Туган кебек җан дустым
Тәпи йөреп урамга уйнарга чыга башлагач, беренче танышкан кешем зәңгәр күзле, бөтерчек кебек тере Вилә исемле кызчык булды. Шуннан бирле аерылганыбыз юк. Фронтовик-артиллерист әтисе Гәрәй абый өченче баланы малай дип көтсә дә, 19 ноябрьдә — артиллеристлар көнендә, кыз бала дөньяга килә. Әнисе Мәфтуха апа кызларын кечкенәдән кул арасына кертеп, эшкә өйрәтеп үстерде. Хәтерлим: алтынчы сыйныфта укыганда ук Вилә нечкә итеп токмач кисә белә иде. Апаларыбыз Суфия белән Роза бергә үсеп, Казанга укырга китеп бардылар. Без дә балалар бакчасыннан бирле гел бергә, Тирсә мәктәбендә укыганда иң алдынгылар сафында булдык. Мәктәптәге чараларның без катнашмаганы калмагандыр: мәктәп газетасын чыгару, әдәби чараларда катнашу, макулатура, көл җыю, тимурчылар буларак ялгыз әбиләргә, чана тартып, әрәмәдән чыбык-чабык җыеп алып кайту дисеңме…. Бер кызык хәл истә: Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичәдән кайтканда, язгы ташкын суы юлны кискән иде. Без бу якта чәбәләнәбез, инде елый башладык, икенче ярда әниләребез йөгерешә. Шулчак әзрәк салып та алган фронтовик күршебез Хәйдәр абый (урыны оҗмахта булсын) чишенеп, бозлы су аша Вилә белән мине култык астына кыстырып алып чыгып, коры җиргә бастырды.
7 сыйныф кына тәмамлап килсәк тә, Алабуга медицина училищесында беренче курстан ук беребез — староста, икенчебез учком әгъзасы итеп сайландык, чөнки мәктәптән бирелгән характеристикада безне бик тә актив итеп язганнар иде. Производствода эшләп килгән марҗа апалар безне ничек тыңладылар икән дип гаҗәпләнәбез хәзер. Фельдшер белгечлеге алгач, туган районыбызга эшкә кайтып, хезмәт юлыбызны күрше авылларда ФАП мөдире булып башладык. Вилә балачакта бергә уйнап үскән Флүр Сабировка кияүгә чыккач, яшь гаилә Кече Пургада төпләнә. Дустым 30 ел буе район СЭСында азык-төлек гигиенасы буенча табиб ярдәмчесе булып эшләде. Кибет-ашханәләрдә, терлекчелек фермаларында һәрдаим азык сыйфатын тикшереп, халык арасында йогышлы авыруларны, агулануларны кисәтү буенча үзенең лаеклы өлешен кертте. Вилә Гәрәй кызының тырыш һөнәри эшчәнлеге Республика СЭСы җитәкчелеге һәм район хакимияте тарафыннан югары бәяләнә. Күпсанлы Мактау грамоталары һәм бүләкләр — моның дәлиле. Җитмешенче еллар азагында Удмуртия республикасының һөнәри осталык бәйгесендә беренче урынны яулаган фельдшер да бит әле минем дустым! Хезмәт юлын югары категорияле белгеч булып тәмамлады ул.
Кайчак: «Ничек барысына да өлгерә икән бу?» — дип гаҗәпкә дә кала идем. Өч бала анасы буларак, ата-аналар комитеты әгъзасы булып, башка укучыларны да тәрбияләүдә катнаша. Кече Пурга район Советы депутаты сыйфатында ЗАГСта яңа өйләнешүче парларга изге теләкләрен җиткерә.
Нечкә билле, эшкә җилле дустым җыр-биюгә дә яшьтән һәвәс булды. Удмуртия районнары арасында иң беренче Кече Пургада оешкан “Ләйсән“ ансамблен ирле-хатынлы Сабировлардан башка күз алдына да китереп булмый. 25 ел эчендә алар катнашмаган Сабан туе калмагандыр. Республика күләмендәге бәйрәмнәрдә, Ижауда Федераль Сабан туенда, удмуртларның Гырон быдтон бәйрәмендә, беренче Президент Александр Волковның инаугурация тантанасында да сәләтләрен күрсәтте “ләйсән“леләр.
Училищеда укыганда ук үзенең канын авыруларга һәм яралыларга бүләк итә башлаган Вилә Сабирова хәзер “Россиянең Почетлы доноры“ исемен йөртә. Йөзләгән кешенең гомерен саклап калган дустым белән горурланам мин!
Үз уллары Илфат кына кыска гомерле булды. Нишлисең, тәкъдирдә язылганнан узып булмый. 2017 елның гыйнварында Флүр белән гаилә коруларына 45 ел тула икән. Ике кызлары һәм 5 оныклары белән юанып яшәп яткан көннәре Сабировларның. Сыйныфташларыбыз арасында беренче юбилей аныкы: 19 ноябрьдә дустым Виләгә 70 яшь тула. Моңа һич ышанасы килми әле. Көләч йөзле, чишмә кебек чылтырап торган тавышлы, җитез дустыма алга таба рухи чыдамлык, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА. Әгерҗе шәһәре.