Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Тормыш дәресен бирүче укытучы
26.01.2017

Тормыш дәресен бирүче укытучы

Узган атнада Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, укытучы, Клара Булатова белән очрашу узды.

Әлеге кичәне оештыру тәкъдиме белән җирле шагыйрәбез Әл­фирә Низамова — “Яңарыш”ка, ә редакция үз чиратында китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллинага мөрәҗәгать итте. Ә Әлфирә апага исә ярдәм сорап Кодашта яшәүче Сиринә Хөснетдинова мөрәҗәгать иткән. Сиринә кайчандыр ял йортында Клара Булатова белән танышкан. Шуннан соң алар дуслар булып калганнар, Клара Булатованың кунакка килергә җыенуын белгәч, очрашулар уздыру идеясе белән ул Әлфирә Низамовага чыккан. Менә шулай итеп әлеге очрашу яралды.
Рәмзия Гыйззәтуллина: “Зур исемгә лаеклы шагыйрәнең безгә килүе — үзе зур бәйрәм. Татар язучысы, үткен публицист, юмор остасы, дәүләт һәм җәмгыять эшлек­лесе — Клара Булатова сезнең алдыгызда”, — дип таныштырды шагыйрә белән. Ә Клара ханым алда үзе турында әйтеп үтелгән бу сыйфатларның барсын да чыгышы белән раслады.
Укытучы кеше буларак, аудитория алдында басып сөйләргә күнеккәнгә күрә, безнең алда утырып тору ят булуын, әмма теләмәсә дә, утырып торырга мәҗбүр булуын әйтте. Тик аны ул аяныч, үкенү, зарлану белән түгел, киресенә, “Чаян” журналында басылып чыккан шигырь юллары аша шаянлык белән тасвирлап бирде:
“Аяк йөрми, куллар язмый,
Тел әйләнә чак кына.
Русча әйтсәк, ярый пока
Соображает баш кына”.
Ә яшәвенең төп максатын ассызыклап, ул: “Мин укытучы булыр өчен туганмын. 52 ел гомеремне шушы һөнәргә багышладым. Әти-әнием дә укытучылар иде, — ди. — Әтием балалар йортында тәрбияләнгән булганга күрә, әби-бабалы кешеләрдән көнләшеп үстем. Әби-бабалы зат беркайчан да әхлак бозарга батырчылык итми. Гомер-гомергә татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, динен әби-бабайлар саклап килгән.
Әнием татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Мин күбрәк репрессия за­ма­­­нының талантлы язучыларын укып өйрәнеп үсү бәхетенә ия булдым, Тукайны тумыштан белдем, Такташны янып яраттым…”
Клара Булатова үзе дә шигырьләрне бик иртә яза башлый. Бүгенге көндә ул — 51 китап авторы. “Китапларымның дүртесе бу гасырныкы. Без бит гасыр белән гасыр арасында туган кешеләр. Соңгы китабым да нәкъ шулай дип атала”, — ди шагыйрә.
Шагыйрә гасырлар үткән саен заманның үзгәрә баруына, кешеләрнең күпчелек матди байлыкка омтылуларына ишарә итеп тә, үз фикерен белдерде.
“Бер әфәнде килде дә әйтте: “Клара апа, китабыгыз өчен сезгә фәлән кадәр акча биргәннәр икән”, — ди. “Ии, туган, мин әйтәм:
Акча, акча, акча! Шуннан башка
Берни дә юк безнең башта.
Экраннарга чыкса, хәтта патша
Шуны гына туглый:
акча, акча, акча…
Менә шулай яшәешнең күрке акчага гына кайтып калмасын иде”, — ди ул.
Кичәгә килгән иҗат сөючеләр Клара Булатовага иҗатына, тормыш юлына кагылышлы сораулар бирделәр. Әлеге сорауларга җавабын тыңлаганда шагыйрәнең әле яшьлеге, әле балачагы, әле оныклар тәрбияләп йөргән вакытлары күз алдына килеп басты.
Гомер буе чая, җор телле, кыю, үз сүзен курыкмыйча әйтеп бирә торган булган ул. Үзе турында, елмаеп, шагыйрә шаян шигырь юллары белән болай ди:
“Кайда йөри Булатова,
Шунда инде буза туа!”
7 сыйныфны тәмамлап, 8нче сыйныфны башка мәктәпкә барып укыйсы чыгарылыш елында шундый бер хәл була. Мәктәпне бишкә тәмамлаган укучыларга мәктәп директоры күлмәклек ситсы бүләк итәргә вәгъдә итә. Әмма вәгъдәсен үтәми. “Бишле” билгеләренә генә тәмамлаган кыз әлеге бүләкне көтеп-көтеп тә ала алмагач, бу турыда шигырь язып, район газетасына җибәрә. Шигырьдә чыгарылыш сыйныфларның җыелышы, тәбрикләү сүзләре, мәктәп директорының вәгъдәсе, аның үтәлмәве турында бәян ителә һәм менә шулай тәмамлана:
“…Ләкин юкка гына шатланганбыз,
Бүләк күлмәкләрне кимәдек.
Озын җәйләр үтте, көзләр җитте,
Бүләкнең төсен дә күрмәдек.

