Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тормыш төбеннән чыгаручылар
13.10.2016

Тормыш төбеннән чыгаручылар

1976 елда Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә 70 кешегә исәпләнгән наркологик диспансер ачыла. Бүгенге көндә биредә зурлар һәм балалар өчен диспансер бүлекләре, амбулатор-реабилитация үзәге эшли. Әлеге диспансер белән 13 ел инде баш табиб, Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы депутаты Татьяна Карлова җитәкчелек итә.
Диспансерга килеп керү белән мине ачык йөз белән баш табиб Татьяна Карлова каршы алды. Биредә татар милләтеннән булган табиблар, шәфкать туташлары күп эшли икән. Ул аларның һәрберсе турында җылы сүзләр белән мактап сөйләде. “Минем татарларга хөрмәтем зур. Бездә хезмәт куючы татар милләтеннән булган табиблар, шәфкать туташлары башкалардан тырышлыклары, тыйнаклык­лары белән аерылып торалар. Биредә эшләве җиңелләрдән түгел. Авыруларның нерв системасы какшаган була. Без аларны терелтү өчен кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз”, — диде ул әңгәмәдә.
Психолог Альберт Уразбахтин мине диспансерның барлык бүлекләре белән таныштырып йөрде. Ул Ижауда туып-үскән. «Яңарыш» газетасын әбием бик яратып укый», — диде ул, минем татар газетасыннан икәнлегемне белгәч. Табиблар минем сорау­ларымны көтеп тормадылар, һәрберсе үзләренең башкарган эшләре турында бәян иттеләр.

Фәнилә Хәйрул­лина: “Балаларга һәрвакыт күз-колак булып тору кирәк!”

20 ел биредә эшләүче балалар диспансеры бүлеге җитәкчесе табиб Фәнилә Хәйруллинаны сәгатьләр буе тыңлап утырырга була. Матур итеп, башта калырлык итеп сөйли. “Нәселебездә әбиемнең сигез туганы бар, алар барсы да укытучылар. Күңелем белән мин дә укытучы. Аена, елына бик күп лекцияләр укыйм. Агымдагы елда гына 3000гә якын лекция укыдык. Мин инде мәктәп елларында ук шәфкать туташы булып эшли башлаганлыктан, медицина өлкәсен сайламый булдыра алмадым. Биредә әлеге бүлек ачыл­ганнан бирле эшлим. Инде 20 ел вакыт үтеп тә киткән. Коллективыбыз бик яхшы безнең, уртача 40-50 яшьләрдәгеләр эшли. 20 мең хезмәт хакы аз дип, яшьләр эшкә сирәк киләләр. Бүгенге көндә эшли башлаган табибның хезмәт хакы — 12 мең сум. Без барыбыз да шулай башладык. Моны ник әйтәм, чөнки табиблар психиатриядә, наркологиядә 5 ел эшләргә тиешләр. Без инде бу вакытны дүрт тапкыр арттырдык. Шунысы кызганыч: кайчандыр бездә дәваланып чыкканнар хәзер бирегә инде үз балаларын алып киләләр. Кайберәүләр бу афәттән котылырга ярдәм иткәнебез өчен рәхмәт әйтергә килә. Удмуртия Республикасында үткәрелгән барлык чараларда катнашабыз. Үзем иҗади кеше булсам да, гаиләдә мин ике улымны да патриотик рухта тәрбиялим. Олысы инде офицер, кечесе спорт белән шөгыльләнә, ул да хәрби булырга тели. Боларны шуңа сөйлим: бала бозык юлга басмасын өчен, аның буш вакыты булмаска, ул яшьтәшләреннән бер адым алда барырга, аерылып торырга тиеш. Үз-үзен балалар бакчасында, мәктәптә күрсәтергә тиеш. Гадәттә башлангыч сыйныфларда алар әти-әниләренең канат астында булалар, ә 5-7 сыйныфларга җиткәч, аларны зурлар дип, иреккә җибәрәләр. “Югалган балалар”, — дим мин алар турында. Менә шул арада алар ялгыш адым ясарга мөмкиннәр. 9-10-11 сыйныфларда — имтиханнар. Мин һәрвакыт әйтә киләм: балага әти-әниләрнең игътибары җитми, тәрбиянең 70-80%ы гаиләдән тора. Әгәр дә ул үз эченә бикләнеп, күңеленә ошаган шөгыль тапмаса, начар юлга басарга мөмкин. Бүгенге көндә безнең (медицина, мәгариф, полиция тармагы, әти-әниләр) төп бурыч — балаларга һәрвакыт күз-колак булып, тик­шереп тору.

