Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


31.01.2013

Тормыш дәвам итә

 

Редакциябезгә килгән хатларга һәрвакыт сөенәбез. Аларда безнең бүгенге көндәге яшәешебез, күпләрне борчыган сораулар,  гомумән, халык фикере чагыла. Республикада булып узган төрле бәйрәм-кичәләр, үрнәк эшләр белән башкаларның ихтирамын яулаган милләттәшләребез турында да сезнең хатлардан укып беләбез. Кызганыч, төрле сәбәпләр белән аларның барсын да газета битләрендә бастырып бетереп булмый. Шуңа да, бүген әлеге хатларның берничәсенә тукталып китәсе килә.

Газетабыз битләрендә күпме милләттәшләребез каләм чарлап, үзләренең иҗатка булган сәләтләрен барлыйлар, укучылар арасында мәхәббәт яулыйлар. Моны сезнең хатлардан да укып белергә була. Даими хәбәрчебез Рәсимә Мифтахетдинова “Бәхет” ансамблендә җырлап, тамашачыларны үзенә гашыйк иткән Рәкыя Шәрипова турында әнә нинди җылы истәлекле хат юллаган. “Яңарыш”  газетасын кулга алу белән, иң беренче  кемнәр шигырь язды икән дип, соңгы битен ачам. Аларның һәрберсен кат-кат укып чыгам, ошаганнарын  ятлап та куям. Әле менә үзебезнең  “Бәхет” ансамбле һәвәскәре Рәкыя Шәрипованың иҗат чишмәсенә килеп кергәнен сизми дә калганбыз икән. Хәер, Рәкыябезгә тормыш сукмагыннан атлаганда, балалар, оныклар үстергәндә, җаваплы урыннарда эшләгәндә,  шигырь язарга вакыт та булмагандыр. Тормыш көтмәгәндә “ялгызлык йомгагын ”китереп тоттыргач,  үз кичерешләрен, күңелендәге хисләрен шигырь юлларына сала башлаган ул. Беренче, саф мәхәббәтенә тугры калуы, туган ягын, тормышны яратуы турында яза Рәкыя. Яз син, Рәкыя. Саф мәхәббәт турында яз! Яшьләр укырлар, җирдә чиста, матур, саф мәхәббәт барлыгын белерләр…  ”

Мәхәббәт дигәннән, өлкәннәрнең әлеге теманы яктырткан хатлары аеруча кадерле. Озак еллар гаилә йөген тарткан, тәҗрибә туплаган, Алтын туйлар үткәргән парлар яшьләргә үгет-нәсыйхәт бирә алырдай эчтәлекле язмаларны күбрәк юлласыннар иде. Ижаудан Раил Разов үзенең күпхатынлылык турында фикерләрен җиткерергә теләгән. Чын мәхәббәт бары тик бер хатын-кызга карата гына булырга мөмкин дип саный ул. “ Берсен иркәләп, балалар тәрбияләп яшәүгә ни җитә? Хатын-кыз  — Ана! Ә бу бик тә зур, горур исем! Ана кешегә тиңнәр юк. Динебез күпхатынлылыкны рөхсәт итсә дә, бу  турыда да уйланырга кирәк”. Раил Разов  ятим үскән балалар язмышы турында борчылуын да белдерә:

“… Телевизорны ачсаң,  яңа туган ташландык балалар, аларның үлеме,  сабыйларны ятимнәр йортыннан чит илләрдән килеп уллыкка  алып китүләре турында еш сөйлиләр. Башка сыймас­лык хәл: илебездә ятимнәр саны бик күп. Кайда икән ул балаларның ата-аналары? Сабыйларын чүплеккә чыгарып ташлаганда, алар нәрсә турында уйлый икән? Вәхшиләрчә кыланган мондый “ата-аналарга” карата кырыс законнар булсын иде.  Шул вакыт, бәлки кирәкмәскә әйләнгән  балалар саны кимер?”

Чыннан да, Ана дигән бөек исемне аяк астына салып  таптау — үзе бер зур гөнаһ. Хәер, яңа туган сабыйны тормыш агымына ташлап, аның язмышы белән уйнаган кешене Ана дип атарга ярыймы икән? Бәхеткә каршы, хатлардан күренгәнчә, арабызда әниләрне хөрмәтләп, кадерләп яшәүчеләр күпчелекне тәшкил итә.  Тирсә авылыннан Фирая Әхмәтҗанова да  аналарны зурлап, “Иң изге кеше — әнием” дигән чара уздырулары турында яза үз хатында. “Бәйрәмгә авылыбызның китапханәсен һәм мәдәният тормышын яктыртуда актив катнашучылар, күп китап укучылар, гүзәл затларыбыз — әниләр килгәннәр иде. Аларны  Тирсә авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Гомәр кызы котлады. Районыбыз буенча үткәрелгән  конкурс­та катнашкан гаиләләргә Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Алар арасында  4 бала анасы, бөтен эшкә дә уңган-булган Лира Самат кызы Сибатова район күләмендә икенче урынны яулады. Шундый ук Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк белән Әнисә Әгъләмова бүләкләнде. Кичә барышында: “Бәхет нинди була?”- дигән сорауга җавап та эзләдек. “Кемдер өчен бәхет алтын-көмеш булса, аналарга – балаларының исән-сау булуы”, — дигән уртак фикерне яңгыратты кичәдә катнашучылар.”

