Тормыш маягым – якты йолдызым
Әгерҗе районы Тирсә авылында гомер кичерүче укытучы-остазым, мәгариф һәм тыл ветераны, 90 яшен билгеләп үтүче Вәсилә Гәрәй кызы Гыймазовага багышлана. Минем бу язмам хөрмәтле укытучыма олы рәхмәтем, тирән ихтирамым булсын. Укытучы үзенең рәхмәтле укучылары белән бәхетле.
Сабый чагым. Әнием белән көз түшәгән алтын сукмактан атлыйм. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Беренче укытучымның ягымлы карашын тоям. Белем иленең беренче баскычына күтәреләм. Мин яраткан мәктәбемдә. Һәр көн Белем иленә ашыгам. Анда кичергән җылы, якты, күңелле мизгелләр бүгенгедәй хәтеремдә. Югыйсә туган мәктәбемне тәмамлаганга егерме елдан артык вакыт үтеп киткән. Ә яраткан укытучым Вәсилә апа үткәргән дәресләр бүгенгедәй хәтеремдә.
Менә татар әдәбияты дәресе бара. Без дәрестә Г. Кутуйның “ Туган ил” нәсерен өйрәнәбез. Талгын гына көй астында укытучы апабыз нәсерне яттан сөйли. Ул әсәрнең һәр җөмләсенә, һәр сүзенә йөрәк җылысын, җан авазын салып укый. Укытучы апам укыган ”Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил” дигән җөмлә әле дә колагымда яңгырый. Әлеге дәрестә Вәсилә апаның яшь аралаш туган җирне сагыну хисен, туган илнең кадерен белергә кирәклекне безнең сабый күңелләребезгә төшендергәнен мин беркайчан да оныта алмадым. Туган якларымны калдырып, сигезенче сыйныфны тәмамлап, Арча көллиятенә укырга кергәч тә, шушы сүзләр колакта яңгырады. Кадерле мөгаллимәм безне һәр сүзнең тәмен, җылысын тоеп, матур итеп сөйләргә, әдәпле итеп аралашырга, туган телебезнең байлыгыннан файдаланырга, туган җиребезне сөяргә өйрәтте. Шуңа күрә сыйныфташларымның күбесе туган авылда төпләнеп калды, авылыбызны яшәтүгә үз өлешен кертте. Яшьтәшләремнең күбесе күрше авылда рус мәктәбендә укыды. Ә мин туган телемә тугры калдым. Туган авылымда татар мәктәбен тәмамлагач, Арча көллиятенә юл тоттым. Көллияттә укыганда сыйныф җитәкчесе Рәшидә Әхмәт кызы беренче сыйныф сәгатендә үк безгә иҗади эш тәкъдим итте. Мин “ Кояшлы иртә” дигән инша язган идем. Әлеге язмада ни өчен укытучы һөнәрен сайлавың турында дәлилләп язарга кирәк иде. Менә ничә еллар узгач та, әлеге иншадагы юлларны укыйм: ”Мәктәптә безне татар теле һәм әдәбияты фәненнән Вәсилә апа Гыймазова укытты. Аның дәресләре миңа ошый иде. Минем дә укытучы апам кебек матур сөйләүче, белемле, үрнәк мөгаллимә буласым килде”. Укытучы дипломын алып, туган мәктәбемә башлангыч сыйныф укытучысы булып кайткан кояшлы сентябрь иртәсен, укытучы- остазымның минем укытучы булып кайтканыма сөенгәнен бүгенгедәй хәтерлим. Шулай итеп укытучымның хәер-фатихасы белән, остазымның матур киңәшләрен тыңлый-тыңлый инде 29 ел мәгърифәт дөньясында йөзәм.
