Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тормыш ул — театр
28.09.2017

Тормыш ул — театр

Сарапул татар иҗтимагый үзәге активистлары белән Казан-Болгар сәяхәтендә милләттәшебез Сәниф Сәлахов белән аралашырга туры килде. Нәкъ шул көнне аның 65 яшьлек юбилее иде. Соңлап булса да, аңа котлауларыбызны җиткерәбез. Юбилей уңаеннан яшьлек хатирәләрен искә төшерде ул. “Сарапул шәһәрендә заманында халык театры гөрләде. Без шунда концертларда, спектакльләрдә катнаш­тык. Аның җитәкчесе режиссер Рәшит Йосыфҗанов турында язарга иде”, — диде. Озак та үтмәде, ул мине режиссер, иҗатчы, эзләнергә юнәлеш бирүче остаз, оештыру мәсьәләләрендә оста җитәкче булган, шушы бурычларны берьюлы колачлаган шәхес белән очраштырды. Моның өчен мин Сәниф абыйга зур рәхмәтемне белдерәм.

Ишекне 82 яшьлек Рәшит абый егетләрчә җитезлек белән ачкач, аның елмайган йөзенә, бераз кысыграк күзенә карагач: “Әллә Әстерхан татары инде”, — дигән уй башымнан сызылып үтте. (Казанга өстәмә белем алырга баргач, Әстерхан татарлары белән бергә укыган идем). Чыннан да аның туган ягы Әстерхан булып чыкты! Рәшит абый белән аралашканда сәгатьләрнең үткәне сизелмәде, икебез дә “театр казаны”нда кайнагач, без бер-беребезне бер сүздән аңладык! “Безнең тормыш — театр. Тормыш — сәхнә, кешеләр анда артистлар гына», — диләр. Мин моңа өстәп: «Тормыш — мәхәббәт театр­ы ул», — дияр идем. Һәр гаиләнең берничә пьеса язарлык мәхәббәт тарихы бар. Мин сезгә Рәшит белән Рәйханә пьеса­сын тәкъдим итәм. Киттек! Залда утлар сүнде, әкрен генә пәрдә ачылды.

Беренче пәрдә — Әстерхан
Рәшит аганың әнисе ягыннан туганнары бик сәләтле була. Әти-әнисе мандолинада, Саратов гармунында уйныйлар. Әлбәттә, бу сәләт балаларга да бирелә. 1959 елда Әстерхан шәһәрендә “Нариман” исемле үзешчән татар театры барлыкка килә. Рәшит абыйның энесе әлеге театрда уйный башлый. Ә бу вакытларда ул үзе тепловозлар төзекләндерү заводының рус хорына йөргән була. Анда аерым да, хор белән дә җырлый. Яшь егет балта остасы булып хезмәт куя. Бервакыт энесе аны театр карарга чакыра. “Мин шул килүдән театрда калдым. Иң беренче “Зәңгәр шәл” мелодрамасында катнаштым. Анда төрле кечкенә рольләрдә уйнадым. Шактый гына спектакльләрдә уйнагач, мине: “Һөнәри дәрәҗәдәге театр ачсак, кире безнең театрга кайтасың”, — дигән шарт белән Казан шәһәренә күчмә театрга җибәрделәр. Төрле яктан сынап карап театрга эшкә алдылар. Ләкин менә бәла: ерак туганнарда торырга урын бар, тик пропискага кертмиләр. Ә пропискасыз Казандә яшәп булмый, күңел төшеп кайтып киттем. Икенче елны күчмә театр Әстерхан шәһәренә гастрольгә килде. Әлеге күчмә театрда уйнаучы Ирек Баһман академия театрына күчә икән. Аның урынына уйнарга миңа тәкъдим ясадылар. “Бармыйм, бер бардым бит инде, пропискага кертмиләр”, — дип кире кактым. “Прописка урыны табабыз”, — дип ышандырып, театр хисабыннан пароходка билет алып, Земфирә Дасаева белән Казанга җибәрделәр. Без алты көн буена юлда “Уеннан уймак”, “Рәйсә” пьесаларын ятлап, өйрәнеп бардык. Казанга килеп урнашу белән озак та тормадык, күчмә театр белән “Уеннан уймак” пьесасы белән гастрольгә чыгып киттек”.

