Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тормыш төбеннән чыгаручылар
27.10.2016

Тормыш төбеннән чыгаручылар

(Дәвамы. Башы 41нче санда)

1976 елда Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә 70 кешегә исәпләнгән наркологик диспансер ачыла. Бүгенге көндә биредә зурлар һәм балалар өчен диспансер бүлекләре, амбулатор-реабилитация үзәге эшли. Әлеге диспансер белән 13 ел инде баш табиб, Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы депутаты Татьяна Карлова җитәкчелек итә.

Реабилитация үзәге

Наркодиспансерда әлеге үзәк 2007 елдан бирле эшли. Стационарда эчкечелектән, наркоманиядән, ток­сикоманиядән дәваланганнан соң, биредә тернәкләнү курслары үтәләр. Пси­хиатр-наркологлар, медицина психиатрлары, табиблар, социаль эш буенча белгечләр авыруга җәмгыятькә кире кайтырга булышалар. Алар барысы да югары белемле психолог-педагоглар. Белемнәрен Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре югары уку йортларында һәрвакыт күтәреп торалар. “Бездә һәрбер психолог үз алымы белән эшли. Без аппаратлар белән дә дәвалыйбыз. Релаксация бүлмәләре бар. Аутотренинглар үткәрәбез, видеоязмалар күрсәтәбез. Спортзалда балалар да, олылар да физкультура белән шөгыльләнәләр. Үзебезнең хореограф бар. Төрле биюләр өйрәнәләр. Концертлар куялар, сәхнә күренешләре күрсәтәләр. Наркодиспансерда исәптә торганнар өчен барлык дәвалау чаралары түләүсез. Аноним булганда гына түләүле. Без ничек тә аларны бу тормышка кире кайтарырга тырышабыз, аек акыл белән яшәргә өйрәтәбез. Шулай ук 71-53-33 телефоны буенча аноним консультация дә алырга була. Наркоманнар белән бәйләнештә булган кешеләргә: гаиләсенә, туганнарына дә ярдәм күрсәтәбез”, — диде әлеге үзәктә психолог булып эшләүче Альберт Уразбахтин.
Альфира Хисаметдинова зурлар өчен амбулатор тернәкләндерү үзәгендә инде унөч елдан артык эшли икән. “Без диагностик, психологик, психотерапевтик, медицина ярдәме күрсәтәбез. Әлеге ярдәм өч этаптан тора. Ике атна эчендә яраклашу (адаптацион) ярдәме күрсәтелә. Икенче этапта (интеграцион) өч-дүрт ай дәвамында авырулар бирегә йөриләр. Өченче (стабилизацион) этапны үтү өчен өч-алты ай кирәк. Реабилитация үзәгендә барлыгы 10-12 ай дәваланалар. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, әгәр дә авыру тулысынча бу курсны үтә икән, ул башка әлеге юлга басмый. Ләкин күпләрнең түземлеге җитми шул”, — диде ул борчылып.

Әлеге үзәктә 2012 елда18 яшькә кадәр балалар өчен реабилитация бүлеге ачыла. Бүгенге көндә алар белән ике психолог, дүрт тәрбияче шөгыльләнә. Алар бер айдан бер елга кадәр биредә дәваланалар. Килеп керү белән бүлмәләрнең чисталыгы, матурлыгы, гөлләрнең күп булуы җәлеп итте. Баксаң, дәваланучы балалар әлеге матурлыкны үзләре булдыралар икән. “Без биредә күбрәк аларның хисләренә таянып эшлибез. Көн саен дәресләр белән беррәттән, алар үзләрен кызыксындырган шөгыль белән өстәмә шөгыльләнәләр. Дин белгечләре безгә килеп, балаларга: “Наркомания — зур гөнаһ, әфьюн кулланган кеше Аллаһның зур бүләген — гомерен кадерләми, акылын югалта. Наркоманга күп дозадан үлү куркынычы яный. Әмма аны әҗәлдән соң да Аллаһның җәзасы көтә”, — дип аңлатып торалар. Балалар арасында татарлар да күп. Чиркәүләрдәге дин әһелләре белән һәрвакыт аралашып торабыз. Мәчеттән дә дин әһелләре белән хезмәттәшлек итсәк, без бик шат булыр идек”, — диделәр биредә эшләүче психолог­лар. Мин игътибарымны биредәге “Сагыш тәрәзәсе”нә юнәлттем.
“Әгәр дә сиңа моңсу, туганнарыңны, туган йортыңны сагынасың икән, үзеңне ялгыз итеп тоеп: “Мин беркемгә дә кирәк түгел”, — дип уйлыйсың икән, син ялгышасың! “Сагыш тәрәзәсе” янында син һәрвакыт күңелеңне бушата, тынычлана аласың, теләкләреңне тели аласың”.
Менә шундый сүзләр укыдым тәрәзәдә. Әлеге бүлектән кире чыгып барганда, бер кыз баланың шунда басып торганлыгын күрдем. Өмет чаткысы балкыган күзләре еракка төбәлгән иде кыз баланың. Ярый әле, әлеге балаларга ярдәм кулы сузучы, моңсу йөзләрдә, яшьле күзләрдә өмет чаткысы уятырга мәрхәмәтле табиблар бар, дип уйладым мин. Биредә һәркем ярдәм өмет итә ала. Ул арада шау-гөр килгән кызлар минем нинди газетадан икәнлегем турында со­раштыра башладылар. Берсе: “Минем әбием ала иде ул газетаны, күргәнем бар” , — диде. Кызлар барсы да: “Ә сез безгә газета алып киләсезме, безнең дә күрәсебез килә”, — дип кызыксыну белдерделәр. Алар янына кабат килергә ышандырып, 2007 елдан бирле үзәктә социаль эшләр белгече булып эшләүче Ләйсирә Зиннәтова янына ашыктым. “Безнең төп эшебез — дәваланучыларга социаль ярдәм күрсәтү. Без балигъ булмаган балаларның хокукын яклаучы комиссия, дәүләтнең наркотикларны тикшерү бүлеге, аноним эчүчеләр, тәмәке тартучылар җәмгыяте белән белән бергә кулга-кул тотынып бергә эшлибез. Кем белән генә эшләсәк тә, безнең юнәлешебез бер — ничек тә ярдәм күрсәтү!” — диде ул.