Биргән вәгъдә берәр үтәлер дип,
Без һаман да өмет итәбез.
Июль, август, сентябрьләр үтте,
Октябрьгә бүләк көтәбез”.
“Бу шигырь басылып чыккач, миңа 7 сум 20 тиен гонорар килде. Ул вакытта бу зур акча иде. Мин аңа күлмәклек, сугыштан соңгы бала — сеңелемә ташкурчак, әле җитмәсә, карамель дә алдым”, — ди.
Клара Булатова Казан дәүләт университетын тәмамлый. Укытучылык эшен иҗат белән бергә үреп бара. Иҗатында да укучылар, мәктәп, әхлак, тәрбияле бала темасы киң чагылыш таба. Шагыйрәнең балаларга багышланган шигырьләре дә шактый.
Китапханәгә шагыйрә белән очрашырга 55нче мәктәп, Г. Тукай исемендәге 6нчы гимназия, 10 мәктәп укучылары һәм укытучылары, җирле шагыйрьләребез, “Яңарыш” газетасы журналистлары һәм иҗат яратучылар җыелган иде. Шагыйрьләр үз шигырьләрен укып, шигърияткә карата фикерләре белән бүлешеп, Клара апа Булатовага үзләренең ялкынлы теләкләрен, хөрмәт хисләрен һәм, әлбәттә, ерак араны якын итеп килүе, безгә эчтәлекле аралашу, очрашу бүләк иткәне өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Очрашудан алган тәэсирләрне, Клара апа турында бер мәкаләдә генә сөйләп, язып бетерлек түгел. Аның бай рухи дөньясын ачыйм дисәң, шигырьләрен алып укырга, иҗатын өйрәнергә кирәк. Әлеге очрашуда гаиләсе, хәләл җефете, улы, оныклары, яраткан эше һәм тормышка карата карашы чагылган шигырьләрен, аның сөйләвен тыңлап, күпләр Клара апага мөкиббән калгандыр, китапларын тагын да кулына алгандыр. Минем өчен исә әлеге кичә үзе бер тормыш дәресе булды.

Элмира Нигъмәтҗан.

