Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Туган авылны поездга алыштырдым
30.12.2015

Туган авылны поездга алыштырдым

Балачакта мин һәр җәйне әбиемдә кунакта уздыра идем. Шәһәрнең тузанлы һәм бөркү һавасыннан соң авыл һавасы иң чиста, иң саф, яңа сауган сөт иң баллы, әбием пешергән икмәк иң тәмле булып тоела. Бу җәйне мин студент отрядына язылдым һәм авыл тынычлыгын поезд тәгәрмәчләре шакылдавына алыштырып, проводник булып эшләргә булдым.

Университетта укыган вакытта моңа әзерлек эшләре барды: төрле бәйгеләрдә, социаль акцияләрдә катнаштык, волонтерлык эше белән шөгыльләндек. Ә яз көне кичке һөнәри укулар узды. Шушы вакытта үзенең активлыгын күрсәтә һәм имтиханны тапшыра алган студентларны эшкә алдылар. Проводниклар отрядының кызу эш вакыты нәкъ менә җәйгә туры килә.
Июль аенда мин үз отрядым белән Ижау проводниклар резервына килдем. Беренче стажировка рейсы 11 июльдә Адлер шәһәренә иде. Барлык кирәк-яракларны җыеп, вагон “алырга” киттек. Бер вагонга ике проводник беркетелә һәм ул вагон якындагы 5-6 көндә синең өеңә әверелә.
Менә без хезмәттәшем белән вагонга аяк бастык. Урнашканнан соң, тиз генә бар җиһазларны карап, санап чыктык. Аннан дулкынлану хисе белән пассажирларны каршы алдык. Бу көннәрне мин бик сагынып искә алам. Адлерга без ике көннән артык бардык. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр туган йортымнан, якыннарымнан ерак киттем. Краснодар шәһәрендә төнлә 8 генә минут туктап торсак та, мин аңа гашыйк булырга өлгердем. Ә иртән — 4 сәгать дәвамында курорт шәһәрләрен узганда, поездны иксез-чиксез диңгез озата барды. Бу минем аның белән беренче танышуым иде. Адлерга килеп җиткәч, безгә беразга гына Кара диңгезгә төшәргә мөмкинлек табылды. Ләкин нигәдер мин диңгезне үз итә алмадым, ничә тапкыр Адлерга килергә туры килсә дә, мин диңгездә су коенмадым. Күз алдымда һәрвакыт гаҗәеп матур елгаларыбыз торды. Хәтта Дон һәм Идел елгалары аркылы күпер кичкәндә, елгага сикереп төшәсем килде.
Көньякка булган рейсларыбыздан соң безнең отрядны “Италмас” поездына куйдылар. Шунысы үзенчәлекле: беренче тапкыр Ижау үзенең иң яхшы поездларында эшләүне студентларга ышанып тапшырды. “Италмас” ярдәмендә мин беренче тапкыр Мәскәү, Чебоксар, Екатеринбург, Нижневартовск һәм башка бик матур шәһәрләрдә булдым. Мәскәүгә якынлашкан мизгелләрне һич онытасым юк: мин тәрәзә яныннан да китмичә, дикъ­кать белән барысын да күзәттем. Без Казан вокзалына килеп җиттек. Менә ул — Мәскәү! Җәй дәвамында мин башкалабызда 9 тапкыр булдым һәм аның башка шәһәрләр кебек үк үз үзенчәлекләре, үз йөзе һәм үз традицияләре булган гади шәһәр икәнлегенә инандым. Мин күрергә теләгән могҗиза булмады биредә.
Проводник булып эшләү дәверендә төрле кешеләр белән очрашырга туры килде. Аларның һәрберсе үзенчәлекле. Кытай пассажирларының йөзеннән беркайчан да елмаю китмәсә, Европа кешеләре шаян, шук, Россия халкы рәхмәтле, кешелекле. Пассажирлар проводниклар белән сөйләшергә бик яраталар, эч серләрен ачучылар, хыялларын сөйләүчеләр дә бар. Аеруча студент отрядыннан булганны белгәч, эшләребез, ниләр белән мавыгуыбыз турында сораштыралар. Әти-әниләребез яшендәге өлкәннәрнең безнең буынны үз максатларына ирешүче буын дип күз алларына китерүләре турында ишетү бик күңелле. Ләкин без эш урынында пассажирлар белән башка темага сөйләшергә тиеш түгел, тәүлек буе эшләп арысак та, йокы килсә дә, зарланырга хакыбыз юк. Без — “Россия студент отрядлары”ның һәм шул исәптә “Россия Тимер юллары”ның да йөзе бит. Миңа Россиянең күп өлешен күрергә насыйп булды: кызу Адлерда да, салкын Яңа Уренгойда да, үз күзләрем белән Кавказ һәм Урал тауларын күрдем, барлык сәяхәтләремнән ләззәт алдым. Бу җәй дәвамында мин илебезнең очсыз-кырыйсыз табигатен, поездларны, аның тәгәрмәчләренең шакылдавын, төрле милләт кешеләрен яратып өлгердем. Ләкин авыл барыбер сагындырды.

Диләрә Корбангалиева, УдДУ студенты.