Әй эчәбез, эчәбез

Хатын-кызлар дәвалана торган бүлеккә аяк атладым. Биредә 18 яшьтән дәвалыйлар. Палаталар тулы хатын-кызлар. Я, Ходай, кая барабыз? Хатын-кызның урыны биредә түгел, гаиләсе янында бит. Күзем артистларга охшатып киенгән, бизәнгән бер ханымга төште. Әңгәмә корырга да бик тиз риза булды ул. “Миңа 44 яшь. Тормышта авырлыклар булды да, туктамыйча эчәргә тотындым. Бирегә үз теләгем белән килдем. Биш ирдән биш балам бар. Мин инде 10 яшьтән эчә башлаган кеше. Әти юк иде, әни белән бергә эчтек. Балаларым миңа дәшми, ярый әле алар эчмиләр. Биредә, әлбәттә, тыныч, иртән уянулары, торулары рәхәт. Табиблар, психологлар бик әйбәт. Чыккач, яңа тормыш башлармын дип уйлыйм”, — диде ул буялган күзләрен аска төбәп. Бирсен Ходай! Ләкин дәваланып чыккач, тагы шул юлга басучылар да шактый шул… Психолог Альберт Уразбахтин: “Хатын-кыз эчүчелеккә тизрәк бирешә. Чөнки аның организмында май катламнары күбрәк һәм алар алкогольне тизрәк сеңдерә. Алкоголизм өч стадиядә була. Ир-атка әлеге стадияләрне үтү өчен 5-7 ел кирәк булса, хатын-кыз аны тиз арада үтә. Алкогольне мин әкрен тәэсир итә торган бомба, дип саныйм”, — ди.
Ир-атлар бүлегендә бу көнне 50 кеше дәвалана иде. Биредә миңа тагы да куркынычрак тоелды. Палаталары да шыксыз, дәваланучылар да миңа чит планетадан килеп кергән кешедәй карап алдылар.
Әлеге бүлектә табиб булып эшләүче Георгий Гуреев белән сөйләшәбез. “Биредә без 10 көн эчендә айнытабыз, 28 көнлек дәвалану курсы үткәндә, психологик ярдәм күрсәтелә. Теләге булганнар дәвалау курсларыннан соң химик блокада, кодлаш­тыру ясата алалар. Кабат-кабат дәваланучылар бик күп. Бездә тәмәке тартуны ташлау­да ярдәм күрсәтү бүлмәсе дә бар. Аның буенча 45-51-11 телефоны буенча белешмә алырга була”, — диде ул.

Спайслар куллану арта

Балалар дәвалана торган бүлектә табиб психиатр-нар­колог Надежда Шестакова белән әңгәмә корабыз. Ләкин яшүсмерләрнең әледән-әле ишекне ачып, “Надежда Сергеевна!” — дип эндәшүләре сүзебезне бүлде. “Көн саен шулай. Без өйрәнгән инде”, — диде ул елмаеп”. “Балага токсикоман булып китү өчен — ярты ел, нар­коман булу өчен — өч атна нар­котик куллану җитә. Еллар узган саен нар­котик кулланучыларның контингенты үзгәрә.
2002-07 елларда — токсикоманнар клей, газ иснәсәләр, алкоголь — 2009-12 елларда бик көчле булып тамыр җәйде. 2012-14 елларда — спайслар. Спайсларны кулланучыларның башлары эшләми башлый, ягъни “түбәләре” китә. Ә бүгенге көндә первитин матдәсе һәм «тозлар» куллану киң таралган. Первитинны кокаин белән чагыштырырга була. «Тозлар»ны венага да кадыйлар. Без стационарга килеп кергән баланы ун көндә аякка бастырырга тиеш. Аннан соң алар белән реабилитация үзәге шөгыльләнә башлый”, — диде ул.

“Ломка”ларга түзә алмадым…

Табиб бүлмәсеннән чыкканда, өстәл артында рәсем ясап утыручы 15 яшьләрдәге кыз белән сөйләшеп алырга булдым. “Мин Можга шәһәреннән. Бирегә килгәнемә ай ярым. Нар­котиклар кулландым. Бирегә үзем теләп килдем. Әни авырый, акча кирәк иде. Шуңа, лис­товкалар таратып, тиеннәр эшли башладым. Шунда миңа: “Башта кулланып кара, аннан соң акча эшләрсең”, — дип тәкъдим иттеләр. Ел ярым кулландым. Теләсә кайда йөрдем. Монда килгәч, “ломка”ларга түзә алмадым башта. Стеналарга менә идем. Рәхмәт, булыштылар”, — диде ул рәсем ясавын дәвам итеп. Ләкин ул минем күзләргә күтәрелеп тә карамады… Андагы рәсемдә бер кыз бала чәчәк җыя иде. Кинәт палатадагы тавышка сискәнеп киттем һәм бүлмәгә күз салдым. Татарлыгы йөзенә чыккан 15 яшьлек яшүсмер нәрсәгәдер бик каты ярсый иде. Татарча сүз башладым. Ул да кыенсынып тормады, татарча җавап бирде. “Кичә Каракүл районыннан килдем. Иптәшләрем белән бер ел эчәм инде. Көчләп барыбер алып килделәр. Мин бит тәртип бозып эчмим, кеше әйберен урламыйм. Авылда барысы да эчә инде”, — диде ул ярсып. Табиб­лар алдында тагын бер зур бурыч — бастыра алырлармы аны туры юлга, юкмы, билгесез…

Химик телдә сөйләштек

Диспансерның клиник диагностика лабораториясенә аяк басабыз. Биредә клиник, гематологик, биохимик, химик-токсикологик, хөкем экспертизасы тикшерүләре уздыралар. Лабораториядә хезмәт куючы табиб, милләттәшебез Гөлзадә Баранова тумышы белән Себер ягыннан, әти-әниләре Арча районыныкы икән. Әңгәмәбез химик телдә генә барды, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас! Ул сөйләгәндә мин тырышып-тырышып, химия дәресендә өйрәнгән химик элементларны искә төшереп утырдым. “Лабораториядә 14 ел эшлим. Елдан-ел яңа нар­котик матдәләр барлыкка килгәнлектән, безнең эштә һәрвакыт укырга, өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә ел саен укып, сертификат алабыз. Бүгенге көндә безнең лабораториянең базасы техник яктан көчле булмаса, без өч көн эчендә нәтиҗәләрне белә алмас идек”, — диде ул.
Биредәге табиблар белән сөйләшкәндә үк язмамның исеме “Тормыш төбеннән чыгаручылар” булыр, дип уйлап куйдым. Алар бу исемгә лаек. Бу язмамда гына наркологик диспансерның табиблары турында язып бетерерлек түгел. Дәвамы бар.

Рәфилә Рәсүлева.