Икенче пәрдә — Рәйханә
Рәйханә апаның әти-әниләре тумышлары белән Мөслим районы Карамалы авылыннан. Ике яктан да әби-бабалары авылда нык тормышлы гаиләләр булалар. Реп­рессия җилләре әлеге гаиләләрне дә читләтеп үтми. Бер як нәселне төрмәгә утыртсалар, икенче яктагы нәселне Удмуртиянең Воткинск районы Костоват урманчылыгына урман кисәргә сөрәләр. “Мин исән-имин әйләнеп кайта алсам, кайт­кач бирерсез”, — дип бабай бер самавыр алтынны авылдашларына таратып китә. Кире авылга кайт­кач кына алтыннарны кайтаручы булмый… Кем белгән, бәлки ул алтыннар күпләрнең гомерен сак­лап калгандыр. Шуннан соң бабай кире авылга кайтмый, Сарапул шәһәрендә төпләнә. Тар, кечкенә өйдә унбер кеше яшәдек. Мал асрап дөнья көттек. Әти-әниләребез безне кешедән артык итеп киендерергә дә, ашатырга да курыктылар. Гомер буе “Тагы сөрерләр”, — дигән уй аларны куркытып яшәтте. Костоватта исем-фамилияләре дөрес язылмау сәбәпле, пенсия яшенә җиткәч ташламалардан да файдалана алмадылар. Мин үзем кырыгынчы елгы, ике яшемдә, температурам югары күтәрелеп, бик каты авырганмын. Шушы авырудан минем бер аягым кыска булып калды. Заводта тәэминатчы булып эшләдем. Үземне кимсеттермәдем, ишектән кертмәсәләр тәрәзәдән кердем, әрсез идем. Кырык шәһәрдә командировкада булдым. Тормышның якасына ябышып тарттым.
Рәшит белән Башкортстанның Янаул шәһәрендә таныштык. Алар “Уеннан уймак” спектакле белән гастрольгә килгәннәр иде. Чыннан да уеннан уймак чыкты! Адресларны алыштык. Ул миңа почта аша открыткалар салып торды. Мин аның кайда икәнлеген һәрвакыт белеп тордым. Ул яшәргә Әстерхан шәһәренә чакыра, ә мин бармыйм. Шуннан соң ул, бөтен дөньясын ташлап, Сарапул шәһәренә күчеп килде. “Синең сәламәтлегең юк”, — дип миңа туганнар бала табарга кушмыйлар иде. Бала булмаганлыкка салым түлисе булгач, ике ел язылышмыйча яшәдек. Бала тугач ЗАГСка киттек. “Гариза биреп көтәргә кирәк”, — дип, теркәмәделәр. Бала күтәреп шәһәр башкарма комитетына бардык. Коридорда бала имезәм, ул елый. Бала тавышына бүлмә ишекләрен берәм-берәм ябып бетерделәр. Бер ханым яныбызга килеп: “Сез нишлисез монда?” — дип сорады. Без хәлне аңлатып бирдек. Бераздан чыгып ул: “Барыгыз ЗАГСка, сезне теркәрләр”, — диде. Килдек, безне кире борган ханым, миңа мыскыллы тавыш белән: “Да, еще артист… Год проживет, хорошо”, — диде. Мин аңа: “ Мы уже два года живем”, — дидем. Аллага шөкер, илле елдан артык яшибез, өч бала үстердек. “Артист кеше бит, ничек көнләшмисең?” — дип сорыйлар иде. Уемда да булмады. Без бер-беребезгә ышандык. Рәшит миңа: “Премьера була, кил спектакльне кара”, — ди. Мин спектакль тәмамлануга өстәл әзерлим. Алар бит акчага эшләмиләр. Әнә шулай, тормышыбыз театр белән бергә үрелеп барды.