Остазым белән хәтер сандыгын актарып утырабыз. Вәсилә апа 4нче сыйныфны тәмамлаганда, сугыш башлана. Әмма укуны ташлау дигән фикер башына да килми, чөнки аның укырга теләге бик көчле була. Математика серләренә яшь укытучы Шәһадәт апа Насыйбуллина төшендерә. Аның математика укытучысы буласы килә. 7нче сыйныфтан соң укуын Иж-Бубыйда дәвам итә. Остазым бик авыр, ярлы тормышта әнисе белән үсә. Шулай да уку теләге бик көчле була, ул Казанга укырга китә. Физика- математика факультетына сынауларны уңышлы тапшырса да, рус телендә генә укыячагын белгәч, татар теле факультетына күчә. Караңгы-салкын ярымподвалларда ачлы-туклы яшәсә дә, укуын ташламый. Иске Кызылъяр авылыннан югары белем алган беренче укытучы була ул. Юллама буенча Әтнә районының Бәрәскә авылында биш ел эшли. 1954 елдан хезмәт юлын Әгерҗе районы Тирсә мәктәбендә башлап җибәрә. Мин остазымның Тирсә мәктәбендә татар теленнән тыш алман телен укытканын, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгәнен хәтерлим. Остазым-авыл мәктәбендә 42 ел гомерен биргән чын мөгаллимә ул. Үзенең матур сөйләме, әдәбе, үрнәк шәхес булуы белән күпме балаларга тормышта маяк булып, дөрес юл сайларга өйрәтә ул. Шуңа күрә дә аны укучылары онытмый. Укытучылар көнендә әнә укучысы Гөлназ Гамир кызы Ягъфарова сыйныф җитәкчесенә розалар гөлләмәсе бүләк итә. Яшь аралаш үзенең ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә. Ул үзе дә укытучы һөнәрен сайлаган. Бүгенге көндә авылыбызда балалар бакчасы мөдире вазифасын башкара. Минем әниемне дә Вәсилә апа укыткан. Әнием Вәсилә апаны, аның биргән белеме, балаларга булган йомшак мөгамәләсе өчен хөрмәтли. Вәсилә апа миңа укучылары язган рәхмәт хатларын, газетада басылган мәкаләләрне күрсәтте. Аларның саны бихисап. Минем күңелемә 30 елдан артык “Әгер-
җе хәбәрләре” редак-циясендә эшләгән, редактор вазифасын да башкарган авылдашым Рәмзия апа Зарипованың сүзләре аеруча якын булды. ”Журналист һөнәрен сайлавымда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә апа Гыймазованың роле зур булды. Район газетасына иң беренче юллаган мәкаләмне дә нәкъ менә аның кушуы буенча язган идем. Инде үзебез иллене узгач та, безне үз баласыдай якын күрүче Вәсилә апабызга мең рәхмәтлебез, чөнки аның кебек изге күңелле чын мөгаллимә күп була алмый, ул искиткеч кешелекле, игътибарлы”.
Кешенең сүзе белән гамәле һәрвакыт туры килергә тиеш дип өйрәтте миңа остазым. Вәсилә апа мөгаллимә генә түгел, гаиләдә үрнәк әни, тугры хатын буларак та авылыбызда зур ихтирамга лаек. Алар Вәгыйзь ага белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Барысына да югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзер балалары, оныклары өчен сөенеп яшиләр.Остазымның үзенә 90 яшь тулды. Ә Вәгыйзь абый белән бергә гомер кичерүеләренә 65 ел. Күптән түгел генә әлеге үрнәк гаилә Тугрылык медале белән бүләкләнде.
Гомерем буе остазымнан үрнәк алып яшәдем. Чыннан да, остазымның тормыш юлы, яшәү рәвеше сокланырлык шул. Остазым – итагатьлелек, сабырлык алиһәсе. Иң мөһиме — ул бүген дә укучыларына зирәк акыл, киңәш бирә, һәр укучысын аналарча кайгырта. Аның иң зур дәрәҗәсе – укучыларының ихтирамлы карашы, хөрмәте, йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләре.
Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.