Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Транспорт полициясе хезмәткәрләре еллык эшкә йомгак ясады
19.02.2021

Транспорт полициясе хезмәткәрләре еллык эшкә йомгак ясады

18 февраль — Транспорт полициясе хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәм уңаеннан Удмуртиянең Журналистлар берлегендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Транспорт буенча Ижау линия бүлеге җитәкчеләре белән матбугат конференциясе узды. Сүз Россия Эчке эшләр министрлыгының Транспорт буенча Ижау линия бүлегенең 2020 елда башкарган эшләренә йомгак ясалды, республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтәне бәяләп үттеләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Транспорт буенча Ижау линия бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Алексей Коробейников: “Нинди генә өлкәне алсаң да, ул журналистларның игътибарына мохтаҗ. Журналистлар яңалыклар белән генә таныштырып калмыйлар, халыкта дөрес фикер формалаштыруда зур роль үтиләр. Сезгә күрсәткән хезмәтегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез”, — дип, журналистларга Рәхмәт хатларын тапшырды. Узган ел эчендә генә дә газета битләрендә транспорт полициясе турында 200дән артык язма, 40тан артык телевизион яңалык әзерләнгәнлеген ассызыклап үтте ул. “Шуңа күрә дә безнең тармак эше халыкка таныш. Узган ел журналистлар белән берлектә профилактик рейдлар да, түгәрәк өстәлләр дә еш уздырылды”, — диде. Ул: “Горький тимер юлы линияләренең озынлыгы 1112 км тәшкил итә, ерак араларга йөрүче пассажир поездлары туктаучы 5 тимер юл вокзалы һәм 14 шәһәр яны элемтәсен тәэмин итүче вокзал бар. Уртача алганда, пассажирлар агымы елына 5,5 миллионнан артык кешене тәшкил итә. Моннан тыш, йөк операцияләрен башкара торган 37 станция бар. Йөк әйләнеше — якынча 3 миллион тонна.

Бүлекнең оператив хезмәте карамагында Ижау шәһәре аэропорты, Удмуртиянең Воткинск ГЭСыннан алып Каракүл районының Зуево Ключи авылына кадәр 196 км Кама елгасы акваториясе керә.

“Бүлек хезмәткәрләре быел коронавирус инфекциясе китереп чыгарган шактый катлаулы шартларда эшләделәр. Шуңа да карамастан, хезмәткәрләр алдына куелган бурычлар үтәлде”, — диде.

Аның сөйләвенчә, транспортта урлашу факты буенча һәр икенче җинаять ачылган. Транспорт предприятиеләренең шәхси милеген урлау фактлары буенча теркәлгән җинаятьләр санын 2,5% ка киметүгә ирешелгән. Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә һәр икенче җинаять ачыкланган.

2020 елда, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җинаятьләр һәм башка хокук бозулар турында 12% ка күбрәк гариза теркәлгән.

2020 елда законсыз корал әйләнеше буенча 65очрак теркәлгән, сугыш кирәк-яраклары, ату кораллары, шулай ук кастетлар кулланыштан алынган. Барлык кораллар да алга таба җинаять эшләре кузгату белән алынган, болар буенча җинаять эшләре кузганылган. Административ җаваплылыкка тартылу очраклары арткан.

“2020 елда наркотик матдәләрне законсыз сату фактларын ачыклауга юнәлдерелгән зур эш алып барылды. 8,5 килограммнан артык наркотик матдә законсыз әйләнештән алынды”, — ди Алексей Коробейников.

Оператив-хезмәт эшчәнлегендәге тагын бер юнәлеш — транспорт инфраструктурасы хезмәткәрләре тарафыннан икътисадый җинаятьләргә һәм коррупцион күренешләргә каршы тору. 2020 ел нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә җинаятьләр саны 50% ка арткан. Ижау линиясе бүлеге башлыгы барлык эшләрне дә диярлек тикшерүләрен һәм судка гаепләү карарлары белән җибәрүләрен билгеләп үтте.

Узган ел дәвамында 150 меңнән артык граждан тикшерелгән. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, эзләнүдә булган 67 гражданны кулга алганнар.

Административ хокук, шул исәптән исерткеч эчемлекләрне сату, куллану законнарын бозган өчен өчен 6 417 граждан җаваплылыкка тартылган. Битлек режимын бозу буенча 270 протокол төзелгән. Административ хокук бозулар өчен 1 838 955 сум штраф салынган, 1 375 895 сум түләтелгән (75%).

Алексей Коробейников балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне кисәтү турында да сөйләп үтте. 2020 ел эчендә өч кешене җинаять җаваплылыгына тартканнар. Балигъ булмаган 302 бала административ җаваплылыкка тартылган, ата-аналарга һәм балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләренә карата 110 административ хокук бозу очрагы теркәлгән.

Алда язып үтелгән саннар, ачыкланган җинаятләр полиция хезмәткәрләренең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе.

Элмира Нигъмәтҗан.