Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Туган телем – иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем
21.04.2022

Туган телем – иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем

14 апрельдә «Спартак» халык иҗаты йортында республикакүләм «Туган телем — иркә гөлем» конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. Ул — Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә ел саен узучы күркәм фестивальләрнең берсе. Гала-концертта Удмуртиянең Ижау, Сарапул, Можга шәһәрләреннән, Юкамен, Әгерҗе районнарыннан килгән җиңүче балалар катнашты.

“Туган телем — иркә гөлем” регионара конкурс ел саен туган телен яратучы, аны саклаучы, шул телдә сөйләшүче балаларны, әти-әниләрне, укытучыларны җыя. Милләтен, мәдәниятен, телен үстерүгә үзен­нән өлеш керткән балаларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларның киләчәктә дә татар телендә сөйләшүләрен, милләтләрен хөрмәт итүләрен телим”, – диде Милли сәясәт министрлыгы белгече Мальвина Уракбаева сәламләү сүзендә.
Бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган укучылар тарафыннан күпме матур шигырьләр яңгырады?! Алты яшьлек Әминә Четинкайа Гөлфия Исхакованың “Песи белән сөйләшү” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Кечкенә генә кыз каушамады да, сүзләрен дә онытмады. 10 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучысы Ралина Шәехова ул көнне күз явын алырлык иде. Бәйрәмгә Казан шәһәреннән махсус кайткан Алмаз Бәдертдиновның да шигырен укучылар яратып кабул иттеләр.

“Чулпан” теат­ры (җитәкчесе – Рәфилә Рәсүлева) сәх­нә­ләштергән “Елак батыр” әсәре бәйрәмнең күрке булды. Төп рольләрне хезмәттәшебез Гөлнара Вәлиеваның балалары башкарды. (Шунысын да билгеләп узарга кирәк: алар укыган мәктәптә татар сыйныфлары юк). Рус мохитендә үскән балаларга театрда уйнау өчен күпме татар сүзләрен ятларга, аларны сәнгатьле итеп сөйләргә кирәк? “Спартак” халык иҗаты йортына репетицияләргә шәһәрнең икенче башыннан килү дә зур ихтыяр көче сорый. Гөлнара һәм Рамил Вәлиевләргә “Афәрин!” – дип әйтәсе килә.
Бу конкурста ел саен Әгерҗе районы мәктәпләрендә укучылар актив катнашалар. Быелгы фестивальдә дә байтак кына мактау­лы урыннар алып, сәхнәдә лаеклы чыгыш ясап, таң калдырдылар. Тирсәдән килгән Нурислам Абдуллин фестиваль хакында фикере белән кызыксынгач: “Удмуртиядә татар мохите. Монда миңа бик ошый”, – дип, горур гына җавап бирде.

Бәйрәмгә Казан шәһәрендә нәшер ите­лүче «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларыннан да кунаклар килгән иде. «Сабантуй» журналының бүлек җитәкчесе Рәмилә Уваева укучыларның табышмак­лар, мәкальләр, шигырьләр белүләрен тик­шереп, истәлекле бүләкләр бирде. Удмуртия мәктәпләре укучыларының иҗаты урын алган “Сабантуй” журналын тантаналы рәвештә тапшырды.
“Тукай әйткәнчә, бездә бәйрәм бүген, бәйрәм бүген. Яз килеп, бөтен дөнья яшәр­гән вакытта “Туган телем — иркә гөлем” конкурс-фестивале уза. Бүген шушы сәхнәдә кечкенәдән алып зурларга кадәр балаларны күрдек. Әминә кебек кызларыбыз зур булып үсеп, Алмаз Бәдертдинов кебек олы сәхнәләрдән чыгыш ясарлык булып үсәрләр дип өметләнәбез.
Ел саен конкурс берничә номинациядә уза. Быел иншалар номинациясенә юлланган эшләрнең тирән эчтәлекле булуы безне сокландырды. Темаларны ача белгәнсез. Моның өчен укучыларга да, укытучыларга да бик зур рәхмәт”, – диде Рәмзия Габбасова.
Әйе, сәләтле укучыларны күреп алып, аларны үстерү укытучыдан нык тора. Можга шәһәреннән килгән Алия Галимова бу конкурста катнашып, җиңү яулавына җитәкчесе Эльвира Насыйбуллинага рәхмәтле. “Кукмарада мәктәптә укыганда, конкурсларда катнашканым булмады. Монда килгәч, мине Эльвира апа Насыйбуллина күреп алды. Үткән елны да “Туган телем — иркә гөлем” конкурсының иншалар бәйгесендә беренче урынны алган идем. Шигырь уку конкурсында нык катнашасым килгән иде. Эльвира апа Насыйбуллина ярдәме белән ул хыялымны да тормышка ашырдым”, – ди Алия Галимова.

“Медицина көллиятенә укырга килгән балаларны милли чараларга, конкурсларга тартырга тырышам. “Әйдәгез, шундый бәйге була, катнашабыз”, – дигәч тә, балалар шунда ук күтәреп алмыйлар. Мин аларга төрле биремнәр биреп, тикшереп карыйм. Булдыра алганнарын сайлап алып, кураторлары белән эшләргә тырышам. Моңа кадәр көллияттә үз теләгем белән балаларны иҗатка тарту өчен журналистика түгәрәген алып бара идем. Балалар белән эшләгәнемне җитәкчеләр күреп алдылар да, икенче елга журналистика түгәрәген укыту программасына керттеләр. Алдагы елда җиң сызганып эшкә тотынырга уйлыйм”, – диде Эльвира Насыйбуллина.
“Бүгенге көндә укытучыларның эшләре бик күп, әмма мин укучыларны конкурсларга катнаштырырга тырышам. Бүгенге фестивальгә сәхнәләштергән күренешне юллаган идек. Җиңүче булгач, бигрәк сөендек. Бу җиңү балаларга тагы да дәрт бирәчәк. Мин мәктәп музеен да алып барам. “Әбием сандыгы” темасына бездә бик бай мәгълүмат бар. Әмма без аның турында бары русча гына язып җибәрә алабыз”, – диде Нәсия Абашева.
“Безнең мәктәптә татар теле түгәрәктә генә өйрәтелгәч, балаларны иҗатка тарту авыр. Мин балаларга да, әти-әниләргә дә конкурс башлануы турында хәбәр итәм. Балалар онытмасыннар өчен кат-кат искәртеп торам. Гала-концерт­та иптәшләре сәхнәгә чыгып, Мактау кә­газьләре ала башлагач, күзләре яна, – диде Ижау шәһәренең 12 нче мәктәп укытучысы Рәзинә Җәлилева.
«Салават күпере» журналы мөхәррире Алсу Нәбиева: «Бәйрәм бик ошады. Уд- муртиядә татар телен саклап калу, үстерү, аны өйрәнү өчен балаларда кызыксыну уяту өстендә зур эш алып барылуын күрдек. Без башка төбәкләрдә булган вакытта да балалар белән эшләүгә игътибар итәбез. Бирегә җыелган балаларның күплеге, бәйгедә катнашучыларның яхшы чыгыш ясаулары сөендерде», – диде.
Тамаша ахырында Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе балаларга сабын куыклы интерактив шоу һәм һәрбер балага туңдырма бүләк итте. Бу көн һәр баланың күңелендә озак сакланыр, киләсе елда конкурста катнашучылар тагын да артыр дигән өметтә калам.

Рилия Закирова.