Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тормыш язган хикәят
9.10.2014

Тормыш язган хикәят

 Рөстәм Заппаров Нургаян улы — Россия Академиясенең табигать фәннәре профессоры, СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре, Удмуртия Республикасы хокук саклау органнарының атказанган хезмәткәре, Удмуртия Республикасының мактаулы ветераны, Бөек Петр исемендәге премия лауреаты, Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясе журналистлар берлеге әгъзасы, прозачы — публицист, отставкадагы полковник, кырык алты китап авторы, бик күп хөкүмәт бүләкләре иясе.

Рөстәм ага белән очрашуга килгәч, беренче җөмләсеннән, үз-үзен тотышыннан каршымда зыялы, мәртәбәле кеше утыруын аңлап алдым. 80 яшьлек юбилее якынлашса да, әле ул егетләргә биргесез ил агасы. 80 яшь… Меңъеллыклар белән чагыштырганда — тузан бөртеге генә. Әмма кешегә карата, биеклекләргә үрмәли торган — озын бер юл. Әйе, ничек тиз узасың син, гомер! Күргән кичергәннәрдән бер йомарлам сагыш сыгылып кала да, истәлекләр кала. Рөстәм аганың әнә шул истәлекләрен дүрт биеклек белән тасвирларга булдым.

Беренче биеклек

Красный бор районы (Әгерҗе) Касай авылында Нургаян абый һәм тумышы белән Нарат авылыннан булган Майсорур апа гаиләсендә дөньяга килә ул. Әлеге авылда мулла булып торган бабасыннан калган иске йортта тормыш җиңелләрдән булмый. Гаиләне туйдыру ниятеннән, Нургаян абый гаиләсе белән Сарапул районының Дулесов авылына күчеп китә. Китергән корбаннары, олы кайгы -хәсрәтләре, һич тә онытылмас күңел җәрәхәтләре, газаплары белән иң афәтле кан коелышларның берсе булып тарихка кереп калган Бөек Ватан сугышы башлану белән әтисен фронтка алалар һәм ул инде аннан кире әйләнеп кайтмый. Авыр сугыш елларында алар шушы авылда нужа күрәләр. Сугыштан соң Сарапул шәһәренә күчеп китәләр. Рөстәм Сарапул электр механикасы техникумын тәмамлый. Яшь белгечне Ульяновск машина заводына эшкә җибәрәләр. Озакламый егетне Совет армиясе сафларына алалар. Армиянең соңгы елында артиллерия полкы бюросының комсомол секретаре булып эшли, партия әгъзасына кандидат була. Ижау шәһәренә кайтып, механик институтка укырга керә һәм шул вакытта “Ижмаш” заводында Михаил Калашниковның конструктор бүлегендә приборлар төзүче инженер булып та эшли башлый.

Икенче биеклек

23 яшьлек егетнең булдырганын күреп, 1957 елны Жданов район (Хәзерге Ленин районы) комитеты комсомолының икенче секретаре, сигез айдан беренче секретаре итеп сайлыйлар һәм ул җитәкчеләрнең өметләрен аклый да. Алт­мышынчы еллар комсомолларының исемнәре данга күмелә. Рөстәм Заппаров җитәкчелегендәге комсомолларның исемнәре ул елларда барлык җыелышларда, кичәләрдә, радио — газеталарда яңгырый. Алар — Ижау шәһәр комитетының ВЛКСМ секретаре Владимир Подлинных, Воткинск шәһәр комитетының комсомол секретаре Леонид Булгаков, ВЛКСМ өлкә комитетының секретаре Юрий Шибанов, һ.б. лар. Ижау шәһәренең Жданов районы Удмуртия индустриясенең үзәге булып тора. Анда машина төзү, металлургия заводлары, тимер юл станциясе эшли. Район комитеты комсомолының эше хезмәт коллективлары белән эшләүдә тора. Яшьләрне районның төзелеш эшләренә җибәрергә, кичләрен милициягә ярдәм йөзеннән кизүлек итәргә, кичке мәктәпләрдә укытулар, эштән буш вакытын, көндәлек тормышын оештыру алар өстендә була. Хәзерге Төзүчеләр шәһәрчегенә (Городок строителей) шул чорда нигез салына. Бу районда яшь төзүчеләр өчен алтмыш биш барак төзелешендә, соңрак шәһәрчеккә әйләнүендә аның өлеше дә бар. Ә инде Жданов районы комсомолларының иң зур төзелеше — ул елларда металлургия заводындагы 100 тонналы 4нче мартен миче була. Ул елларны кем генә сагынып искә алмыйдыр! Яшьлек, хезмәт дәрте ташып торган, яңа тормыш төзи торган чорлар!
1960нчы елны сыналган белгечне, оста оештыручы буларак, Ижау шәһәренең КПСС комитетына сәнәгать-транспорт бүлегенә инструктор итеп билгелиләр. Шуннан соң ул гомерен партия органнарында эшләүгә багышлый. Ул эшләгән дәвердә шәһәрдә егерме ике меңнән артык фатир, сөт заводы, ит комбинаты, ике кинотеатр, ун мәктәп, утыз җиде мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оешмалар, утыз ике мең урынга хисапланган “Зенит” стадионы тергезелә.

