Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тормыш — иң сәләтле драматург
16.04.2014

Тормыш — иң сәләтле драматург

Дамир Хәлим улы Сәлимҗанов — драматург, “Парафраз” театрының баш режиссеры. 

Удмуртиянең атказанган артисты.
Туган елы һәм урыны: 29 декабрь 1968 ел.
1995 елда Б. Щукин исемендәге театр институтын тәмамлаган.
“Театральные ладушки” россиякүләм театр фестивален оештыручы һәм аның җитәкчесе. Ул Глазов шәһәрендә 1996 елдан бирле уздырыла.
Дамир Сәлимҗанов режиссер буларак 40тан артык спектакль куйган. Ул бихисап пьесалар авторы, әлеге әсәрләре “Парафраз” театрында гына түгел, Россия һәм чит ил театрларында уйнала.

17 — 23 март көннәрендә республикабыз башкаласында Мәдәният елы кысаларында һөнәри театрлар арасында “Театр язы — 2014” дип аталган XIII фестиваль узды. Фестивальдә Удмуртиянең 6 һөнәри театры катнашты.
Аларның иҗатына бәяне Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау шәһәрләренең иҗади берлекләре, мәдәни идарә органнары, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган жюри бәяләде. Жиңүчеләр “Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», “Иң яхшы рәссам эше”, “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Иң яхшы ир-ат роле”, “Өмет” (өметле яшь артист), «Намус һәм дәрәҗә өчен” (күп еллар сәхнәдә хезмәт итүче) номинацияләре буенча бәяләнде.
Минем игътибарымны Дамир Сәлимҗанов фамилиясе җәлеп итте. Глазов “Парафраз” театрының баш режиссеры татар булуы белән генә түгел, әлеге театрның куйган пьсалары тамашачылар тарафыннан зур хуплау табып, мактау белән күмелгән булуы да кызыксынуымны арттырды.
Сәхнә уңышлары, театр тормышы турындагы һәм ничек режиссер юлын сайлавы турында белү өчен мин Дамир Сәлимҗановның үзенә мөрәҗәгать иттем.

