Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тракторларда -биатлон
6.03.2019

Тракторларда -биатлон

Идел буе округы буенча киңәшмә

21 февральдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Казанда Идел буе федераль округының аграр ведомстволары вәкилләре белән күчмә киңәшмә уздырды. Анда Удмуртиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ольга Абрамова да катнашты. Аннан кайткач, ул әлеге киңәшмәдән алган кичерешләре һәм кайбер мәгълүматлар белән журналистлар белән бүлеште.
Ольга Абрамова сөйләвенчә, киңәшмәдә авыл хуҗалыгы ми­нистрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, министр урынбасарлары Оксана Лут һәм Елена Фастова катнашканнар.
“Округ төбәкләре аграрийларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде. Чыгымнарны компенсацияләүгә субси-дияләр бирү механизмнарында үзгәрешләр каралды. Шулай ук авыл территорияләрен һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү турында да фикер алыштык.
Джамбулат Хатуов округ төбәкләре алдында бөртекле, кузаклы һәм майлы культуралар җитештерүне арттыру буенча мөһим бурычлар торуын искәртте. Туфрак ачы булмасын өчен ашлау эшен тизләтү бурычы куелуын ассызыклады. «Якындагы биш елда 12 млн га авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә известь кертергә кирәк. Экспертлар бәяләгәнчә, әлеге эшләрне башкару 2024 елга ашлык уңышын – 10 млн тоннага, ә май культуралары уңышын 2,5 млн тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк (2018 ел белән чагыштырганда)”, — диде ул.
Агымдагы елда аграр сәнәгать комплексын үстерү максатына юнәлдерелгән акчалар күләме 303,6 млрд.сум тәшкил итәчәк. Узган ел бу сан 254,1 млрд. сум булган. Ташламалы кредит бирү ярдәм чараларының берсе булып кала. 2019 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан заемчылар реестрына 828 гариза теркәлгән.
Очрашуда авыл хуҗалыгының «үсеш нокталары»н стимуллаштыруга юнәлдерелгән яңа концепция тәкъдим ителде. Төбәкләр белән берлектә авыл хуҗалыгы министрлыгы субъектлар потенциалыннан, күршеләрнең үсешеннән һәм ихтыяҗларыннан, шулай ук Россия агросәнәгать комплексы алдында куелган максатлардан чыгып, тармак үсешенең векторларын һәм өстенлекләрен билгеләячәк. Якын арада 2019-2024 елларга куелган максатка ирешү өчен эш планы әзерләнәчәк. Тармакны федераль бюджеттан финанслау системасы да акрынлап үзгәртеләчәк. Субсидияләрнең аерым төрләре стимуллаштыручы һәм компенсацияләүче механизмнарга бүленәчәк, бу җитештерүне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Идел буе аграрчыларының илнең агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше дә бәяләнде.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта округ илне сөт белән тәэмин итә, йомырка җитештерү буенча беренче урында (25,1%), терлек һәм кош-корт җитештерү буенча (тере үлчәмдә) икенче урында (20,6%). “Сөт тармагы буенча Идел буе федераль округында Татарстан лидер булып тора, шулай ук Удмуртия, Киров өлкәсе һәм Пермь крае бу юнәлеш буенча уңай динамика күрсәтә”, — дип бәяләделәр киңәшмәдә.
Идел буе федераль округы төбәкләрендә ел саен май культурасы һәм бәрәңге буенча гомумроссия күрсәткеченең чиреге, бөртекле, кузаклы культураларның һәм яшелчәләрнең 20% ы, шулай ук шикәр чөгендеренең 16% тан артыгы үстерелә. Узган ел нәтиҗәләре буенча округта тарихта рекордлы көнбагыш уңышы җыелган — 4,6 млн тонна, бу тулаем ил буенча уңышның өчтән берен тәшкил итә. Иң күп үсешне Саратов, Оренбург һәм Самара өлкәләре тәэмин иткән.
Быел ашлык һәм яшел азык өчен көзге культуралар мәйданы 4,56 млн га кадәр арткан, шул ук вакытта бүгенге көндә аларның 90% ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә.

