“Туган авыл”га җыелдык
“Туган авыл”га җыелдык
Туган якка кайтыйк әле,
Авылкайларга кайтыйк.
Күршеләрне күрик әле,
Туганнар хәлен белик.
1нче июль көнне Кече Парҗы авылында менә инде җиденче тапкыр “Туган авыл” фестиваль-конкурсы булып узды. Глазов һәм күрше район татарлары өчен көтеп ала торган бәйрәмгә әверелде ул. Монда шушы авылда туып-үскәннәр генә түгел, башкалар да бик теләп киләләр. Көннәр яңгырлы торуга карамастан, 300дән артык кеше җыелган иде. Бу көнне туган җирен сагынып кайтучылар белән бәйрәм итеп, кояш та елмаеп торды, фестиваль беткәч кенә яңгыр ява башлады. Бәйрәм традиция буенча иң элек авыл зиратына барып, әрвахлар рухына дога кылудан, тәкбир әйтүдән башланды.
Быелгы фестивальгә дәрәҗәле кунаклар да килгән иде. Алар арасында Глазов шәһәре башлыгы Олег Николаевич Бекмеметьев, Глазов районы башлыгы Вячеслав Сабреков һәм Татарстанның атказанган артисты Асаф Вәлиев бар иде. Фестивальне Глазов шәһәренең Мактаулы гражданины, “Глазов заводлары” директоры Кәрим Фәттахетдин улы Касимов ачты. Ул — бу бәйрәмнең даими оештыручысы һәм хәйриячесе. Асаф Вәлиев үзенең моңлы, популяр җырларын халыкка бүләк итте. Балезинодан килгән һәвәскәр артистлар да аннан калышмадылар. Халык һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды.
Татар җыр һәм шигырь сөючеләр дә үзләрен бәйгедә сынадылар, катнашучылар 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр булды. Матур милли киемнәрдә чын татар телендә сөйләшү — үзе бер бәйрәм. Бәйрәмгә килгән кешеләр үзләренең туганнарын, дусларын, якыннарын, сыйныфташларын, элеккеге күршеләрен күреп, саулык-сәламәтлек сораштылар. Искә алып сөйләшергә хатирәләр җитәрлек булды: кемнәрдер рәхәтләнеп көлделәр, ә кемнәрдер күз яшьләрен сөрткәләп алдылар.
Балалар өчен төрле уен мәйданчыклары эшләп торды. Уеннарда откан бүләкләрен әби-бабайларына, әни-әтиләренә бирергә дип йөгерешеп тордылар. Их, бар иде бит безнең дә шундый чаклар!
Фестиваль елдагыча жюри әгъзасы Нәзирә Касимова һәм Кәрим Касимов тарафыннан бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Җыр һәм шигырь бәйгесендә җиңүчеләрне чын күңелебездән кайнар котлыйбыз. Бу күркәм бәйрәмне оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Илидә Арасланова, Глазов шәһәре.