Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Торып карыйк әле…
11.08.2022

Торып карыйк әле…

Үткән тормышың гыйбрәтле, бәхетле булып, гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен тату – иң зу бәхеттер ул. 60 ел бергә гомер кичергән Хөрия апа белән Илдус абыйларның гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Илдус абый белән Хөрия апа бергә узган алтмыш ел го­мерләрен алтмыш көнгә тиңләгәч, бигрәк тә бәхетле пар инде, дип уйлап куйдым. Олы яшьтә булуларына карамастан, шат күңелле, көләч йөзле өлкәннәр бер-берсенең хәлен, уй-фикерләрен күз карашларыннан аңлап торалар. Парлы тормыш бәхете нәрсәдә соң? Мәхәббәттәме?

Үпкәләшергә вакыт булмады

«Ярату ул баштагы мәлләрдә генә була. Аннары икең бер булып яши башлыйсың. Ярату бер-береңне хөрмәт итүгә, санлауга әверелә, гаиләң өчен җаваплылык хисе арта. Яшең барган саен сабырлык та өстәлә. Безнең ачуланышып, үпкәләшеп йөрергә вакыт та булмады. Без бит – сугыш чоры балалары. Бар гомеребез хезмәттә үтте. Көне буе эштә, төнлә хуҗалыкта дигәндәй, дөнья кудык. Бер-беребездән кер эзләмәдек, характерларыбыз туры килмәгән, дип елап утырмадык. Икебез дә авыр тормышны күргән авыл балалары, димәк, холкыбыз да бер төрлерәк булгандыр инде. Ярдәм итүчебез юк иде, бер-беребезгә таянып, бүрәнәнең ике башыннан икәү күтәреп бардык инде», – диләр алар.

Ачлык, ятимлек чыныктырды да, ныгытты да

«Мин Барда районы Танып авылында туып-үстем. Сугыш башланганда, безнең гаиләдә дүрт бала бар иде инде. Сугыштан соң тагы икәү туды. Мин – сугышка кадәр туган өченче бала. Әтиебез авыру булгач, сугышка алмадылар, Пермь шәһәренә заводка корал җитештерергә эшкә җибәрделәр. Әти кайтканчы, ничек исән калганбыздыр инде? Ашарга юк, черек бәрәңге, калган башак җыеп ашыйбыз. Кияргә кием, аякка аяк киеме булмагач, мәктәптә дә укый да алмадым. Пермьнән кайтканда, әтинең басып торырлык хәле дә юк иде. Шулай да йортта ир-ат булгач, бераз тернәкләнә башладык. Ул озак яшәмәде. 20 яшемә кадәр колхозда нинди авыр эш бар – барсын да башкардым. Бераз акчасы булыр дип, кап суга идек, ул акча тиеннәр иде инде. Шуннан соң мин, бер иптәш кызыма ияреп, Ижау шәһәренә килдем. Монда да мине колач җәеп көтеп торучы юк иде. Бер кәлимә сүз русча белмим. Фатирда тора башладык. Машина заводына урнаштым. Иң авыр, иң начар эштә 20 ел эшләп, шуннан лаеклы ялга чыктым. Язмыш сынады инде безне. Тормыш авырлыгын без күтәреп тә, өстерәп тә тарттык, ләкин сыгылмадык, шартлап сынмадык. Әле дә булса минем үткәннәрем төшләремә кереп йөдәтә. Ачлык, ятимлек чыныктырды да, ныгытты да. Бөтен гомергә җитәрлек күркәм сыйфатлар әнә шул елларда тәрбияләнде бездә», – диде Хөрия апа хатирәләрен барлап.

