Тормыш кыйммәтләнә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең артуы көтелә. Яңа тарифлар чагылыш тапкан түләү кәгазьләре безгә август аенда киләчәк. Газ, ут, су тоткан өчен күпме түләргә туры киләчәк һәм кемнәргә нинди ташламалар каралган?
2020 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар:
Җылылык:
2074,32 р/ гКал (+ 142,92 р/Гкал)
Кайнар су: 141,94 р/ куб.м (+13,98 р/ куб.м)
Салкын су: 25,96 р/ куб.м (+5,99 р/ куб.м)
Су агызу (юынтык су) өчен:
18,77 р/ куб м (+ 4,33 р/ куб.м)
Электр яктылыгы өчен:
3,97 р/ кВт/сәг.(+ 0,15 р)
Газ плитәсе өчен:
5,55 куб. м (+0,2 сум/ куб.м)
Газ плитәсе һәм су җылыту өчен:
5,48 сум/куб.м (+0,2 сум/куб.м)
Җылылык өчен газ: 5415,99 сум/1000 куб.м (+25,29 сум/1000 куб.м).
Өч кешедән торган гаилә өчен уртача түләү элек 3318,27 сум булса, 1 июльдән 3 624,07 сум тәшкил итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Удмуртиядә элегрәк планлаштырганча, июньдә газга тарифларны күпкә арттырмау турында карар кабул ителде. Ә 1 июльдән бәяләрнең артачагы турында яңа елга кергән чакта ук хәбәр ителгән иде. Тарифлар арту пандемия белән бәйле түгел. «Удмуртия йортлар советлары берләшмәсе» рәисе Александр Евсеев: «Декабрь ахырына кадәр барлык тарифлар да билгеле иде һәм аларны коронавирус пандемиясе белән яңадан карау өчен мөмкинлек булмады. Газ плитәсе кулланучылар өчен бәя башта 4% ка үсәр дип планлаштырылган иде. 18 июньдә кабул ителгән карар нигезендә ул бары тик 0,3% ка үсәчәк», — ди.
Идел буе федераль округында иң түбән тарифларның берсе — Удмуртиядә. Мәсәлән, Казанда яшәүчеләр өчен бер кубометр салкын
су –26,14 сум, ә кайнар су – 151,30 сум. Пермьдә салкын суга тариф — 33,03 сум/куб. м, су агызуга — 24,82 сум/куб.м. Уфада бер кубометр салкын су — 26,45 сум, кайнар су — 175,05 сум, ә су агызу тарифы 30,59 сум тәшкил итәчәк.
Компенсация кемнәргә бирелә?
Удмуртиядә яшәүчеләр 2020 елның апреленә коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә компенсация алырга мөмкин. Әгәр күп балалы гаиләнең бер әгъзасының кереме, апрельдә, алдагы ай белән чагыштырганда, 30%ка кимегән булса, әлеге ярдәмгә дәгъва итә алалар. Әгәр дә сез түләүләрне түләгән булсагыз, агымдагы айда яңадан исәпләп, кире кайтарачаклар. Гаризаны бирү өчен, сез яшәү урыны буенча күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә яки Дәүләт хезмәтләре порталында электрон формада бланк тутыра аласыз (документларның сканнарын беркетергә кирәк булачак).
Әмма әгәр сез инде ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә субсидия аласыз икән, компенсациягә дәгъва итә алмыйсыз. «Коммуналка» өчен түләү гаилә бюджетының 22%ыннан артып китсә, компенсация алырга мөмкин. Торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен 2021 елга кадәр пени исәпләмиләр. Әмма белгечләр бурычларны җыймаска киңәш итәләр. Чөнки аны кайчандыр барыбер түлисе була.
Шулай ук күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен акчалата ярдәм күрсәтелә. Чараны пандемия вакытында керттеләр. Компенсация түләүләренең күләме 1000 сум тәшкил итә. Моның өчен Дәүләт хезмәте порталында гариза тутырырга кирәк. Белешмәләрне 8 (800)-302-00-18 телефоны буенча алырга мөмкин.