Дөрестән дә, якыннарыңның исән-имин, сау-сәламәт булуларыннан да зуррак бәхет бармы икән ул? Газиз кешеңне югалту хәсрәтен күтәрү, йөрәк әрнүенә түзү үтә дә авыр.  Ижаудан Айгөл Камалетдинова (Фәтхетдинова) да үз күңел кичерешләре белән уртаклаша. “Безнең өчен олы апа һәм әби булган Хәят Шәрип кызы Шакированың бакыйлыкка китүенә дә бер ел булды. Тик, ул минем күңелемнән бер генә көн дә истән чыкмый. Башка әбиләр булмагач, әбиләр назын без аннан ала идек. Ишектән килеп керүгә кочаклап, аркадан сөеп, тәмле әйберләр белән чәй эчүләр әле дә күз алдымда. Ул 5 вакыт намазын калдырмады,  моңсуланган чак­ларында матур итеп көйләп тә алыр иде. Авылга кайткан саен ул яшәгән йорт тәрәзәсенә карап китәм. Аннан ак яулык бәйләгән олы апам елмаеп карап торадыр төсле. Тик ул хәзер арабыз­да юк инде. Без генә түгел, гомер иткән йорты да моңсуланып калган төсле.”  Әйе, дөньяда иң авыры — сагынуларга түзүдер. Ә бакыйлыкка күчкәч, синең турында гел якты истәлекләр генә кала икән, димәк гомереңне заяга уздырмагансың! Ижаудан Рәкыйп Мөхәммәтҗанов та, инде күптән гүр иясе булган авылдашы Габделхәй Әхмәтҗанов турында гел матур хатирәләр калуы турында яза. “Габделхәй абый Әхмәтҗанов белән без икебез дә Әгерҗе районы Салагыш авылыннан идек. Ул бар гомерен хәрби хезмәткә багышлады, полковник дәрәҗәсенә иреште. Әтиләребез ягыннан туганнар да булгач, ул мине бик үз итте. Аның белән күрешүләр, сөйләшеп утырулар күңелдә ниндидер җылы хисләр генә калдыра иделәр. Күкрәге тулы медаль-орденнар, грамоталарның күп булуы аның хезмәт юлында зур тырышлык күрсәтүе турында сөйли. Габделхәй абыемның сеңлесе Сәйдә апа, тормыш иптәше Галиәхмәт абый белән менә инде җиде ел рәттән аның рухына дип Коръән ашы уздыралар. Моның өчен бик зур рәхмәт аларга!”

Кешегә туган якны, балачакны, яшьлек елларын сагыну да хас. Бу башкача булырга  мөмкин дә түгел. 21нче гасырда фән-техника үсеше  алга китеп, кешелек тормышы күпкә җиңеләйде. Тик өлкән буын һаман да үзләренең яшьлек елларын искә төшерергә, авырлыкларга карамыйча, бик күңелле яшәүләре турында сөйләргә ярата. Заманаларның үзгәрүенә дә бик борчыла алар. «Сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да авылда басулар буш тормады. Шәһәр халкын да икмәк белән тәэмин итә идек. Быел җәй көне туган якларыма җиләккә кайтырга насыйп булды. Бала чакта тәгәрәп үскән болыннарны күреп хәйран калдым. Кайчандыр һәр болында чишмә бар иде. Печән әзерләгән вакытта шул чишмә суыннан чәй кайнатып эчәргә яраттык. Бөтен арыганнар юкка чыккан кебекбула иде.  Тик хәзер болыннарда печән чабучы да юк, көтүләр дә юкка чыккан. Заманында шаулап ашлык үскән басу-кырларда каен агачлары моңаеп утыра», — дип яза Ижаудан Фирүзә Зиннәтуллина.

Сарапул шәһәреннән Наилә Хәкимованың гаиләләрнең таркалуы, аерылышуларның артуына борчылып язган хаты да яшьлеген сагыну хисләре белән сугарылган. “Без үскән чакта замана бөтенләй башкача иде. Җыелышып кичке уенга йөрдек, сабантуй бәйрәмнәрен дә бик күңелле уздыра белдек. Егетләрне армиягә озатулар, кыз төшерү кебек матур йолаларыбыз их, бүген дә сакланган булса икән? Сугыштан соңгы авыр елларда җиң сызганып эшләдек, рәхәтләнеп ял да иттек. Әти-әни сүзен аяк астына салып таптамадык,  гомер буе алар биргән хәер-фатиханы тоеп яшәдек. Яшьләр дә әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне саклап, безнең киңәшләргә колак салсыннар иде.”

Югарыда укып киткән хатларның һәрберсендә дә үзенә күрә хакыйкать ярылып ята. Укучыларыбызның тормышка булган карашларын, әйтәсе килгән сүзләрен газета битләре аша башкаларга да җиткерергә тырышуы киләчәккә ышаныч,өмет белән карау турында сөйли. Димәк, тормыш дәвам итә.

Хатларны Эльвира Хуҗина әзерләде