Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тормыш ямен җырларда тапкан
22.02.2017

Тормыш ямен җырларда тапкан

10 февральдә “Могҗизалар кыры” уены Удмуртиядә яшәүче күп кенә милләттәшләребезне зәңгәр экраннар янына җыйды. Бу көнне Можга егете — хәзерге көндә Ижауда гомер итүче Рамил Нуриманов — икенче тапкыр уенда үзенең зирәклеген сынады (бу турыда газетабызда алдан хәбәр дә биргән идек). Беренче тапкыр дулкынлануы комачауласа, бу юлы Рамил җиңү яулап кайтты.
Рамил Нуриманов: “Кечкенәдән җыр һәм көйләр белән тәрбияләнеп үстем. Әнием — музыкант. Ул миндә сыйфатлы музыкага, моңга мәхәббәт тәрбияләде. Әти-әнигә, Олег Газманов җырларын башкарып, концерт куя идем. “Мин — композитор”, — дип шаяртып әйтергә ярата идем. Үсә-үсә иҗат дөньясына ныграк тартылдым”, — ди яшь җырчы. Мәктәптә укыганда Можгада вокал студиясендә шөгыльләнә, укытучысы Светлана Балдина була. Соңыннан Ижауда музыка буенча белем алуын дәвам итә. Фортепиано, гитара, барабанда уйный.
“Өйдә синтезатор, әни уйный торган фортепиано бар иде. Шуларда үзлегемнән төрле ноталар җыярга өйрәндем. Әлбәттә, алар хәзерге кебек сыйфатлы түгел иде. Ләкин көйләр язуым әнә шулай башланды”, — ди Рамил. Автор-башкаручы беренче җырын 10 яшендә иҗат итә. Бүгенге көндә 78 җыр авторы ул. Әңгәмә вакытында гитарада уйнап, татар телендә җырлап та күрсәтте. Искиткеч матур, көчле тавышы сокландырды мине.
Максатына ирешә торган, бик аралашучан егет ул. Федераль каналларда бара торган музыкаль проектларда катнашырга теләп, күбесенә үзе башкарган җырларны яздырып җибәрә. Беренче каналда аңа бәхет елмая. Рамил “Голос” тапшыруына уза. Тик ул вакытта бик зур оешмада җаваплы урында эшләү сәбәпле, конкурс­та катнашуын дәвам итә алмый. Ә менә Мәскәүдәге җыр ансамбльләре белән бүгенге көндә дә теләп иҗат итә. Хәзерге вакытта “Мәкле күлмәк” музыкаль программа өстендә эшли. Иң зур теләге — туган телендә күбрәк җырлар өйрәнеп, татарча концерт кую. Әлеге хыялын да тормышка ашырачагына шигем юк.
Сәламәт яшәү рәвешен дә пропагандалый егет. “Гомеремдә дә хәмер кабып караганым, тәмәке тартканым булмады. 16 ел тауларга җәяү менү спорты белән кызыксынам”, — ди. Көньяк Уралдагы 1406 метр биеклектәге Зур Нургуш тавына 89 тапкыр күтәрелгән ул. Туризм буенча спорт дәрәҗәсе бар. 2014 елда тауларга менү туризмы буенча үз оешмасын ачкан. Гомумән, тормыштан ямь, тәм табып яши белә ул. “Һәрвакыт үсеш юлында булырга тырышам. Тауларга менү адреналин бирсә, җырларым — минем тормыш мәгънәсе”, — ди Рамил.
Тормыш иптәше Алинә турында бик җылы итеп, яратып сөйләде җырчы егет: “Ул — һәр башлангычта минем терәгем, киңәшчем”. Сәләтле яшьләребез белән аралашкан саен күңел сөенә. Замана яшьләре әнә шундый булырга тиеш тә: уңган, һәр яктан да оста, тырыш, үз максатларына ирешә торганнар. Рамилгә уңышлар телибез!

Эльвира Хуҗина.