Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Туган авыл» фестивале
29.07.2015

«Туган авыл» фестивале

 18 июль көнне Глазов районының Кече Парҗы авылында «Туган авыл» татар җыр һәм шигырь конкурс-фестивале узды. Фестивальгә төрле яшьтәге 500дән артык кеше җыелган иде.

Бу фестивальнең елдан-ел ю­гары дәрәҗәгә күтәрелүе — оештыру ко­митетының үзенең эшен аңлап-белеп башкаруы нәтиҗәсе. Оеш­тыру комитеты рәисе Кәрим Фәттахетдин улы Касимов менә инде бишенче ел матди яктан зур ярдәм күрсәтеп тора. Аңа фестивальдә катнашучылар, та­машачылар, авылдашлары исе­меннән зур рәхмәтләребезне җит­керәсем килә.

Фестивальгә Кече Парҗы авылы халкы гына түгел, башка авыллардан, районнардан да килгән иделәр. Программа буен­ча башта авыл зиратында әр­вахларга Коръән укыдылар, ан­нары элеккеге мәчет урынында тәгъбир әйттеләр. Бу изге гамәлне башкаруда Татар Парҗысы, Кистем авыллары мәчетләренең имам-ха­тиблары Сәлим Касимов һәм Ильмир Касимов катнаштылар. Бу көнне балалар өчен төрле-төрле кызыклы чаралар, уеннар оештырылган иде. Теләгән һәр кеше бик тәмле пылаудан авыз итә алды.
Фестиваль Ижаудан килгән кунаклар — Лариса Гайнетдинова җитәкчелегендәге “Асылъяр” ба­лалар фольклор ансамбле чыгышы белән башланды. Алар­ның һәр чыгышын тамашачылар зур алкышлар белән каршы алдылар. “Асылъяр” ансамбле сәхнәне “кыздыргач”, бәйге баш­ланып китте. Барлыгы 42 конкурсант-катнашучы үзара көч сынаштылар. Алар Балезино, Юкамен, Глазов районнарыннан һәм Глазов шәһәреннән кил­гәннәр иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар (7 яшькә кадәр), мәк­тәп яшендәге балалар (8-15 яшьлекләр) һәм яшүсмерләр (16 яшьтән алып) шигырь сөйләү һәм җыр башкару буенча көч сынаштылар. Һәрбер катнашучы бик зур әзерлек белән килгән. Барысы да милли киемдә, татар телендә сөйлиләр, җырлыйлар — күңелдә шундый рәхәтлек, тамашачының аларга кушылып җырлыйсы, биисе килеп тор­ды. Шигырьләрнең күбесе Бө­ек Җиңүнең 70 еллыгына ба­гышланган иде. Халык аларны тыңлаганда, җитдиләнеп тә куйды, күз яшьләрен сөртеп утыручылар да булды. Бигрәк тә Падера авылыннан Алсу Касимованың “Сугыш кырында һәлак булганнарга багышлана” дигән бәете, Кистем авылыннан Хәмидә Касимованың “Бул­ма­сын…”, Ильмир Касимов­ның үзе язган “Сугыш килде” ши­гыре, Палагайдан Руслан Одинцовның “Истә”, Глазовтан Зәйнәп Касимованың “Бүреләр”, Лилия Арсланованың “Туган авыл”, Максим Яговкинның “Ба­бамның медальләре”, Гөлфия Җиһаншинаның “Аулак өйдә кыз­лар чигү чигә” шигырьләре тамашачыларга бик нык тәэсир итте.
Ә инде сәхнәгә җырчылар чыккач, безнең якларда күпме талантлы балалар, яшьләр, апалар- абыйлар яшәгәнен күреп сокландык. Падера авылыннан килгән Гүзәлия Касимова, “Очрашу” фольклор ансамбле чыгышлары аерылып тордылар.
Ижаудан килгән “Сандугач”- балалар гаилә ансамбле күңелгә ке­реп калды. Засеково авылыннан килгән катнашучыларыбыз да, үзләренең булганлыкларын күр­сәтеп, тамашачыны әсир ит­теләр.
Кистем авылыннан Ринат Касимов һәм Альберт Тютин, Алина Биянова, Кочишеводан Хәтимә Арасланова, Шәфи авылыннан Кәфия Касимова, Палагайдан Рәис Абашевның моңлы тавышлары әле бүген дә колак төбендә ишетелеп тора кебек.
Быел беренче тапкыр гына кат­нашуларына карамастан, Гла­зовтан килгән чыгыш ясаучылар халык хәтерендә калыр дип уйлыйм. Бер булды — уң булды, ди безнең халык. Глазовлылар бик күп призлы урыннарга лаек булдылар. Дуслык йорты каршында эшләп килгән Глазов татар иҗтимагый үзәге бу фес­тивальгә 11 концерт номеры алып килгән иде. Аларның чишмә кебек челтерәп аккан тавышлары тамашачыларны әсир итте. Быел хөкемдарларга җиңүчеләрне бил­геләү бик авыр булды, бәхәс бик озак барды.
Мәктәпкәчә балалар арасында лауреат исеменә лаек булдылар: Касимова Хәмидә (Кистем), Таушев Илнар (Глазов).
15 яшькәчә балалар, җыр башкаручылар арасында, лау­ре­ат исеменә лаек булдылар: Алсу Митюкова (Засеково), Лилия Арсланова (Глазов), Полина Балтачева (Засеково). Зурлар арасында лауреатлар — Рәис Абашев (Палагай), Алина Биянова (Кистем), Кәфия Касимова (Шәфи). Вокаль ансамбльләр арасында — Трио (ТИҮ, Глазов), дуэт “Умырзая” (Кочишево), “Очрашу” фольклор ансамбле (Падера). Тамашачы мәхәббәтенә Хәтимә Арасланова (Кочишево) лаек булды.
Шигырь укучылар бәйгесендә зурлар арасында лауреатлар: Ильмир Касимов (Кистем), Зәйнәп Касимова (Глазов), Гөлфия Җи­һаншина. 15 яшькәчә балалар ара­сында лауреат исеменә лаек булдылар: Лилия Арсланова (Гла­зов), Алсу Касимова (Падера), Руслан Одинцов (Палагай).
Лауреатларга жюри әгъзасы Нәзирә Салихҗан кызы Касимова һәм оештыру комитеты рәисе Кәрим Фәттахетдин улы Касимов дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, акчалата призлар тапшырдылар. Алдагы елда да фестиваль шулай матур, эчтәлекле булыр дип ышанып калабыз.

Илидә Арсланова, Глазов шәһәре.