Сыер булса, яшәргә була

Илдус абыйның фикер йөр­түеннән, аның барлык яңалык­лар­дан хәбәрдар, кануннарны әйбәт белгәнен аңлап алдым. Сөйләшүе дә итагатьле, тыйнак. Аның белән сөйләшеп утыруы рәхәт. «Мин газеталар укыйм. Телевидение яңалыкларын еш күзә­теп барам. Үзем Әгерҗе районыннан булгач, районның авыл хуҗалыгы хәбәрләре белән танышасым килә. Никтер башка районнарны күр­сәтәләр, язалар, ә безнең район турында ләм-мим. Берәр вакыт газетагыз журналист­лары белән Әгерҗе районына сәяхәт ясагыз әле. Әгерҗелеләр күп яши бит Удмуртиядә. Үз туган якларының яңалыклары турында алар да кызыксынып укырлар иде», – дип сүзен башлады ул. «Мин Әгерҗе районының иң матур табигать кочагына сыенып утырган Наҗар авылында тудым. Әти сугышка киткәндә, без ике бала үги әни белән калдык. Үз әниебез авырып вафат булган иде. Энем әти сугышта вакытта язгы ташу вакытында суга төшеп вафат булды. Әти сугышны исән-имин йөреп кайтты. Ул ике тапкыр яраланган. Шулай да Германиягә кадәр барып җиткән. Германиядән кайтканда, аларга, безнең илгә алып кайтырга атлар, сыерлар биреп җибәргәннәр. «Көндез малларны ашатабыз, ял итәбез, төнлә кайтабыз. Чөнки көндез юл тулы машина. Германиядән хәрби техниканы һәм башка әйберләр алып кайталар иде», – дип сөйли иде ул. Ачлык шаукымы миңа да эләкте. Әле әти белән башак җыярга барганымны хәтерлим. Миңа укырга насыйп булды. Чөнки мин инде бер генә бала, сыерыбыз да бар иде. Авылда сыер булса, яшәргә була бит. Әни депутат та булды әле. Сигезенче класска Әгерҗегә укырга баргач, кире кайттым. Чөнки русча белмим, кыен булды. Армия сафларында өч ел пешекче булып хезмәт иттем. Аннан кайткач, авылда каласым килмәде. Ижау шәһәренә юл тоттым. Эшкә керергә паспорт юк. Шуңа күрә янгын сүндерү хезмәтендә эшли башладым. Анда өч ел хезмәт куеп, паспорт алып, машина йөртүчегә укырга кердем. Машина йөртергә хокук алгач, 1 нче санлы базага эшкә урнаштым. Анда 36 ел эшләдем. Солдатларны, төрмәдә утыручыларны төзелешләргә йөрттем. Ижау шәһәрендә нинди генә төзелеш булмасын, мин аларның барсында да катнаштым дияргә була. Шәһәр минем күз алдымда үсте. Лаеклы ялга чыккач та, үземне кая куярга белмәдем. Гомер буе шул эшкә өйрәнелгән», – диде Илдус абый.

Кайгы адәм башыннан йөри

Хөрия апа белән Илдус абый бер тирәдәрәк фатирда торалар. Очрашулары да ул вакытларда яшьләр кич җыелган урында була. Гармунчы егет яшь кызның йөрәген яндырмый калмагандыр. Торып карыйк әле, дип кенә тормышны башлаган идек, алтмыш ел узып та киткән. Тормышны башлавы җиңел булмады. Башта фатирда тордык. Аннан иске генә йорт алдык. Шул йорт урынында акрын-акрын йорт төзеп чыктык. Авылдагы әти-әнине дә ташламадык. Атна саен кайтып, булыша идек. Алар да: «Без исән чакта кайтыгыз», – дип әйтәләр иде. Әйе, үтте вакыт, хәзер инде безне мунча ягып, коймак пешереп көтүче юк. Әле бүгенге көндә дә нигезне ташламыйбыз. Шулай тормыш көтәбез, балалар туды. Балалар бакчасы юк яки ерак, үзем белән эшкә йөрттем. Мичкә ягасы, суны ерактан ташыйсы иде. Иң беренче улыбыз туды. Аннан соң игезәк кызлар дөньяга килде. Улыбыз 9 яшьтә вафат булды», – диде Илдус абый. «Кызлар бик тәртипле булдылар. Беркайчан да мәктәпкә барганыбыз булмады. Соңрак тагы бер улыбыз туды. Белмим аннан тәртиплерәк, тыңлаучанрак бала бар микән? Безнең йортны төзекләндерде, яныбызда яңа йорт салды. Югары белем алды, эше гөрләп бара иде. 35 яшендә яшьтә сигез айлык кызын калдырып китеп барды. Уйламаганда яман шеш авыруы таптылар. Булмагач, булмый, икән дидек. Безгә, күрәсең, уллар үстереп, алар белән бергә яшәргә язмаган. Урам тулы исерекләр, эшсез йөргәннәрне күрәм дә, ник әйбәт кешенең гомере кыска икән бу дөньяда дип уйлыйм. Теге дөньяга да начар кешеләр кирәкмидер шул», – диде Хөрия апа. «Картаймыш көнеңдә өмет иткән балаларың исән булсын икән шул», – дип авыр көрсенде Илдус абый.
Бала хәсрәтен дошманыңа да күрсәтмәсен, ди безнең халык. Бәгырь җимешләрен югалт­каннар күңеленнән күз яшьләре белән бергә саркып чыккандыр бу гыйбарә. Мең газаплар белән тапкан, татлы төн йокыларыңны калдырып баккан өметең сүнеп, дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмаганда тугандыр бу изге теләк. Кайгы дигәннәре агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри шул, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый. Кайгы-хәсрәт – дөньяда яшәүче адәм балалары өчен зур сынау ул. Сабыр канатлары һәм иманнары нык булганнар гына аны лаек­лы уза ала.