Чыгу юлы бар!

Психиатр-нарколог Рамилә Фаз­лыеваның биредә эшләвенә инде 18 ел. “Безнең төп эш — авыруга ашыгыч, кичектергесез ярдәм күрсәтү, медикаментлар ярдәмендә авыруны кризис вакытыннан чыгару, дәвалау курслары билгеләү. Биш ел дәвамында кеше организмында һәр күзәнәк наркотикны үзенә сеңдерә һәм ул аннан башка яши алмый, организм һәр кадауда дозаны арттыруны таләп итә һәм бер мизгелдә йөрәк түзми. Бу — наркоманның киләчәге. Соңгы елларда нар­котикларга физик бәйлелекне тиз арада киметә торган, физик бәйлелектән арынганнан соң туган апатия синдромын җиңүче психотроп дарулар барлыкка килде. Эшләгән дәвердә төрлесен күрәсең. Авыру иң авыр вакытында безгә килеп керә. Дәваланырга теләмәүчеләр дә бар. Ләкин ничек кенә булмасын, без аларга барыбер ярдәм күрсәтәбез”, — диде ул.

Психиатр-нарколог Лилия Дигальшина наркодиспансерда иң озак эшләүче булып чыкты. Аның биредәге хезмәт стажы — 29 ел. Ул: “Биредәге поликлиникада бик озак еллар эшләгәч, авыруларны яттан беләм дисәм дә, ялгышмам. Элегрәк аракы эчүчеләр булса, хәзер инде наркоманнар күп. Безгә полисы булган һәркем мөрәҗәгать итә. Биредә дәваланган авыру өч ел дәвамында исәптә тора. Ай саен психиатр-наркологның тикшерүен үтә. Авыруның ризалыгыннан башка без аны хастаханәгә көчләп дәваларга сала алмыйбыз. Әгәр дә инде авыру озак рәвештә алкоголь кабул итә, туктый алмый икән, үз-үзен тотышы адекват булмаган очракта ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Шул чакта аңа табиб стационарда дәваланырга кирәклеген аңлатачак. Мәҗбүри рәвештә дәвалау хөкем карары белән генә чыгарыла”, — диде.

Халатлары ак, күңелләре пакь!

Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күз салсак, Россиядә 3,5 миллион наркоман бар. Бу сан һәр елны 40 меңгә арта бара. Гадәттә, 17-30 яшьлекләр әфьюн корбанына әверелә. Ел саен 80 мең россия­ле, 30 яшькә дә җитмичә, артык дозадан үлә. Азагы үлем белән тәмамланучы куркыныч ятьмәгә эләкмәс өчен, башта ук балаларга, якыннарыбызга игътибарлы булсак иде! Ә инде бу ятьмәгә эләккән авыруларны коткаручы — Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә урнашкан наркологик диспансерында эшләүчеләрне мин фәрештәләргә тиңләдем. Ә фәрештәләр ак була диләр… Ак халатыгыз һәрвакыт ак, күңелләрегез пакь булып калсын, тормыш төбеннән чыгаручылар!

Рәфилә Рәсүлева.