Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Туган телебез – татар теле!
11.03.2021

Туган телебез – татар теле!

2021 ел – Халык санын алу

2015 елгы микроисәпкә алу мәгълү­матлары буенча, Удмуртия Республикасында милләт турындагы сорауга җавап биргәндә, 68,6% ы – рус, 24,4% — удмурт, 5,0% — татар, 0,4% — украин икәнлеген күрсәткән. Сораштырылучыларның 99,7% ы русча белә, 97,5%ы көндәлек тормышта куллана, ә 77,8% ы туган тел дип рус телен саный.

2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуда катнашучыларга телләр турында өчтән алып бишкә кадәр сорау биреләчәк. Бу нинди сораулар? Җаваплар ничек исәпкә алыначак?
«Сез рус телендә сөйләшәсезме?» дигән сорауга уңай җавап биргәндә (анкета сорау­ларында 10 нчы), респондентка “Сез аны көндәлек тормышта кулланасызмы?” дигән өстәмә сорау биреләчәк. Ике очракта да “әйе” яки “юк” җаваплары тәкъдим ителәчәк.
11 нче сорау — “Сез тагын нинди башка телләрне беләсез?”. Биредә респондент өч телне күрсәтә ала. Биредә шулай ук саңгыраулар телендә (кул хәрәкәтләре) ярдәмендә аралашу да язылырга мөмкин (дүртенче җавап).
12 нче сорау — “Сезнең туган тел”. Бу сорауга җавап биргәндә, һәркем үзенең ана телен атасын иде.
Әлеге мәгълүматлар белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген, милли мәктәпләргә ихтыяҗ дәрәҗәсен бәяләргә, шулай ук мәдәни инициативаларга ярдәм итүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Телләр турында алынган мәгълүмат этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклап калуга һәм яклауга ярдәм итәчәк — бу гомумроссия бердәмлеген ныгытуда мөһим фактор.
Исәпкә алу кәгазьләре бары тик рус телендә генә тутырыла, ә менә ярдәмче документлар алты милли телгә тәрҗемә ителәчәк, шулай ук дүрт чит ил — инглиз, кытай, корея һәм үзбәк телләренә. Gosuslugi.ru порталында электрон исәпкә алу кәгазьләре шулай ук күрсәтелгән телләргә тәрҗемә ителәчәк. Кулланучы аларның берсен сайлый, шулай ук өстәмә ярдәмлекләрдән файдалана алачак.
Югарыда китерелгән саннарга карасак, Удмуртиядә яшәүче татарлар саны тагын 2% ка кимергә мөмкин. Монда борчылырга сәбәп җитәрлек.

Удмуртия статистикасы мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнде.