Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Туганнарым белән горурланам
25.02.2016

Туганнарым белән горурланам

Кеше гомере аккан суны хәтерләтә. Вакытның үткәнен сизми дә калабыз.

Бу ел минем өчен истәлекле дә, кадерле дә. Чөнки быел гыйнвар аенда сеңелем Асиягә, ә февральдә аның тормыш иптәше Рәис Мөсифуллинга 60 яшь тулды. Алар бер авылда, бер урамда үсеп, бергә укып, 1978 елда матур гаилә кордылар һәм Ижау шәһәренә килеп урнаштылар. Аңа кадәр Рәис “Татарстан” колхозында алдынгы хезмәткәр булды, аны хөрмәт итмәгән кеше юк иде. Бәлки шуңадыр да, ул вакыттагы колхоз рәисе Әнвәр абый Шәмсетдиновның аны бер дә шәһәргә җибәрәсе килмәде. Тик “кешене ризык йөртә”, диләр. Ижауга килгәч, Рәис коммуналь хуҗалык системасына эшкә керде һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куя. Ә Асия 10нчы сыйныфны тәмамлагач, “Ижмаш” заводына килеп урнашкан иде һәм гомер буе шунда эшләде. Коллективларында аларның икесе дә зур хөрмәткә лаек кешеләр булдылар. Күпсанлы грамоталары, рәхмәт хатлары, бүләкләре дә шул турыда сөйли.
Асия белән Рәис ике як туганнарны да кадерләп, хөрмәт итеп яшиләр. Мин үзем дә рәхәтләнеп татар телендә аралашасым, милли көйләр тыңлыйсым, җырлыйсым килсә, алар янына ашыгам. Рәис бик матур итеп гармунда уйный. Асия белән икесе искиткеч моңлы итеп җырлыйлар.
Алар тәртипле, итагатьле ике бала тәрбияләп, белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Кызлары Раушания Первомай районының социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли. Яшь кенә булуына карамастан, бүлек мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Бүген Раушаниягә бик күп кеше — Украинадан күчеп килүчеләр, ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайлар, ятим балалар үз рәхмәтләрен җиткерәләр.
Уллары Раил дә — әти-әнисенең горурлыгы. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дигән мәкаль нәкъ менә аның турында. Ул үз йортын салып чыкты. Кулыннан килмәгән эше юк. Гел сокланып, күз тимәсен дип телибез аңа.
Менә шундый туганнарым булганга мин бик сөенәм. Бүген Асия белән Рәис оныкларын татар теленә, гореф-гадәтләребезне өйрәтеп үстерәләр. Аларның гаиләсенә бәхет, озын гомер телим.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.