Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


30.01.2014

Туганнар

Исәнмесез, “Яңарыш” редакциясе. Татарстаннан читтә яшәүче татарларның шулай бердәм булып яшәүләрен күрү — минем өчен зур сөенеч булды. Интернет аша газетагыз белән таныштым. Эчтәлекле, кызыклы, заманча газета, дигән фикер туды. Хәзер инде сезнең газетагызның сайтында мин бик еш кунак булам. Сезгә үзем иҗат иткән хикәямне тәкъдим итәм. Хөрмәт белән Роза Сәхбетдинова.

Әлмәт шәһәре.

Безнең нәсел бик ишле булган. Бабайлар унике, әбиләр ун, әтиләр үзләре тугыз бала үскәннәр. Үз районыбызда, күрше-тирә авылларда яшәгәннәрен күреп белсәк, ерактагыларының кайберсе турында ишеткәнебез, я латин, я гарәп язулы элекке хатларын күргәнебез бар. Аларны каян белеп бетерәсең: Себер хәтле Себердә, Камчатка, Калининград, Ташкент, Баку якларында да яши безнекеләр. Сугыштан соң кайберләре балаларын иярткәләп кайтып та киткәләгән. Әтием үзе белән чордаш туганнары турында бик еш сөйли дә ул; күргән булмагач, исемнәре дә бик истә калмый. Хәзер бит хат та алышмыйлар. “СССР таркалгач, элемтәләр өзелде”, — дип, бик пошынды әти. Ә бездә әллә кайдагы туганнар кайгысы юк. Мәктәпне тәмамлар вакыт җитте. Өч ел инде “ЕГЭ” дип, “БДИ”, “БРИ” дип теңкәгә тиделәр. Ничек тырышканны үзем генә беләм! Күздән утлар күренде инде менә көне-төне укып. Бетмәс-төкәнмәс имтиханнарны тозлап-борычлап тәмамлый алсак, тизрәк шәһәргә китәргә, ничек тә студент булырга, белем үрләрен яуларга дип яшибез.
Ниһаять, мин дә студент булдым. Хәзер көннәрем күпкә кызыклырак үтә. Бер генә секунд та буш вакытым юк. Нишләп бер тәүлектә 24 сәгать кенә, дигән уйлар еш килә башка. Шунда 30 сәгать, һич тә булмаганда, 27 сәгать булса, нәрсә була инде?! Бер тәүлектә 30 сәгать булса, ичмасам укырга вакытым калыр иде. Гел укымый ята икән бу, дип уйлый күрмәгез тагын. Шаяртам гына ич мин! Укырга да, дусларым белән ял итәргә дә җитә вакытым.
Студентлар тулай торагында яшим. Тәүлекнең 24 сәгате буена шаулап торучы тулай торак — тормыш мәктәбе ул. Универны бетереп, тулай торактан чыгып киткәндә, универсаль кеше булып җитешәсең. Ашарга пешерә белмәгәннәрне ашарга әзерләргә, юа белмәгәннәрне юарга, чисталыкка, пөхтәлеккә, иң кирәге — акча саный белергә өйрәтәләр монда. Тулай торакның чират буенча юылган идәннәренең, стеналарының чиста икәнен күреп, күңеле булган комендант, тулай торактан киткәндә, сезгә юу буенча кызыл диплом бирми булмас, дип безне сөендерә. Арып кергәч, укыйсы килми. Әле җитмәсә, коридор идәнен юып, бүлмәгә керүең була, телефон шалтырый башлый. Урамда дусларың көтеп торса да, укырга туры килә. Төнге клубларга бик еш йөрүчеләр ничек җитешә икән ул! Алар кайтканда, иртәнге парга барырга сәгать ярым вакыт калган була. Күзләре үзләреннән үзләре йомыла кебек. Менә шундый хәлдә нинди уку кайгысы булсын инде аларда.
Монда вакытны гел табып булмый. Ә сагынуга вакыт табыла! Туган авылымны, әти-әниемне, энемне дә бик сагынам. Өйгә кайтасы килгән чакларым да еш була. Дүшәмбедән әзерләнә башлыйм, шимбә көчкә килеп җитә. Ә инде автобуска утыргач, иң мөһиме — йоклап китеп, төшәсе җирне үтеп китмәскә. Әле автобустан төшкәч тә хәтсез генә кайтасы була. 20 километрны җәяү тәпиләгәндә күзләр ачыла, сумкага шыплап тутырылган китап-дәфтәрләр ташка әйләнә. Арбалы атмы, мотоциклмы, велосипедмы, трактор арбасымы, машина кузовымы — мин барысына да үрмәләп менәргә риза. Тизрәк өйгә ашыгам. Әнинең тәмле ашларын ашап, клубка чыгарга өлгерергә кирәк. Ярый әле бездә клубка төнге 11дә генә чыгалар. 12 дә ябыла да инде ул. Бүген чыгып булырмы-юкмы? Кемнәр кайтты икән?..
Машина арты машина уза. Кайсы кешеле, кайсына йөк төягәннәр. Туктаучылар, утыртырга теләүчеләр нигәдер бер дә күренми әле. Якын-тирә авылларга кайтучылар да китеп бетте. Әллә юлда берүзем калдым инде?
Ниһаять, миңа да бәхет елмайды. Таш тутырган сумкамны сөйрәп, машинага кереп утырам. Үзенең төгәл генә кайсы авылга барасын да белмәгән яшь кенә егет тә юлдаш табылганга сөенде, күрәсең, энҗе кебек тешләрен елтыратып: “Арыгансың бугай, туташ, сумкаң да бик авырга ошаган”, — дип сүз башлады. Ул нидер сорый да сорый. Үзенә үзе җавап та бирә башлады ахры. Кайсы рефератны бүген, кайсы доклад, сочинение, рецензияне иртәгә язарга план лаштырырмын дигән уйларымны бүлеп, юлдашым сорый да сорый, сөйли дә сөйли.