Өченче биеклек

Ул елларны партиянең, комсомолның иң яхшы кадрларын милиция органнарына җибәрү практикасы сынала. 1971 елны шәһәрне генә түгел, Республиканы яхшы белгән, төрле категория кешеләр белән уртак тел таба белгән Рөстәмне иң авыр эш участогына җибәрәләр — ул тоткыннар белән эшләү бүлеге башлыгы итеп билгеләнә. Бу структурага ике тикшерү изоляторы, алты колония, хезмәт белән дәвалау профилакторийлары керә һәм эшсез җиде мең тоткын! Аларның тәртибен генә сакларга түгел, ә азык-төлек, эш белән дә тәэмин итәргә кирәк. Өстәвенә алкоголизмнан мәҗбүри дәваланырга килгән кешеләр — иң авыры шул була. Шәһәрнең завод директорларын яхшы белгәнлектән, ул алар белән хезмәттәшлек итә башлый. Зоналарда мотоцикллар өчен эшләнмәләр җитештерү өчен цехлар төзелә. Колонияләрдәге хәлләр тотрыклылана, көнкүреш шартлары тудырыла. 1978 елда Удмуртия Республикасының Эчке эшләр министрының урынбасары булып билгеләнеп, хуҗалык һәм тыл эшләрендәге мәсьләләрне хәл итү белән шөгыльләнә башлый. Авыр хезмәт алып бара торган милиция хезмәткәрләре өчен торак, балалар бакчаларына юлламалар, яшь хезмәткәрләргә тулай торак мәсьләләрен кайгырта. Удмуртиянең Эчке эшләр органнарында утыз елга якын фидакарь хезмәт куеп, аның тарихында тирән эз калдырган шәхес Рөстәм ага.

Дүртенче биеклек

Комсомол һәм партия органнарында эшләгәндә үк Рөстәм ага язмалары республика газета — журналларында басыла башлый, ул телевидение һәм радиода чыгыш ясый. Лаеклы ялга чыккач та тик утырмый: кулына каләм алып, эшләгән еллары, хезмәттәшләре турында очерклар язарга алына.
2001 елда “Эчке эшләр министрлыгы полковнигы язмалары” исемле автобиографик документаль — нәфис повесте дөньяга чыга. Китапта авторның Ижау шәһәре, Республиканың Эчке эшләр органнары бүлекчәләренең үсешендә катнашуы, көндәлек һәм сугышчан хезмәттә үзләрен аямый торган хезмәткәрләр турында очерк­лар тупланган. Чираттагы очерклар китабы “Бар да кешеләргә кала” — Республиканың, Ижау шәһәренең күренекле җитәкчеләре, “Сугыш кайтавазы” — Эчке эшләр хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында катнашулары турында. “Сарапул кошчыклары”нда Рөстәм аганың ачлы-туклы, нужалы балачагы, ул замана яшьләренең авыр тормышы тасвирлана. “Уч төбендәге кеше. Әрмән очерклары” — Әрмәнстанда Спитак шәһәрендә булган җир тетрәүдән соң сафка бастыру эшләрендә катнашкан Удмуртиядән барган отряд егетләренең кыюлыгы турында язылган. “Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнгән отряды. Кавказ сугышы”. Әлеге китапта Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә милиция гвардиясенең катнашуы, ”Кречет” отрядының батырлыгы турында сөйләнә. “Әфганда эссе көннәр” китабы — Удмуртия Эчке эшләр бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең Әфган сугышында катнашуы турында булса, ә “Каеннар нәрсә турында шаулый” китабы 60 — 80 нче елларда партия һәм хуҗалык җитәкчеләренең респуб­лика үсешендә куйган хезмәтләре турында язылган. “Өзелгән очыш” китабына — Эчке эшләр органнарында эшләүче хезмәткәрләрнең, хезмәт вазифаларын үтәгәндә гомерләре өзелгән егетләрнең аянычлы язмышлары язылган. “Каршылыклы җил” китабын укып, Удмуртия милициясе тарихы белән танышырга була.
Мин Рөстәм аганың кайбер китапларын гына телгә алдым. Үзем өчен аны тарихчы, туган якны өйрәнүче шәхес буларак ачтым. Аның гади тел белән языл­ган әсәрләрен укыгач, тормыштан алынган кеше язмышлары күз алдына килә.
Әмма эш белән генә яшәми кеше, тормыш итәрлек парын — бердәнберен, ярын очратып, сөйгәне-сөеклесе белән чәчләре чәчкә бәйләнәчәк мизгелне көтеп яши. Ул мизгел дә чынга аша. Сөйгәне Тамараны очратып, ике малай үстереп, бүген оныкларының, оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Җитмеш төрле һөнәргә ия ир-ат та, бары тик булдыклы хатыны янында гына үзенең бөтен мөмкинлеген ача ала. Ә Рөстәм аганың сөйгәне нәкъ шундыйлардан.
“Гомер бер мизгел булып үтеп китте. Әле кичә генә авыл урамыннан ялан аяк йөгерә кебек идем. Үкенмим, тагын бер гомер бирелсә, икеләнмичә дә шушы юлны үтәр идем, бу биеклекләрне алганым өчен тормышымда очраган яхшы кешеләргә рәхмәтлемен”, — дип тәмамлады ул безнең сөйләшүне.
Тамырлары минем туган авылга барып тоташкан, ятимлекнең, сугышның ачысын күргән, Ижау шәһәре үсеше өчен күп көч куйган Рөстәм аганың тормышында башкарган эшләрен колачлап алмаслык дөнья белән чагыштырдым, чын күңелдән якташым белән горурландым.

Рәфилә Рәсүлева.