Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тормыш яме, яшәү тәме
21.01.2016

Тормыш яме, яшәү тәме

 Һәркем үзенчә матур һәм бердәнбер. Кар бөртекләре бер-берсенә ошамагандай йөзләребез, тавышларыбыз, тормышларыбыз, язмышларыбыз, корган гаиләләребез дә төрле. Матур гаилә — ил күрке, дигән безнең халык. Авылда күркәм гаиләләр күп.

Гомер үзәннәрен пар­канатлар белән кагынып үтүче, җитәкләшеп гомер үрләренә менеп баручы, озын гомерле, күркәм гаиләләрнең берсе — Мөхәммәтнур һәм Мөр­шидә апа Мухъяновлар хакында бу язмам.
Бар дөньяны ямьләп, чәчәк кебек карлар төшкәндә — ноябрь аенда кавышалар алар. “Мине Мөхәммәтнур туйча бизәлгән, кошовкалы атта алып кайтты. Ул вакытларда кошовкада ки­лен төшерү бөтен кешегә дә тәтемәде. Матур гына итеп туйлап та алдык. Менә шул көннәрдән бирле, Ходайга шөкер, яшибез инде”, — ди Мөр­шидә апа үткәннәрне искә алып. Җайлы гына, тыныч кына яшәүнең серен дә ачты ул:” Вакытында телеңне тешли белсәң, ир сүзен сөйләсәң, мин-минлегеңне кесәгә яшереп куйсаң, яшәргә була. Үзем дә сабыр булганмындыр, җә­мәгатем дә юньсез кеше бул­мады”.
Әйе, икесе дә гап-гади, күп балалы гаиләдә үскән, сугыш чоры балалары буларак, хәсрәтен дә, тормышның әчесен дә, төчесен дә күп татыганнар. Бер-берсен ярты сүздән аңлашып яшәргә шулар да җитәдер, бәлки. “Үзе килгән бәхет — бәхет түгел, эзләп тапкан бәхет кадерле”, — диләр бит.
Инде 60 ел бер-берсен хөр­мәтләп, зурлап, җил-да­выл­­­дан яклап, саклап, бер-бер­сенә юл куеп, балаларына, оныкларына, күрше-күләннәргә, авылдашларга үрнәк булып яшиләр алар. Әти-әнинең озын гомерле, пар канатлы булуы балалары өчен дә олы бәхет! Аларның исәнлеге, өйдә үзара аңлашу, татулык булу, читтә яшәүче балалары күңеленә рухи ләззәт, җаннарына тынычлык иңдерә. Инде үзләре әби-бабай булган Мирзанур-Финисә, Ләлә — Хәмит, Лилия белән Нәркис тә туган йортның еш кунаклары. Барсы да тулы гаиләле, эшчән, тәртипле, инсафлы…
Игелекле балалар үстерү — үзе бер батырлык булса, дөрес тәрбия — тыныч картлыгың бит ул. Мөршидә апа белән Мөхәммәтнур абый да, үзләре куанып, балаларын сөендереп, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, төп йортта уллары Наил, киленнәре Халисә белән бергә яшиләр. Инде утыз елга якын килен-кайнана булып яшәү дәверендә, ник бер генә тавыш чыксын да, сыкрану ишетелсен!? “Үзем дә утыз елга якын кайнана белән яшәдем. Инде үзем утыз ел кайнана булып яшим. Аллага шөкер, сүзгә килешкәнебез юк. Киленем дә үзем кебек бик сабыр. Йорт эшләрен башкарырга да, эшенә йөгерергә дә вакытын таба — бик өлгер!”
Бәйрәмнәрдә балалар барысы бергә җыелганда, өй эче гөрләп тора, аеруча күңелле була, сөйләшеп — сүзләре, бүлешеп серләре бетми. Туганнар ара­сында нәсел җебе нык, өзелмәс. Киңәшле эш таркалмас! — дигәндәй, инде үзләре бабай булган уллары да, әтиләре белән киңәшләшеп яшиләр, эшлиләр. Мөхәммәтнур абый үзе дә тик тора белми, кулыннан килгәнчә хуҗалыкта кыймылдый, ярдәм итә. “Хәйруллин Халит председатель чагында, — ди ул, — гаилә подряды дип, тавык фермасы бирделәр, анда эшлә­дек озак кына. Гомер буе аттан төшмәдем, атны бик яратам”. Әйе, әле җәй көннәрендә аны еш кына ат җитәкләгән килеш су буена барышын, болыннан кайтышын күрергә була. Мөхәммәтнур абыйны туганнарының балалары: “Нур абый!” — дип йөртәләр. Гаҗәпләнеп, сәбәбен сорагач, бертавыштан: “Ул бик ярдәмчел, миһербанлы, безгә кечкенә чактан ук гел булышты. Аннан соң ул гел елмаеп тора!” — диләр.
Бу бәхетле парның бүген 7 оныгы бар. Әби-бабаларының тормышына ямь өстәп, 6 оныкчык үсеп килә.

Нинди бәхет — туган нигез капкаларын
Балаларың ачса!
“Дәү әти, әнием!” — диеп,
сарылып иңнәреңә,
Оныкчыклар кочса!

Адәм баласының дөньяга килүенең мәгънәсе дә шунда түгелме соң?! Гомерләр ике бирелми, һәр минутның, һәр мизгелнең кадерен белеп, сөеп һәм сөе­леп яшик. Яшәвебез хакына игелекле гамәлләр кылып, тор­мыш үзәннәрендә үз эзебезне калдырыйк, җәмгыять, кешелек өчен әдәпле, әхлаклы, иманлы буын бүләк итик.

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.