Тормыш матурлыгы – балаларда

Хөрия апа белән Илдус абыйның балалары – иң зур горурлык­лары дисәм дә, һич ялгыш булмас. Аларның балалары тәрбияле, игелекле, кешеләргә, әти-әниләренә ярдәмчел, үз балаларына үрнәк булып гомер итәләр. Гаиләдә алган тәрбия орлыклары үз җимешен бирә шул. «Безнең әти-әни гел бергә. Шуңа күрә дә алар, Аллага шөкер. озын гомерле. Алар бер-берсеннән башка чәй дә эчмиләр. Әти газеталар укый да әнигә сөйли. Әни тыңлый-тыңламыймы, баш кагып тора. Кибеткә әткәй йөри, ул бераз тоткарланса, әни борчыла башлый. Туган йортыбызга килеп керү белән әйтеп бетерә алмаслык җылылык иңә. Монда бөтен мәшәкать онытыла. Әти белән әнинең көләч йөзләрен күреп, күңел канатлана. Безнең туган көннәр матур гадәт буенча биредә үтә. Әни тәмле ашын, бәлешен пешерә. Әнинең мич ашлары телеңне йотарлык була. Әле алар бүгенге көндә дә бакча утырталар. Күптән түгел авылга кайттык, бергәләп җиләк җыйдык. Тик утырырга яратмыйлар, һәрвакыт хәрәкәттә. Алар безне иркәләп-сөеп үстермәсә дә, без аларның күңелендәге җылылыкны сизә идек. Авылга әби-бабай янына еш кайтып йөрдек. Хезмәт сөеп үстек. Яхшы тәрбия бирделәр алар безгә. Инде исән-имин булып, озак яшәсеннәр. Рәхмәт хисләре белән аларны тәрбияләргә язсын безгә», – диде кызлары Вәзирә.
Әйе, бергә уздырган алтмыш ел гомерләрендә төрлесе булган: шатлыгы да, кайгысы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә. Болар барысы да узган, онытылган, ә менә мәхәббәт һәм хөрмәт әлегәчә сакланган. «Эш, гаилә, балалар үс­те­рү, онык­лар сөю куанычлары белән гомер узуын да сизмибез. Яшь чакта гомер ничек тә үтә ул, ә олыгайган көнеңдә бер-береңә терәк һәм кирәк булуыңны аңлыйсың. Картайганны сизми дә калдык, хәзер тормыш та рәхәт, ләкин гомер аз калды инде. Яшьләргә, балаларга без күргәннәрне күрергә язмасын», – диләр, бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле парлар. Иңне-иңгә куеп, алтыш ел тату гомер кичергән Илдус Кәшәп улының һәм Хөрия Латыйп кызының алдагы көннә­рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде.

Рәфилә Рәсүлева.