Гөлисә Зарипова: “19 нчы гыйн­варда Муса Җәлил исемендәге китапханәдә шагыйрә Клара Булатова белән очрашу кичәсе булуы турында хәбәр иттеләр. Бу китапханәдә төрле чараларда катнашканым бар. Бик яратам мин монда килергә.
Авырып торуым сәбәпле, бу юлы килә алмам дип уйлаган идем. Шулай да хастаханәгә барышлый бер ярты сәгатькә сугылып чыкмакчы булдым.
Мин Клара апаның иҗаты белән таныш түгел идем.
Килеп керүгә кичә башланып та китте. Кичәне алып баручы китапханә хезмәткәре Рәмзия Юныс кызы Клара апа турында сөйли башлагач, Клара апаның йөзендә гаҗәеп матур елмаю барлыкка килде. Аннан ул ипләп кенә сүз сорап, аягүрә басты. Өлкән яшьтә булуын искә алып, аңа утырган килеш сөйләргә тәкъдим иттеләр. “Мин укытучы булып 52 ел эшләдем, кайда күргәнегез бар укытучыларның утырып дәрес биргәнен?!” — дип җавап кайтарды ул.
Клара Булатова сөйләгәндә, без дөньябызны оныттык. Аның hәрбер җөмләсе — шигъри юл. Үзе шундый матур итеп елмаеп, кет-кет итеп көлә-көлә сөйли… Сорауларга да кызык сүзләр әйтеп җавап биреп көлдерде. “Мин үз-үземнән көлә беләм”, — диде ул.
Андагы уңай энергия, тормыш гаме, олы мәгънәле фикерләр… Мин хәтта кая барасымны онытып, вакыт узганын да сизмәгәнмен. Очрашу азагына кадәр утырып, барасы җиремә дә соңга калганмын. Чөнки мин авырып торуымны онытып, үз-үземне яхшырак хис итә башладым.
Клара Булатованы тыңлап туймас­лык. Ул шигырьләрен яттан сөйли. Ә шигырьләр аңлаешлы, гади дә, кызык та, тәрбияви дә. Бу очрашу озаграк булса да, арымас идек. Очрашу азагында ул үзе дә: “Мин Ижаудан терелеп китәм”, — диде. Ә чынында исә, киресенчә, ул безне дәвалады, күңелгә рухи дәва, азык бирде.
Без Клара апаны бик яраттык, ул да безне яратты булса кирәк. Тагын да килергә вәгъдә бирде бит!

Клара апа! Исән-сау, шулай шат күңелле булып, укучыларыңны сөен­дереп озак яшә! Тагын күрешүләр насыйп итсен иде безгә Ходай.

Дания Борһанова: “Шагыйрә, 52 ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты укыткан мөгаллимә Клара Булатова белән Муса Җәлил исемендәге китапханәдә узган очрашу күңелдә матур, эчтәлекле вакыйга, онытылмаслык хатирә калдырды.
5-6 яшеннән такмаклар чыгара белгән, студент чагыннан ук шигырь китапларын бастырган, бүгенге көндә 51 китабы, 2 томлык сайланма әсәрләре дөнья күргән, шигырьләре көйгә салынган, поэма, чәчмә әсәрләре белән дан казанган әдибәнең Удмуртия татарларын зурлап, шәһәребезгә килүе — үзе зур мәртәбә ул.
Клара Булатованың һәр биргән сорау­га шигырь юллары белән җавап кайтаруы, бар шигырьләрен диярлек яттан белүе таң калдырды мине. Кайда тууы турында сорагач, шигырь юллары белән җаваплады:

Гомерем кайда үтсә дә,
Тумышым синнән, Сарман;
Табигать биргән күп нәрсә,
Һаман яратам, һаман.

Буй җитеп синдә үскән бит,
Белемне синдә алдым;
Әлмәттә гомер итсәм дә,
Синеке булып калдым.

Клара Булатовага 82 яшьне һич биреп булмый. Мөлаем, көләч, зәвык белән киенгән, һәр сүзнең тәмен белеп сөйләшүче, зирәклеге, бай фикере белән тамашачыны авызына каратып торучы ханымга сокланып, кызыгып утырдым. Чын укытучы менә нинди була икән ул!
2014 елда “Яңарыш” газетасында чыккан мәкаләмдә мин “Ничек дө­рес: “тормыш иптәше” дип әйтүме, “ир” дипме?” дип язган идем. Клара Булатованың да шушы сүзләрне җөпләп, “Гомер иткән бердән-берең тормыш иптәше була алмый ул, иптәшләр күп була, ә ир бер генә”, — дип, үзенең ире Нәфискә язган шигырен сөйләде:

“Син — газиз ирем,
кадерлем минем,
Сулар сулышым, син —
бердәнберем.
Син генә минем саклардай кешем,
Син — гомерлегем, хәләлем минем.

Ике-өч сәгатькә сузылган концерт-тамашаларың бер якта торсын, искиткеч матур, эчтәлекле, рухи кыйммәткә ия булды бу кичә. Кич буе тыңларга әзер булсак та, аерылышу вакытлары тиз җитте. Әле 85 яшьтә дә очрашулар насыйп булсын дигән теләктә саубул­лаш­тык.