Удмуртия чәчүгә чыгарга әзерме?

Журналистларны күпчелек Удмуртиядәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү мәсьәләләре кызыксындырды. Һәр сорауга министр җентекләп җавап бирде.
Быел авыл хуҗалыгын финанс­лау өчен Удмуртиядә 240 млн сум акча җәлеп итү планлаштырыла. Бу 2018 елда сарыф ителгәнгә караганда аз гына кимрәк.
«Без чәчү кампаниясен тәэмин итүгә һәм “1 миллион тонна сөт» программасы буенча субсидияләргә документлар кабул итә башладык. Бу максатларга бездә 157 миллион сум акча каралган», — диде Ольга Абрамова.
Министр сүзләренә караганда, узган ел республикада көзге культураларны 67 мең га мәйданда чәчкәннәр, быел көзге чәчү мәйданы 5 мең гектарга арткан.
“Чәчү материалы запасы белән проблема юк. Без орлыкларның сыйфатлылыгы буенча 90% ка чыгу максатын куябыз. Узган ел 82% иде, — диде ул. — Удмуртиядә чәчү өчен 43 орлыкчылык хуҗалыгы орлык әзерли. Җитен буенча гына эшләр начар. Узган ел без 4,2 мең га чәчтек, бүген орлыклар шул мәйданның яртысына гына җитәчәк. Быел орлыкларны сатып алачакбыз. Ел саен без начар орлыклар чәчәбез, бу безнең проблема», — дип белдерде ул.
Быел Шаркан җитен заводы сыйфатлы орлыклар чәчеп, техник регламентларны тулысынча үтәп, бар эшне җиренә җиткереп башкарачак. Бу, барысын да тиешенчә башкарганда Удмуртиядә нәрсә үстереп булганын ачыклау өчен, эксперимент буларак эшләнелә.
Инде 6,4 мең кг ашлама сатып алдык. «Чынлыкта, сыйфатлы чәчү өчен бу гына җитәрлек түгел», — дип аңлатты министр. Чәчү кампаниясенә 12 мең тонна дизель ягулыгы кирәк. Хәзер ведомство аны сатып алуга ташлама алырга омтыла.
Министрлык авыл хуҗалыгы эшләре белән генә шөгыльләнеп калмый, авыл хуҗалыгы белән бәйле булган ярышлар, бәйрәм чаралары һәм бәйгеләр дә оештыра. Әйтик, 16-17 мартта Ижау шәһәренең Үзәк мәйданында урнашкан павильонда “Барысы да үзебезнеке” дип аталган фермер продукцияләре күргәзмә-ярминкәсе булачак. Вавож районында 16 мартта чаңгы ярышы оештырыла. Бу көнне Вавож җирендә Удмуртиянең барлык авылларыннан спорт сөючеләр җыелачак. Анда танылган чаңгычылар — Максим Вылегжанин, Константин Главатских, Александр Уткин, Лилия Васильева да катнашачаклар. Шушы көнне үк Воткинск районында Россия күләмендә трактор биатлоны узачак. “Мондый ярыш әле Россиядә беренче үткәрелә, Пилмән бәйрәме кебек үк бу чараның туган ягы Удмуртия булачак”, – ди Ольга Абрамова. Биатлонда барсы да гадәттәгечә, бары тик чаңгы урынына кече габаритлы тракторлар булачак, ә биатлон винтовкалары пейнтбол мылтыкларына алышыначак.
Элек-электән авыл халкы хезмәтне җыр-моң, уен-көлке һәм ярышлар белән аралаштырып, күңелле һәм тырышып эшләгән. Шулай яшәгәндә, безнең республиканың да алдынгы күрсәткечләргә ирешәчәгенә өмет зур.

Элмира Нигъмәтҗан.