Өченче пәрдә — Сарапул
“Мин һөнәри сәхнәдә уйнарга хыяллана идем. Шуңа да Рәйханәне Әстерханга чакырдым, ул бармады. Ә минем әлеге дә баягы, прописка юк. Аларның гаиләсе ишле, өйләре кечкенә. Шулай да алар гаиләсе ул вакытта яңа йорт сала башлаган иде. “Кулдан килә, төзеп бетерәбез дә күчәбез”, — дидем. Шулай итеп, кубарылып Сарапул шәһәренә күчеп кайттым. Драма театрына режиссер ярдәмчесе булып эшкә кердем. Сөйләшкәндә татар акценты булгач, мине актер итеп алмадылар. Бер нәрсәгә икенче сәбәп табыла бит. Театр рус телендә, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” пьесасын сәхнәләштерергә алынды. Татарча азан әйтергә кирәк, өйрәтәм: “Але акбар, але акбар”, — диләр. Әйтә алмыйлар, акцент белән чыга. Шуннан соң, миңа үземә әйтергә куштылар. Мин болай да инде тик тормыйм, массовкада катнашам, эпизодларда уйныйм. Ниһаять, премьера көне җитте. Дулкынланам, тамашачы көләр, дип уйлыйм. Юк! Мин азан әйтәм, зал тып-тын. Антракт вакытында мине эзләп Равил Галиев керде. “Монда татар кешесе бар икән. Мин “Заря” мәдәният йортында үзешчән сәнгатьне җитәклим. Юныс Әминевның “Тамырлар” пьесасын сәхнәләштерәбез, ярдәм кирәк иде”, — диде. Ә мин эшләгән драмтеатр әлеге пьеса белән Краснокамскийга гастрольгә китәргә тиеш. “Анда китсәм, бер айсыз кайта алмыйм, мин кайтканчы бу үзешчән коллектив тарала”, — дип уйладым. Татар коллективы, җан тарта бит! Рәйханәгә дә әйтмәдем, 62 сумлык хезмәт хакына драма түгәрәгенә киттем.
Әзерләнә башладык. Премьера көне җитте. Гапсаттар ролен Бәшир Габидуллин уйный. Чыгар вакыт җитте: “Куркам чыкмыйм, синең кебек булдыра алмыйм”, — ди бу. Үземә чыгарга туры килде. Андый кызык хәлләр күп булды. Бервакыт бер кыз урынына хатын-кыз ролен дә башкарырга туры килде. Әнә шулай җиң сызганып театр дөньясына чумдым. Реквизитлар ясыйм, гримм салам, фокуслар күрсәтергә өйрәнәм. Равил Галиев, Бәшир Габидуллин, Хәйдәр Рәхмәтуллин, Рәзиф Галиев, Әнисә Галиева, Әнисә Галиуллина, Әлфия Гәрәева, Рәфис Гыйльфанов, Нәзимә Гайнисламова, Сабах Сәлаховлар бик актив үзешчәннәр иде. Гастрольләргә Удмуртиянең якын тирәдәге районнарына, Әгерҗе районының Тугызбуй авылларына, Ижау, Чайковский шәһәрләренә бара идек. Спектакль куябыз, икенче өлеше концерт, Ринат Фәррахов, Сәниф Сәлаховлар җырлый. Аннан соң “вечер” оештырабыз. Мәрхүм Ринат Фәррахов искиткеч җырлый иде. Әле дә исемдә: аның микрофон урынына шырпы кабы тотып репетиция ясаганы. Казаннан күчмә театр бер елны безгә гастрольгә килде. Миңа: “Сине алып китәбез”, — диләр. “Бер алып киттегез инде”, — дидем. Аннан соң Нефтекамск шәһәренә режиссер итеп чакырып: “Фатир бирәбез, 120 сум хезмәт хакы билгелибез”, — диделәр. Мин инде Сарапулдан кузгалмадым. Ничек үстергән коллективны ташлап китим?! Театр уйнарга үзешчәннәрне тулай торакларга, заводларга кереп эзли идем. Шәһәрнең базар каршындагы скверында (“Мәхәббәт бакчасы”) татар бию кичәләре үтә иде. Бөтен татар яшьләре җыелды анда ул вакытта. Алмагачлар белән уратып алынган бакчада бик күпләр мәхәббәт аңлашты, гаилә кордылар. Соңрак кышкы салкында алмагачлар өшеде, 1995 елда анда базар ясадылар. Шунда барам, кызларны биергә, сөйләштереп үзешчән сәнгатькә чакырам. 1967 елның беренче апреле минем өчен өчләтә бәйрәм булды. Улым туды, театрыбызга татар халык драма театры исеме бирелде, Мәскәү мәдәният институтына кабул ителү турында хәбәр килде. Шатлык­лар, куанычлар күп булды. Шулай да мин, театрны ничек кенә яратсам да, 1988 елны, бераз матди хәлемне яхшыртыйм дип, театрдан китеп “ЭГЗ” заводына эшкә кердем. Мин китү белән театрым таркалды. Үзәкләрем өзелде, пенсиягә чыгу белән кире кайтам дип яшәдем. Ләкин кинәт тавышсыз калдым. Әнә шулай итеп минем хыялларым, театрым чәлпәрәмә килде. Ижау шәһәрендә һөнәри дәрәҗәдәге татар театры булмаганга борчылам, башка шәһәрләрдә бар ич!
Ике малай, бер кыз үстердек. Оныгым бик яратып баянда уйный иде. Кызганыч, 17 яшендә суга батып үлде. Яшәсе яшәлгән, тормышны язып, сөйләп бетерерлек кенә түгел. Беркайчан да күчмә театрдан киткәнемә үкенмәдем. “Бәлки мин бөек артист булган булыр идем”, — дип хыялланып яшәмәдем. Тормышны яңадан башласам да, мин шушы юлны үтәр идем”.