— Дамир әфәнде, театрыгыз уңышларының сере нидә?
— Белмим инде. Күңелебезгә нәрсә хуш килә шуны уйныйбыз. Уйнаган әсәрләребез күпчелек тормышның үзен чагылдыра (тыйнак кына елмая).
— Шулай да, театрыгызның үзенчәлеген нидә күрәсез?
— “Парафраз” Удмуртиядә репертуар буенча түгел, “бродвей”ларча эшләүче бердән-бер театр. Ягъни бер тамашаны уйныйбыз да, яңадан аңа әйләнеп кайтмыйбыз, яңадан-яңа әсәрләр кую белән мәшгульбез. Моның сәбәбе театр бинабызның урын тарлыгы, спектакльләрнең декорацияләрен саклау мөмкинлеге булмау белән бәйле.
— Тамашачының уйналган спектакльләрне тагын да карыйсы килә торгандыр бит? Бу хакта сорыйлармы?
— Һәр тамашабызны диярлек сорыйлар, яңадан бер тапкыр карар идек, диләр. Алар бик үтенеп сорагач, кайбер спектакльләрне киредән торгызабыз. Менә быел да драматург Анна Яблонскаяның “Где-то и около” әсәрен яңадан уйнадык. Бу әсәрне, гомумән, еш сорыйлар. Без аны үз репертуарыбызда калдырырга, вакыт үткән саен, кире уйнарга кирәк, дип килештек.
— Сез үзегез ничек режиссер булдыгыз? Гомерне яңадан үтү мөмкинлеге булса, театр, сәхнә тормышын сайлар идегезме?
— Сайлар идем, мин үземне сәхнәдән башка күз алдына китермим. “Парафраз” төркеменә мин 1983 елда килдем, ул вакытта миңа 15 яшь иде. Театр каршындагы студиягә үземне сәхнәдә тотарга өйрәнү, фокусчы булу теләге белән килгән идем. Чыннан да, фокусчы булу теләгем зур иде минем. Ә театр хыялларымны йотты да миннән актер, режиссер ясады. Әлбәттә, мин моңа беркайчан да үкенгәнем булмады, киресенчә, кулланышка яраклы булуыма сөенә-сөенә уйнадым. Әле балачактан ук рәсем ясау осталыгым да бар иде. Анысы да ярап куйды, декорацияләрне бик теләп ясыйм.
Бик күңелле вакытлар иде ул театрга йөри башлаган чак. Төнге сәгать 12ләргә кадәр репетицияләр ясыйбыз. Яшүсмерләрнең, үзегез беләсез, өйдә утырасы килми, ә минем сәбәп бар — спектакльләргә әзерләнәбез. Рольләр башкарам.
— Быел сезнең театрга 30 ел тулган икән. Шушы 30 ел эчендә хәтерегездә бик нык уелып калган нинди вакыйгалар булды?
— Иң әһәмиятлесе: без үз теат­рыбыз бинасын үз кулларыбыз белән төзедек. Нигезен салып, кирпечен өеп, түбәләрен үзебез ябып… Төзелеш серләренә эш барышында төшенә дә бардык. Шундый көчле дәрт, теләк белән төзедек без аны, үзебез чыгыш ясаячак сәхнә идәннәрен “Биредә чыгыш ясап, биеп йөриячәкбез”, — дип хыяллана-хыяллана җәйдек. Хәзер кабаттан шушы юлны үтәргә туры килсә, шулай матур, могҗизалы итеп үтә алыр идек микән?! Белмим!
— Бүгенге көндә театрыгызда ничә кеше?
— 14 артист уйныйбыз. Алар арасында халык артистлары да, Удмуртия республикасының атказанган артистлары да, театраль югары уку йортлары студентлары да бар. Төркемебез нык, тату. Шулай булмаганда уңышларга ирешү, иҗат эшен тотрыклы алып бару мөмкин булмас иде.
— Сез милләтегез белән татар. Халкыбызга карата карашыгыз нинди? Татар язучыларының әсәрләрен дә сәхнәдә кую теләге юкмы?
— Рус театрында эшләсәм дә, әлбәттә, мин үземне татар дип хис итәм һәм бу хакта онытканым юк. Әмма мин рус телле татар, ана телен аңласам да, аралаша алмыйм. Татар әсәрләрен куюга килгәндә, Габдулла Тукай әсәрләреннән тыш, башка авторларныкы белән таныш түгелмен. Дөресен әйткәндә, татар әсәрләрен сәхнәләштерү, әлбәттә, була торган эш, әмма әлегә мондый уй туганы булмады.
— Режиссер Сәлимҗанов дигәндә, сезнең белән рәттән Татарстанның танылган режиссеры Марсель Сәлимҗанов күз алдына килә. Әлбәттә, сез аны белмисездер…
— Беләм, ул минем туганым. Бабам — актер Хәким Сәлимҗановның бертуган энесе. Бервакытны абыйлы-энеле туганнар яшь чакларында ук ызгышып киткәннәр дә, башка бер-берсе белән аралашмаганнар. Шуңа күрә миңа Хәким Сәлимҗанов һәм аның улы — Марсель Сәлимҗанов белән күрешү, аралашу насыйп булмады. Беренче тапкыр режиссер Марсель Сәлимҗанов турында мин 8 ел элек кенә ишеттем. Ул бик очраклы гына булды. Самарада Олег Лоевский лабораториясендә актриса Роза Хәйруллина белән бергә эшләргә туры килде. Ул “Син бигрәк тә безнең Марсель Сәлимҗанов кебексең”, — дип әйтеп салды. Алар аның белән Казан театр училищесының татар бүлегендә бергә укыганнар. Әлбәттә, мин Марсель барлыгы турында бабамнан ишетеп белә идем. Ә менә аның тормышы, сәхнә кешесе, режиссер булуы турында белү миңа көтелмәгән яңалык булды. Аннары Марсель Сәлимҗанов турында Интернеттан укып белдем. Ә Галиәсгар Камал театрына баргач, аның башкарган эшләре, иҗат юлы турында күбрәк белдем. Анда да миңа “Марсель белән бик охшашкансыз, кул ишарәләрегез ошаган, бер төрле утырасыз”, — дигән фикерләр яуды. Кызганыч, ул исән чакта очрашу насыйп булмады.
— Димәк, тормыш сәхнә әсәреннән дә катлаулырак… Сәхнә — ул тормышның чагылышы гына, дөнья үзе — иң сәләтле драматург, дип юкка гына әйтмиләрдер.

Дамир Сәлимҗанов белән иҗат чишмәләре саекмавын, яңадан-яңа уңышлар те­ләп сау­буллаштым. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: “Театр язы — 2014” фестивалендә “Детектив Агаты Кристи” спектакле белән катнашып, Дамир Сәлимҗанов җитәкчелегендәге “Парафраз” театры “Иң яхшы спектакль» номинациясендә лауреат исемен алды, ә Дамир Сәлимҗанов берьюлы “Иң яхшы режиссер эше” һәм “Иң яхшы рәссам эше” номинацияләрендә җиңү яулады. “Иң яхшы хатын-кыз роле” исеменә дә “Парафраз” театры актрисасы Анастасия Лесникова ия булды.

Элмира Нигъмәтҗан.