Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Туганлык — тормышта терәк
28.04.2015

Туганлык — тормышта терәк

4Моннан 75 ел элек Көчек авылында бер-берсенә ике су тамчысы кебек охшаган игезәк кызлар — Миңнур белән Миңнеһөдә туа. Әскали абый белән Фатыйха апа гаиләсендә бу вакытта инде ике кыз була. Игезәкләр сугыш башланырга бер ел кала дөньяга киләләр. Ачлы-туклы гомер иткән әниләренең имезергә сөте җитмәгәч, сыерлары да вакытлыча сөт бирмәү сәбәпле, колхоз аларга кәҗә сатып алып бирә.

Кызганычка каршы, әти­­ләре авыру була, игезәк кызлары тугач, озак тормый, вафат була. Бер әнигә 4 кыз, бөтен дөнья авырлыгы өелеп кала. Илдә сугыш башлангач, апалары Мәрьям белән Мөнирә бик иртә эшкә тотыналар. “Әниебез тырышлыгы аркасында үзебезне бәхетсез итеп сизмәдек. 4 кыз туган бер-беребезгә терәк булдык, шатлыгын да, кайгысын да бүлешеп яшәдек”, — дип сөйлиләр Миңнур белән Миңнеһөдә апа.
Көчектә 7нче сыйныф тәмам­лагач, хезмәт юлын сөтчелек фер­масында, сыер савучы бу­ларак башлыйлар. Кичке мәктәпне тәмамлыйлар. 3 елдан соң Миңнур апаны ферма мөдире итеп билгелиләр. Ул күп кенә үзгәрешләр кертә. Фермада 2 сменалы эшне оеш­тыра. Нәселле таналар алып кайта. Аларга республика районнарыннан, башка колхозлардан тәҗрибә уртаклашырга да еш киләләр. Ә Миңнеһөдә апа 34 ел Көчек мәктәбе ашханәсендә балаларга тәмле ризыклар пешерә. Эшләгән дәвердә күп кенә грамоталар белән бүләкләнә.
Бик сөйкемле булып үсеп җиткән бу ике кызны бер-берсеннән аера да алмаганнар. “Бервакыт күрше Тукай авылы егете белән таныштым. Клубтан өйгә кадәр озатып куйганда мине һич кенә дә кулымнан ычкындырмады бу. “Нинди тигәнәк булды соң ул”, — дип уйлап куйдым. Баксаң, безнең авыл егетләре: “Син аны кулыңнан бер генә секундка да ычкындырма, алар икәү, соңыннан аера алмассың”, — дип кисәтеп куйганнар икән”, — дип, яшь чакларын исенә төшерде Миңнур апа. Шундый кызык вакыйгалар күп була алар гомерендә.
Адәм баласының ана карынында булган вакытта ук җыясы ризыгы, кем белән никахлашуы, яшисе гомере язылып куелыр, ди. Миңнур апа да үз бәхетен бары тик эштә генә тапкан. Аны һәркем яраткан, хөрмәт иткән. Гаилә кормыйча, үзен эш өчен корбан иткәнгә, аның хезмәтен дә зурлый белгәннәр. Миңнур апаның Мактау билгесе ордены, Халыклар Дуслыгы ордены бар. Аны Мәскәүгә 25нче съездга делегат итеп тә җибәрәләр. 4 чакырылышта ул обком вәкиле булып тора. “Беркөн эшкә бармасам, ферма эше туктар кебек тоела иде миңа”, — дип сөйләде Миңнур апа. “Үземне беркайчан да ялгыз итеп сизмәдем, янымда һәрвакыт игезәгем, апаларым, әнием булды. Аларның балалары, онык­лары миңа бик якын. Үзләре дә: “Безнең ике әни, ике әби бар”, — диләр”, — ди ул.
Апалары да, Миңнеһөдә дә Көчек егетләре белән гаилә коралар. Миңнеһөдә апаның тормыш иптәше Әмир абый гына озак гомерле булмый, вафат була. Кызлары Әлфия Ижау шәһәрендә яши, ә уллары Рөстәм Көчек җирле үзидарә Советы рәисе булып эшли. Бүгенге көндә ике апалары да вафат инде.
Бу ике икезәк апаларның данлы үткәненә, тирән хисләренә сок­ландым. Яхшысы белән яманын күп күрсәләр дә, күңелләренә әз генә дә кер кунмаган. Тормышлары заяга узмаган, сагынып сөйләрлек күркәм эшләргә бай булган. Бер-берсен олылап, үзара тату, ягымлы мөнәсәбәт саклаулары, хатын-кыз матурлыгын югалтмауларына таң калырлык.
“Әнә шулайрак яшәп, 75 яше­безгә җиттек. Булганына шөкер итеп яшибез бүген. Безгә тормыш бүләк иткән әти-әниебезгә рәхмәт, урыннары оҗмахта булсын. Әтиебезне хәтерләмибез, ә әниебез, күпне күргән, авылның абруйлы ак әбисе иде. Әниебез безнең өчен үрнәк булды. Ул калдырган изгелек үлми, буыннан-буынга тапшырылып килә”, — диләр игезәк апалар.

Фирая ӘХМӘТҖАНОВА,
Тирсә авылы.