын бәйләмәгәннәр дә җыр-биюне үз итәләр. Катнаш гаиләдә үскән, әмма татар йолалары белән тәрбияләнгән Альфред Чебышев үткән ел үзенә 25 мең сумлык гармун алып, хәзер шул гармун белән халыкка хезмәт итә икән. Кистем кияве Валерий Васильев татар җырларын өйрәнергә мәдәният йортына йөри. Мәдәният йорты халыкны үзенә тартып торганга да әлеге авылның үзешчәннәре рес­публика күләмендә генә түгел, регионара бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясыйлар. Берничә ел рәттән кистемлеләрнең “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә мактаулы урыннар яулаулары газета укучыларга яхшы мәгълүм.
Ә без килгән көнне Светлана ханым “Кистемдә бер көн” дип аталган туристлар маршруты проекты өстендә эшли иде. Әлеге яңалык безнең үзебезгә дә бик кызыклы тоелды. Хәзер кистемлеләр үзләрендә тупланган тарихи байлыкны башкалар белән дә уртаклашалар, ягъни кызыксынучыларны туристлар маршруты нигезендә авылларында кабул итәләр икән. Аларга тарихи урыннарны күрсәтәләр, “Татар йорты” музее белән таныштыралар, мәдәният йортында борынгы уеннарны, йолаларны өйрәтәләр. Әлеге маршрут буенча Удмуртиянең татар сыйныфларында укучылар да сәяхәт итсәләр, бик күп мәгълүмат алырлар иде, дигән фикердә калдым мин үзем.
Әлфия Габделбари кызы, Светлана Казбек кызы белән әңгәмә корганда тагын бик күркәм бер күренешкә игътибар иттем. Бүгенге көндә мәктәптә белем бирүче 24 укытучының 18е нәкъ Кистем мәктәбен тәмамлаучылар, мәдәният йортында эшләүче Ренат, Диләрә, Зөлфия, Люцияләр дә шушы авылның кызлары, егетләре икән. Чыгарылыш сыйныф укучыларының һөнәр алгач, туган авылларына кайтулары мәртәбә түгелмени? Шуңа күрә дә авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы тулы куәткә эшли. Быелгы уку елыннан бакчада балалар саны да арткан. Хәзерге көндә 85 сабый тәрбияләнә. Бу күрсәткеч тә авылның киләчәге турында сөйли.
Кистемгә барган саен авылда заманча җиткерелгән йортларга да игътибар итәбез. “Хәзер тәлинкәле антенналар ярдәмендә Казан тапшыруларын карап барабыз. Татарстан авылларын күреп, үзебез дә алардан үрнәк алырга омтылабыз”, — диләр алар.
Шулай Татарстанны маяк итеп алганга күрә дә, биредә милли рух саклана да инде, дигән уйлар белән кайттым мин.

Рилия Закирова.