Дүртенче пәрдә – Мәхәббәт театры
Рәшит абый белән ул сәхнәләштергән Әсгар Мирзаһи­товның “Утлы өермә”, Әнгам Атнабаевның “Рәйсә”, “Муса Җәлил”, “Шоңкар”, “Сандугач килде безгә” әсәрләре, анда уйнаган артистлар (араларында минем туган авылым кешеләре дә бар) турында сөйләшәбез. Спектакльләрдән фотолар карыйбыз, Мактау кәгазьләре актарабыз. Аның сүзен өзеп мин дә үзем куйган әсәрләр турында сөйләргә тырышам. Ул арада Рәйханә апа, мине үзләре үстергән бакча җимешләре белән сыйлый. Сәниф абый белән Рәшит абый Сарапул шәһәрендәге татар милләтенең язмышы турында фикер алышалар. “Безнең буын китсә, кирәк булырмы яшьләргә Сабантуйлар, милли бәйрәмнәребез?” Аларның борчылуы урынлы. Рәшит ага кулга баянын алып көй суза. Ә мин: “Их, Рәшит абый, ник Ижау шәһәрендә тормыйсың икән син? Безнең үзешчән театрга зур ярдәмче булыр идең, яки Сарапул шәһәрендә ник берәрсе театр куярга алынмый икән Рәшит абый барында”, — дигән уйларым белән әлеге мәхәббәт, язмыш турындагы мәкаләмне тәмамлыйм. Залда утны да сүндермим, пәрдәне япмыйм. Кош кебек Әстерхан шәһәреннән очып чыгып киткән, Казанны урап, Сарапулга килеп төпләнгән, шәһәрнең мәдәни тарихында зур урын алган Рәшит белән Рәйханә пьесасы әле бик күп еллар дәвам итәчәк. Аларның бала-оныкларында, ул сәхнәләштергән спектакльләрдә…

Рәфилә Рәсүлева.