Күп сораулар колак яныннан гына да үтеп китә, кайберсенә аптырап баш кына изим. Минем азсүзлелекне үзенчә аңлап, юлдашым юл буе сөйләде дә сөйләде.
Үзе Себердә туып-үскән, әби-бабасының гына безнең як кешеләре булуын ишетеп алдым. “Алар Бүләрнеке булган”, — дигән җөмлә мине уятып җибәргәндәй булды.
— Бүләр? Кайсы Бүләр? Искесеме, Яңасымы? — дигәнемне сизми дә калдым.
И, үзе дә белми икән. Ә юл озын, үзе пычрак. Асфальт та түгел, ком да салынмаган. Гел асфальтта гына йөрергә өйрәнгән егет тирләп чыга, сазлыкларны үткәндә, сорауларын да онытып тора. Ике тирән чокырны чыктык, батмадык, ә алда биек үр. Менә шул үрне менә алсак, бер җимерелә язган күперне генә чыгасы кала.
Күз дә бәйләнә башлады. Еракта Бүләрнең утлары җемелди җемелдәвен. Анда барып җиткәнче әле, күзең күгәрер. Шофер егет җитез булып чыкты. Бер җирдә дә батмады. Машина этәргә дә туры килмәде. Батып калсак, шунда төн чыгарга туры килер иде. Шайтан да йөрми монда төнлә. Безнең капка төбендә җыелган суга кереп чумганда, күзгә күренмәслек куе караңгылык төшкән иде.
Кайсы Бүләргә дә кайтасын белмәгән егетне өйгә дәштем: “Әтинең якын-тирәдә белмәгән кешесе юк, иртәгә ул сине туганнарыңа илтеп тапшырыр”, — дидем егеткә. Егетемнең авызы колагына җитеп, ялтыравыклы ботинкасы белән сулы ләмгә чумды.
Безне әтием каршылады. Өйгә кергәндә әниемнең табыны әзер. Барысы да кунакка гаҗәпләнеп карап торалар. Ә киенүе дә, сөйләшүе дә безнеңчә булмаган егет бер әтиемә, бер әтинең стенадагы зурайтылган рәсеменә шаккатып карап тора һәм “Сез… син… бу сез… рәсем минем әнидә дә бар… Сез…“ – дип, сәер генә сөйләнә — сөйләнә әтиемне кочаклап алды һәм көч хәл белән: “Мин – Әлфиянең улы”, – диде. Ялтыравыклы ботинкалы сүзчән юлдашым бабамның энесенең оныгы булып чыкты.